(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендәге мәчетне ремонтлау өчен акча кирәк. Мәчет 1996 елда төзелгән. Аны Түбән Каманың 30 еллык юбилеена төзегәннәр. Бу бина капиталь ремонтка мохтаҗ. «НТР 24» сайтында хәбәр ителгәнчә, мәчетнең түбәсеннән су үтә, стеналары ярылган, коммуникацияләре яраксыз хәлгә килгән. Узган пандемия вакытында мәчетне япкан булганнар, ул шуннан бирел эшләми. Хәзер аны ремонт ясамыйча ачмаска булганнар. Әлегәчә мәчет үз акчалары һәм иганә хисабына эшләгән... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 14 августта этләрне вакцинацияләүнең һәм стерилизацияләүнең мобиль пункты Казанның Совет районының Константиновка бистәсендә эшләячәк. Теләгә булган һәркем үз хайваннарын ветеринарларга күрсәтергә алып килә ала. Мобиль пунктта ветеринария табиблары тулы хезмәт комплексын күрсәтәчәк. Шәһәр халкы этләрен стерилизацияләү һәм төрле инфекцияләрдән вакцинацияләүдән тыш, ветеринария паспорты да ала алачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Хуҗа теләге... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Язучы Әдип Маликовның (1921 — 2009) уникаль документы — хәрби көндәлеген аның улы Әнвәр Маликов бастырып чыгаруга әзерләгән. Татар һәм рус телләрендә язылган көндәлек — соры гомуми дәфтәр язучы архивын өйрәнгән вакытта, аның 100 еллык юбилеена китап әзерләгәндә табылган. «Сугышта көндәлек алып бару тыелган, шуңа күрә илнең рәсми архивларында алар берничә дистә генә, — дип сөйләде „Татар-информ“га Әнвәр Маликов. — Бу язмаларны язу зур куркыныч тудырган. Әтинең көндәлекне... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Чит илдән Татарстанга кайткан 134 туристның коронавирус йоктыруы ачыкланган. Республикада яшәүче тагын 65 кеше Россия курортларында Сovid-19 йоктырган. «Барлыгы 199 очрак теркәлгән. Шул исәптән 134 кеше чит илдән кайткан. Авыручыларның күпчелек өлеше Төркиягә туры килә, анда ял итеп кайтучылар арасында 59 очрак теркәлгән. Калганнары Танзания (9 кеше), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (8), Мисыр (6), якын чит илләрдән (29) кайтычуларда һәм башка аерым очракларда ачыкланган»... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гүзәл Татарстан» (#ПрекрасныйТатарстан) проектында катнашучылар төшергән видеороликны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. «Гүзәл Татарстан. Татарстан блогерлары башлаган проект. Былтыр алар республиканың тугыз районында булып, гаҗәеп урыннарны күрсәтте. Быелгы җәйдә алар сәяхәтен дәвам итә. Югары Ослан районындагы матур табигать, тарих һәм хәзерге заман, хәтта робот та бар», диелә видео янындагы постта. Әлеге язма азагына... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда Академик Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының 3нче номерлы йорты файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итте Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов төзүчегә файдалануга тапшыру өчен рөхсәт тапшырды һәм әлеге мизгелне биш елга якын көткән өлешчеләрне котлады. Өченче йорт 2012 елда «Фон» компанияләр төркеме тарафыннан төзелә башлады, 2016 елда тапшыру срогы иде. Әмма төзүченең банкротлыгы... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Коронавирустан прививканың икенче компонентын беренчесен ясаткан вакцинация пунктында узу мәҗбүри түгел. «Беренче һәм икенче компонент барлык прививка пунктларында ясала. Әгәр дә кеше беренче компонентны Мәскәүдә ясатканнан соң Казанга килгән, һәм аның икенче вакцинациясе вакыты җитә икән, ул ковидтан прививканы Казанда ясата ала», — дип аңлатты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы депутатларының федераль округ буенча мандатларына 14 сәяси партия дәгъва кыла, шул исәптән Татарстанда 112 кеше. Моннан тыш, 53 кандидат бермандатлы округларда тәкъдим ителде. Бу хакта теркәлү процессы тәмамлану нәтиҗәләре буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте. «Хәзерге вакытта без сайлаучыларның тавышлары өчен көрәшкә кем керүен аңлыйбыз. Депутатлыкка кандидатлар арасында төрле һөнәр ияләре — табиб-нейрохирург, махсус хәбәрче, конструктор бюросы башлыгы... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда XIV халыкара тарихи техника фестивале башланды. Аның мәйданчыгында 260 ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителгән. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе — «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин булды. «Бу фестиваль аша без әлегә кадәр йөри торган техниканы җитештерә алган белгечләребезгә хөрмәт белдерәбез. Без кичәге тарихны һәм бүгенге чынбарлыкны берләштерү, автоһәвәскәрләребезнең осталыгын һәм сәнгатен тагын бер кат күрсәтүне максат итеп куябыз. