Мы в Telegram
Добавить новость

Акция «День добрых дел» прошла во всех школах Подмосковья

Все парки Московской области обработали от клещей

Сотрудники линейного отдела полиции на станции Унеча провели Всероссийскую акцию «Георгиевская ленточка»

Команда газодымозащитников Управления по ГОЧС и ПБ Мурманской области – лучшая по Северо-Западу

World News in Tatar
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Август
2021

Новости за 26.08.2021

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Агростартап» грантына проектлар сайлап алу конкурсы тәмамланды

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Республикада «Агростартап» грантын алуга проектларны сайлап алу конкурсы  тәмамланды. Барлыгы 152 гариза бирелгән, шуларның 6сы быел теркәлгән шәхси эшкуарлар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурс комиссиясе икътисади яктан нәтиҗәле 60 проектны сайлап алды, алар якын арада инде авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә башлыйлар, грант алган елда ук иң күп санда эш урыннары булдырачаклар.    Өстенлекле юнәлеш — сөт терлекчелеге. Бу категориядә 24 кеше җиңүче булды ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Менделеевск районының Ижевка авылында милли яулыклардан келәм тәкъдим ителәчәк

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Менделеевск районының Ижевка авылында «Яулык: милләт символы» бөтенроссия фестивалендә милли яулыклардан келәмне тәкъдим итәчәкләр. Чара 28 августта 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чулман елгасы буенда милли уеннар һәм күңел ачулар, җыр-хореография этнокомпозицияләре, милли ризыклар, яулыклар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе узачак. ⠀

Tatar-inform.tatar 

Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телендәге «Хәнәфи фикһына кереш» китабы чыкты

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты татар телендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Хәнәфи мәзһәбенә багышланган «Хәнәфи фикһына кереш»  китабын бастырып чыгарды. Әлеге хезмәтендә Татарстан мөфтие Хәнәфи мәзһәбенең һәм фикһының барлыкка килү тарихы белән таныштыра. «Хәнәфи фикһына кереш» тә автор тугры хәлифәләр һәм табигыйннәр заманыннан алып «фикһның алтын чоры”на кадәр Ислам кануннары үсешенең дәверләрен билгели, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте. Читать дальше...

Azatliq.org 

Бөтендөнья төрки яшьләр корылтаенда "Азатлык" берлеге вәкилләре катнашудан баш тартты

26-29 августта Гагаузиядә XIX Бөтендөнья Төрки яшьләр берлеге корылтае уза. Анда берлектә теркәлгән 37 оешманың 24еннән вәкилләр катнаша. Татарстаннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге оешмасы бу корылтайны канунсыз дип белдерде һәм катнашудан баш тартты.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда томан һәм +25 градуска кадәр җылы көтелә

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә җылы һәм коры һава торышы булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус булачак, ә көндез +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай ук синоптиклар фаразлавынча, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Tatar-inform.tatar 

Казан мәгариф идарәсе: Сайлау вакытында мәктәпләрдә уку процессы дәвам итәчәк

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү көннәрендә Казан мәктәпләрендә белем бирү процессы туктатылмаячак. «Без төрле планнар эшлибез, тик сайлау вакытында белем бирү процессы ниндидер форматта дәвам итәчәге турында тәгаен әйтә алам. Ягъни, көндез яки дистанцион рәвештә. Без бу мәсьәләне хәл итәбез», — диде журналистларга Татарстан башкаласының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда трамвай рельслардан чыккан һәм «ГАЗель»га бәрелгән, имгәнүчеләр бар

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген кичке сәгать алты тирәсендә Казанның Гвардия урамында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, биредә «ГАЗель» белән трамвай бәрелешкән. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, трамвай рельстан чыккан һәм «ГАЗель» машинасына бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң йөк машинасы бер ягына ауган, аның кабинасының һәм кузовының бер өлеше җимерелгән. Шаһитлар сүзләренчә, авария вакытында җәмәгать транспортында 20 пассажир булган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алексей Песошин «Татэнергосбыт» Директорлар советы рәисе итеп сайланды

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында утырышта «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Алексей Песошин сайланды. «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышы ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән «Татэнергосбыт» АҖнең 2021 елның беренче ярты елындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2021-2022 елларда Директорлар Советының эш планы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан алты проект кече шәһәрләрдә паркларны төзекләндерү өчен грант отты

