(Апас, 27 август, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апаста «Иң чиста авыл», «Иң чиста урам» «Иң матур йорт», «Иң төзек ишегалды» бәйгесе азагына якынлаша. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендәге комиссия барлык авыл һәм җирлекләрне дә карап чыкты. Мәгълүматлар тупланды, алар фотолар, видеоязмалар белән дәлилләнде. Комиссиянең берничә утырышы да узды. Чираттагы утырышта комиссия әгъзалары район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында фикер алышты. Нигездә сүз, урыннар бирү буенча булды. Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында булды. Анда ул социаль учреждениеләрнең эше, шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча башкарыла торган төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Парламент җитәкчесе шулай ук район активы һәм муниципаль депутатлар белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кыенлыкларга карамастан. Азнакай районы үз эшен дәвам итә. Кайбер тармакларда үсеш резервлары бар, әмма без аңлыйбыз... Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1932 һәм 1946 елгы ике хатын-кыз, 1941 һәм 1965 елгы ике ир-ат вафат булган. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга буенча, пандемия башланганнан алып коронавирустан 676 кеше үлгән.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 августта, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм уртача җылылыктагы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар. Төнлә республикада һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Никита Васильев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән авиация сәнәгате өлкәсендәге хезмәттәшлеккә бәйле төрле мәсьәләләр хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Технодинамика» - һава суднолары өчен җиһазлар, шул исәптән шасси, ягулык һәм очыш белән идарә итү системалары, ярдәмче көч җайланмалары җитештерү белән шөгыльләнә торган Россиянең әйдәп баручы компаниясе. Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның УНИКС баскетбол клубы президенты Евгений Богачевны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. 25 августта 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Богачев әлеге бүләккә нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булды.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Ун мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акча (Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалаган иде) 2021 елның 31 августына пенсия алучыларга түләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының Белгород өлкәсе буенча бүлеге сайтында дөнья күргән хәбәргә сылтама белән хәбәр итә. «Үзләренә тиешле сумманы алар сентябрьдә алачак», - дип искәрттеләр ведомствода. РФ Пенсия фондында кайбер очракларда акчаны соңрак та күчерергә мөмкиннәр дип искәрттеләр. Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакцина ясауның коронавирустан вакцина ясау кебек үк мөһим булуын искәртә. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының төбәк вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән Р ИА Новости хәбәр итә. «Без былтыр да гриппка каршы вакцина ясарга киңәш иттек. Грипп очраклары аз булган иде, әмма бу изоляция һәм битлек режимы нәтиҗәсе булды», — ди оешма вәкиле. Ул саклык чараларын күрүнең мөһим булу турында искәртә, чөнки... Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия оборона министры Сергей Шойгуның Татарстанда дуслары күп, алар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар. Ул Казанда журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта сөйләде. «Биредә минем дусларым яши. Монда минем дусларым да, мин хөрмәт иткән кешеләр дә күп», - дип искәртте Россиянең хәрби ведомствосы җитәкчесе. Сергей Шойгу Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне аерым билгеләп үтте. Тормышта да... Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә үз эшләреннән торган күргәзмәне карады. Анда аның «Тормыш хакына иҗат» дип исемләнгән күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә барлыгы 100 эш тәкъдим ителгән: 83 картина һәм 17 агач эшләнмәләре. Шойгу «Ак Барс Арена» стадионын, «Татнефть Арена» боз сараен, Су спорт төрләре сараен карады. Аннары министр Губернатор сараенда булды һәм анда мактаулы кунаклар китабында истәлекле язма калдырды, дип хәбәр... Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецовның «Тукай дөньясы» дигән күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә ачылышында ул халык шагыйре Роберт Миңнуллинның үзенә «рус татары» дип шаярып әйтүен искә төшерде. «Мин Тукай яшәгән якларда торганмын. Мин татар авылында тудым, ул Кырлайдан утыз чакрым ераклыкта гына урнашкан. Татар өйләрендә һәрчак идән юылган, бар җир пөхтә, бизәкле мендәрләр тезеп куелган, яңа гына юылган кер исе таралган булыр иде. Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 30 август - Республика көнендә һәм 1 сентябрь - Белем көнендә Казанда кояшлы һава торышы булачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Сентябрь башында Казанда һава температурасы август азагы белән чагыштырганда югарырак булачак. Шәһәрдә якынча ике градуска җылырак була. Бәйрәм көннәрендә җылы һәм әйбәт һава торышы көтелә», — дип сөйләде... Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елның аномаль җәе Казанда 200 еллык метеокүзәтүләр тарихындагы иң эссе җәйләр рейтингына керде. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Узып баручы җәйнең кызыклы үзенчәлекләре бар. Ул - Казанда 200 еллык метеокүзәтүләр тарихында температураның рекордлы дәрәҗәдә югары булуы ягыннан өченче урында. Мондый... Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Пермь янында Су-24 истребителе һәлакәткә юлыккан. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Үзәк хәрби округтан белдерүләренчә, самолет бортындагы ике пилот парашют белән җиргә сикереп өлгергән. «27 августта планлы төзекләндерү үткәрү өчен авиаремонт предприятиесенә кергән вакытта Пермь шәһәреннән 95 чакрым көнбатыштарак Су-24 очкычы авариягә юлыккан. Очучылар парашют белән җиргә сикергән», - дип искәрттеләр округта. Аларны эвакуацияләү өчен эзләү-коткару хезмәте вертолетын җибәргәннәр. Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре кысаларында Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборында булды. Россия Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Сергей Шойгуга собор тарихы һәм аны торгызуның төп этаплары турында сөйләделәр. Министр гыйбадәтханәне төзекләндерү элементлары белән танышты һәм шәм куйды. Читать дальше...
Кабул һава аланы янындагы шартлауларны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең (Русиядә тыелган)"Хөрәсән Вилаяте" бүлекчәсе үз өстенә алды. Белгечләр бу "Талибан"га (Русиядә тыелган)дошман оешма дигән фикердә.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерүчеләр фаразлавынча, кичә төнлә Казанда яшәүче 38 яшьлек ир-ат пычак күтәреп Авзалова урамындагы бер йортка килгән һәм фатир ишеге төбендә элеккеге сөяркәсен көтәргә керешкән. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергәнчә, ир-ат моңа кадәр дә башка ирләрдән көнләшеп аңа берничә тапкыр янаган булган инде. Шуңа күрә хатын-кыз уртак танышыннан кибеткә озатып куюын сораган. Хатын-кыз танышы белән подъездга чыккач... Читать дальше...
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Уку елы алдыннан Татарстанда укытучылар һәм тәрбиячеләрнең – 58 проценттан артыгы, урта һөнәри училище педагоглар коллективының 77,5 проценты яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без Татарстан Республикасы... Читать дальше...
Элегрәк полиция аңа карата лицензиясез эшчәнлек алып бару турында административ беркетмә төзегән иде.
На сходе, прошедшем на днях в Чулпановском сельском поселении, принял участие министр экологии и природных ресурсов Республики Татарстан Александр Шадриков. Большинство сходов проходит под председательством главы района.
Из 82 семей, состоящих на учете в ПДН ОМВД России по Нурлатскому району, в этом году 10 детей идут в 1-й класс.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 30 августта 12.00 сәгатьтә Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачу тантанасы була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 5 октябрендәге 906нчы боерыгы нигезендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортка (адресы: Казан, Зур Кызыл урамы, 57Б) истәлек тактасы урнаштыру турында карар кабул ителде.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар газетасы» «Авылым чишмәсе» дип исемләнгән конкурс оештыра. Татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгенең максаты — татар авылларындагы чишмәләрне саклау һәм аларның төзеклеген күрсәтү. Авылларда яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын үрнәк итеп, аларның изге гамәлләрен барлау. Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: инстаграмда фотолар, яисә видео урнаштыру, мәгълүмат бирү һәм инша язу. Читать дальше...
Состоялся серьёзный разговор о мерах по предотвращению незаконного оборота наркотиков на территории района. Работой заседания руководил председатель комиссии – глава района Алмаз Ахметшин.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 30 август көнне «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында узачак гармунчылар парадын Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкли. «Без Фирдүс Тямаев белән „Татарлар“ җырына клип төшергән идек. Аралашканда аның татар җанлы булуын, халкыбыз өчен борчылып торуын күрдем. Ул үзе артыннан халыкны алып бара торган шәхес. Аны парадны алып баручы итеп тәкъдим иттем. Мәдәният министрлыгында тәкъдимемне кабул иттеләр», — дип аңлатты бәйрәмнең режиссеры... Читать дальше...