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Алсу Тимергалинаның керамик эшләнмәләре беренче мәртәбә халыкка тәкъдим ителде. Бу эшләр авторның традицияләрне үзенчәлекле итеп күргән милли стиль эзләнүләрен чагылдыра, ди оештыручылар. Күргәзмә ачылу тантанасына рәссамнар, язучылар, галимнәр, нәшрият хезмәткәрләре, рәссамның дуслары җыелды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова чарага Алсу Тимергалинаның якын дусты буларак килгәнен әйтте. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1938 елда һәм 1948 елда туган ике хатын-кыз һәм 1955 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 13 августка булган мәгълүмат буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 650 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Социаль челтәрләр кулланучылар Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре күгендә куе төтен булуы турында зарланып яза. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы шул хакта аңлатма бирде. «11 августтан 13 августка кадәр министрлыкның автомат станцияләре тарафыннан атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр (СО, СО2) микъдарының артуы, республика территориясендә куе төтен булуы теркәлмәде», диелә хәбәрдә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда «Чиста... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Новгородның иң зур татар авылларының берсе Кече Рбишчада «Әҗе шәҗәрәсе» дигән чара узды. Ул Рязань шәһәре көнчыгышындагы татарлар тарихына һәм аларның Рбишчада яшәүчеләр белән элемтәләренә багышланган. Инстаграмда «Ислам һәм мәдәният» төркемендә хәбәр ителгәнчә, очрашу 1915 елда төзелгән бинада, анда 1948 елда ачылган тарихи мәчеттә узды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм тарихчы Марат Сәфәров Рязань татарлары тарихы белән таныштырды... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда ел саен үткәрелә торган яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды. Быел чараны «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында уздырдылар. Югары уку йортларын тәмамлаучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз теләкләрен юллады. Тантанада Татарстан Президенты мөрәҗәгатен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укыды. «Сезнең алда катлаулы, әмма татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләү буенча кызыклы эш тора, — диелә мөрәҗәгать текстында. Читать дальше...
Татарстанда COVID-19га каршы вакцинаның ике дозасын да 910 430 кеше, бер дозасын 719 707 кеше алган.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе дүшәмбе, 16 августта, күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел була. Әлеге уңайдан «Татарстан» дәүләт радиосында Рөстәм Яхин атналыгы башлана. «Радиобыз Рөстәм Яхинның 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә ниятләде. Атналыкны дүшәмбе, 16 август көнне, иртә белән „Музыкаль мизгелләр“ сәхифәсендә башлаячакбыз. Шул ук көнне 11, 15, 18 сәгатьтәге тапшырулар тулысы белән бөек композиторыбызга багышлана»... Читать дальше...
В их составе более 300 пайщиков.В начале года более 10 пчеловодов Селенгушского сельского поселения объединились в кооператив.
Мәдәният министры сүзләренчә, Татарстанда һәйкәлләр кую катлаулы эш.
Первыми к этой работе приступили хозяйства «Южная», «Сулейманов», «ВЗП-Билярск». По району озимые культуры будут посеяны на 21-ой тысяче гектарах.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда 20 меңләп кеше коронавирустан вакцинаның икенче компонентын ясатырга килмәгән. «Кызганычка, схеманы барысы да үтәми. Бер прививка ясыйлар, икенчесенә килмиләр. Әмма иммунитет билгеле бер вакытта ике доза ясалса гына барлыкка килә. Татарстаннан 20 меңләп кеше икенче прививкага килмәде. Без аларны чакырабыз, әмма һәрвакытта да җавап алып булмый», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов Элегрәк... Читать дальше...
В рамках мобильной приёмной и канала «Мой депутат» жители села Мамыково Нурлатского района получили ответы на свои просьбы, разъяснения в соответствии с законом.
Кристина һәм Михаил Гавриловлар әби-бабайлардан калган традицияне кабат яңартты.
Молодожены Кристина и Михаил Гавриловы возрождают традицию старшего поколения. Мероприятие прошло в рамках Года родных языков и народного единства.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Республикада беренче югары белем алган дипломлы белгечләрнең 65 процентка якыны ел дәвамында эш таба. Бу турыда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «100% Татарстан» онлайн-форумында хәбәр итте. «Татарстан икътисад, социаль өлкә, процессларны цифрлаштыру белән бәйле төрле тармаклар өчен квалификацияле кадрлар әзерләү буенча Россиядә лидерлар рәтендә дип ышанып әйтә алам. Яшь белгечләрнең эшкә урнашу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Безнең республикада... Читать дальше...
Штормовое предупреждение о высокой и чрезвычайной пожарной опасности лесов на территории Республики Татарстан.