Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Яһудин республикада вакытны Мәскәү вакытына карата бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итте. Читать дальше...
Татарстанда 2024 елның 1 кварталы йомгаклары буенча 8 процентлы ташламалы ипотекага 12 831 гариза бирелгән. Бу 2023 елның беренче өч ае белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк, дип яза РБК.
Читать дальше...
8 апрельдән 14 апрельгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда дөге һәм бодай кыйммәтләнгән. Бу ярмаларның килограммы 104,57 һәм 42,62 сум тора башлаган. Бәяләр 1,11 һәм 1,48 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат статистикасы мәгълүматлары хәбәр итә.
Читать дальше...
18 апрелендә Пенза өлкәсендә берьюлы берничә татар авылында ll «Яңа йолдыз-2024» төбәк балалар иҗат һәм талант конкурсының беренче этабы узган. Бу хакта Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте сайтында хәбәр итәләр.
Читать дальше...
8 апрельдән 14 апрельгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бераз кыйммәтләнгән. Бу Татарстанстат статистикасыннан күренә.
Читать дальше...
Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы микрорайонында яңа трамвай тармагы төзү мәсьәләсе әлегә кичектерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 53 утырышында хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда бүген болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 2024 елда яңа 14 мәдәният йорты ачылачак. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Читать дальше...
Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә «Җиңү волонтерлары» форумы узды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар җыелды. 100 дән артык кеше «Җиңү волонтерлары» сафларына керергә карар итте. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Актаныш «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциягә җибәреләчәк гуманитар ярдәм әзер. Алар арасында хәрби кораллар - мобиль һөҗүм ясый торган дроннар да бар. Һавада очып һөҗүм ясый торган дроннар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәгеләр өчен иң кирәк корал булып тора. Алдагы гуманитар ярдәм аша якташларын шундый өч комплект дрон белән тәэмин иткән иделәр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Баулының 4нче гимназиясендә «Үсеш ноктасы» илкүләм проекты кысаларында туган телдә сыйфатлы белем бирү һәм милли гореф-гадәтләрне саклау» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Бу хакта «Баулы-информ»да Ләйсән Сәетгәрәева яза.
Читать дальше...
10-30 апрельдә Апас районы Туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр кабул итү көннәре уза. Апасның көмеш волонтерлары да бу эштән читтә калмады. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Әлмәт районында язгы кыр эшләре башланды. Бу хакта үзенең район башлыгы Тимур Нагуманов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Читать дальше...