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстаннан алты проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру өчен бөтенроссия конкурсында җиңде. Бәйгегә республикадан 11 гариза бирелгән иде. 26 августта Түбән Новгородта «Тормыш өчен мохит» форумында йомгак ясадылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондында хәбәр итүләренчә, быел республикадан 10 шәһәр һәм бер авыл (Әгерҗе, Алабуга, Арча, Баулы, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышы уздырды

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында инновацион проектлар тәкъдим иттеләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кризис шартларында Татарстанның нефть эшкәртү заводларының рентабельлеген арттыру турында Уфадан техник фәннәр докторы Илшад Тиләшев хәбәр итте. Ул зур холдинг составында (ТАНЕКО) һәм үз нефтеннән башка (ТАИФ — НК) булган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саратов мәдрәсәсендә укырга керергә теләүчеләрдән документлар кабул итә башладылар

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Саратовның «Шәех Сәид» мәдрәсәсендә 2021-2022 уку елында кичке һәм читтән торып укырга керергә теләүче абитуриентлардан документлар кабул итә башладылар. Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәдрәсәдә алар намаз уку кагыйдәләрен, ислам хокукын һәм этикасын, гарәп телен һәм башка фәннәрне өйрәнәчәк, Коръән уку осталыгын камилләштерәчәкләр. Уку елы дәвамында укытучылар студентлар өчен ял итү һәм мәдәни-агарту чаралары оештыра. Укулар «Ислам фәннәре һәм тәрбия» юнәлеше буенча алып барыла.




Tatar-inform.tatar 

Камал театрының Уфага гастрольләре көннәре билгеле

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының яңа сезоны 22 сентябрьдә Мостай Кәримнең «Кыз урлау» пьесасы буенча музыкаль комедия белән ачыла. 12-16 ноябрьдә Камал исемендәге Татар академия драма театрының Уфага гастрольләре билгеләнгән, дип хәбәр итә « Башинформ » агентлыгы. Камал театрының Уфа гастрольләре сентябрь аенда булырга тиеш иде, ләкин аның вакыты соңракка күчерелгән. Камал театры Уфа гастрольләрен җанисәптән соң үткәрүне сәясәткә бәйләп карамаска өнди , дип язган идек. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ипотеканың уртача срогы артты

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Быел ипотеканың уртача срогы кискен арткан — яңа төзелешләр өчен — 2 елга, икенчел торак өчен — 2,5 елга. Россия Банкы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, яңа төзелешләрдә өлешчеләр килешүе буенча торак займнары өчен күрсәткеч ике елга арткан һәм 20,9 ел булган, ә икенчел торак буенча 2,5 елга арткан һәм 20 елга кадәр җиткән. Тенденция 2016 елда башланды, ул вакытта күрсәткечләр 15 һәм 14,8 елдан артмаган иде. 2021 елда ул ипотека ставкаларын арттыру исәбенә көчәйде... Читать дальше...

Azatliq.org 

Кабул һава алыны янында шартлаулар булган

Һәлак булучылар һәм яраланучылар турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Шартлаулар өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчы төркеме (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) алды.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Төркия компаниясе башлыгы белән автоспортта хезмәттәшлек турында сөйләште

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Интерсити» (Төркия) компаниясе идарәсе рәисе Вурал Ак белән очрашты, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Интерсити» — автотранспортны арендалау буенча компания. 40 меңнән артык машина автопарклы базарда иң зур уенчы булып тора. Шулай ук компания Төркиядәге «Intercity Istanbul Park» спорт трассасына идарә итә. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Вурал Ак автоспорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Tatar-inform.tatar 

Ркаил Зәйдулла: Нур Әхмәдиев халыкчан, ихлас күңелле, юморга бай кеше иде

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы Нур Әхмәдиев белән хушлаштылар. Аны туган ягы — Азнакай районы Әсәй авылы зиратында җирләделәр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Нур Әхмәдиевны халыкчан һәм ихлас булуын искә төшерде. «Ул үзенчәлекле шагыйрь. Халыкчан, ихлас күңелле иде, юморга бай кеше. Әсәрләрендә дә чагыла иде ул. Нур абыйның әтисен дә күргәнем бар, Гариф абый да юморга оста. Юмор хисе әтисеннән күчкә булган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин волейбол чемпионатына кадәр вакытны саный торган сәгатьне эшләтеп җибәрде

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионаты башлануга кадәр вакытны саный торган сәгатьне эшләтеп җибәрде. Ярышлар Россиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да узачак. Тантанада катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Казанның һәрвакыт зур спорт чаралары уздыру белән дан тотуын әйтте. «Безнең шәһәр 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиаданы, 2015 елгы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бүген Нур Әхмәдиевны Азнакай районы Әсәй авылында җирләделәр

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Кичә вафат булган Нур Әхмәдиевны бүген соңгы юлга озаттылар. Татарстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, мәрхүм туган ягында — Азнакай районы Әсәй авылында җирләнде. Күренекле татар язучысы Нур Әхмәдиев озакка сузылган каты авырудан соң 75 яшендә бакыйлыкка күчте , дип язган идек.

Azatliq.org 

Кадатыргамы, юкмы? Вакциналау турында төп 5 сорауга җавап

Коронавируска каршы вакцинадан соң кешеләр барыбер авырыймы? Аның нинди тискәре нәтиҗәләре була ала? "Спутник V"га ышанып буламы? Азатлык вакцинация турында күп кешене борчыган сорауларга җавап әзерләде.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов һәм Мартин Шула мотосерфинг буенча Дөнья кубогына әзерлек турында сөйләште

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә Казансу акваториясендә мотосерфинг буенча Дөнья кубогы ярышлары башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MSR Engines компаниясе хуҗасы, генераль директоры Мартин Шула чарага әзерлек турында фикер алышты.  Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, MSR Engines 2017 елдан әлеге ярышларны оештыручы буларак чыгыш ясый. Быел Дөнья кубогында җиде илдән 50 спортчы катнашачак. Казанда кубок этабы 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Tatar-inform.tatar 

Пенсионерларның өстәмә бирелә торган 10 мең сумны кайчан аласылары билгеле

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 30 миллионнан артык пенсионер киләсе атна ахырында ук бер тапкыр бирелә торган акчаны алачак. Пенсияне банк карталарына алучылар әлеге түләүне киләсе атна ахырына алачаклар. Үз чиратында, акчаны өйләренә китереп бирә торган 12,7 миллион кеше өстәмә ун мең сум акчаны 3 сентябрьдән пенсия белән бергә алачак.Бу хакта РИА Новости Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә. Владимир Путин узган атнада «Бердәм Россия» вәкилләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан йортларында сентябрьдә кайнар суны сүндерү графигы билгеле

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең челтәрләренә тоташтырылган торак йортларда сентябрь аена кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору графигы чыкты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Кайнар суны туктатып тору җылылык челтәрләренә ремонт һәм гидроопрессовкалар үткәрү белән бәйле.  Әлеге график белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин.

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстан көне Туган телләр елына багышланачак

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 30 августта, Татарстан көнендә, Казанда яшәүчеләрне фестивальләр, концертлар һәм башка бик күп вакыйгалар көтә. Республика көнен бәйрәм итү Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы химаясында узачак. «Бу елның үзенчәлекле булуын барыбыз да беләбез — Татарстан Президенты указы белән ул Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Читать дальше...


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Вместе с 12-м фигурантом дела о теракте в «Крокусе» задержали его брата

Сегодня инспекторы ГИБДД дежурят на дорогах

Один из фигурантов дела о взятке замглавы МО РФ Иванова обжаловал свой арест

Baijiahao: Россия нашла способ лишить Лондон золота

Музыкальные новости

Собянин: Москва завершает переход на новый стандарт экстренной медпомощи

Из Петербурга в Москву. Эксперты вступились за аэропорт Пулково

Тема дня: На «Госуслугах» можно будет получить статус многодетной семьи с 2025 года

Заместитель генерального директора сети клиник «Евроонко» выступил на конференции онкологов в Белгороде

Новости России

Трагедия в «Крокусе»: почти 50 потерпевших обвиняют МЧС МО в полном бездействии

Актер Цыганов заявил, что занимается музыкой не ради денег

Сотрудники линейного отдела полиции на станции Унеча провели Всероссийскую акцию «Георгиевская ленточка»

Новые кассы для покупки билетов на речные прогулки открыли на причале «Китай-город»

Экология в России и мире

За какими шедеврами едут в деревню Ковалёво Нижегородской области

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»

День Земли - каждый день

5 лучших бьюти-средств для тела на весну

Спорт в России и мире

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде

Россиянка Полина Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо

Moscow.media

В Екатеринбурге будут судить уроженца Армении, устроившего дорожный конфликт со стрельбой

ИТ Альянс объявляет о графике работы в майские праздники

Утро у монастыря...

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Акция «День добрых дел» прошла во всех школах Подмосковья

Новые кассы для покупки билетов на речные прогулки открыли на причале «Китай-город»

Сотрудники линейного отдела полиции на станции Унеча провели Всероссийскую акцию «Георгиевская ленточка»

Подмосковный нарколог объяснил опасность шашлыка с алкоголем