(Әлмәт, 23 август, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт спортчысы Артем Бормотов бокс буенча «Б» классында Бөтенроссия турнирында беренче урынны алды. Шулай итеп, яшь спортчы Россиянең спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Яшүсмер тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Ярышлар 17-21 август көннәрендә Соль-Илецк шәһәрендә узды. Турнир халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны И. С. Шишкин истәлегенә багышланды. Турнирда Оренбург, Төмән, Самара өлкәләреннән... Читать дальше...
Она направлена на предупреждение детского травматизма в ДТП.
Саммитта катнашучылар "Русия Кырымны һәм Акъярны вакытлыча басып алуны канунилаштыра алмаячак" диде.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 26 августта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова гражданнарны кабул итәчәк. Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс ур., 61нче йорт, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында. Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россиядә авыручылар саны кимү тенденциясе барлыкка килде һәм эпидемиология вазгыяте стабильләшү стадиясенә күчте. Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдергәнчә, вакцинация темпы арту илдә коронавируска бәйле вазгыятьне яхшыртуга сизелерлек йогынты ясаган. «Хәзер без эпидемиологик процессның кимү тенденциясе һәм тотрыклану фазасында. Моңа бик күп факторлар йогынты ясады, ә иң мөһиме ... Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Тиздән Татарстанның Экология министрлыгы хезмәткәрләре табигать саклау законнарын бозу өлкәсендә барлык инцидентларны җыю буенча махсус Telegram-бот ачачак. «Хакимият, эшмәкәрлек һәм җәмгыять арасындагы диалогны җайга салу өчен яңа чат-бот ачарга планлаштырабыз, анда теләсә нинди экологик хокук бозулар теркәлеп барачак. Төрле элемтә каналлары аша узган елда безгә 8,7 мең мөрәҗәгать килде. Узган елларда да мондый мөрәҗәгатьләр 13 меңнән артык иде... Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 августта, Татарстан кабат һава торышы шартлары бозылачак. Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республика тотрыксыз һава массасында, актив атмосфера фронты йогынтысында булачак. Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Яшен булуы, боз явуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Метеорологлар фаразлавынча, һава температурасы төшәчәк. Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасы көненә Архив эше буенча республика комитеты интерактив күргәзмә әзерли. Экспонатлар арасында Болгар ханы Алмас һәм Багдад хәлифәсе әл-Муктадир хатлары да булачак. Әлеге хатларда ханнар илчеләр сәфәре турында килешкән һәм аның нәтиҗәсендә 922 елда ислам дине кабул ителгән. Архив эше буенча комитет хәбәр иткәнчә, күргәзмә Казан ярминкәсендәге «Россия — минем тарих» мультимедиа паркында 26 августтан 4 сентябрьгә 26 залда эшләячәк. Читать дальше...
Русия бу акчаларны үз резервларына өстәргә, яки башка дәүләтләргә ярдәм иткәндә кулланырга мөмкин.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 20, 21 һәм 23 августта Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада атмосфера һавасы сыйфатын күзәтү постларында һаваны пычрата торган зарарлы матдәләрнең тиешле күләмнән артып китүе теркәлгән. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, аерым алганда Казанда углерод оксиды һәм формальдегид, Чаллыда фенол, формальдегид, азот диоксиды һәм аммиак, Түбән Камада аммиак һәм ксилол матдәләренең тиешле күләме артып киткән. Белгечләр әйтүенчә, бу матдәләрнең артып китүе... Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасының Милли музее төп бинасы ишегалдында, «Һава» мәйданчыгында «Яхшы музыка» фестивале уздыра. Концертлар 26 һәм 29 августта узачак һәм татар классик композиторы, пианист һәм педагог, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлана. Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертлар 19:00 сәгатьтә башлана. Беренче концертта композитор һәм пианист Алсу Абдуллина, джазмен һәм саксофонист Евгений Соколова дуэты (коллектив фестиваль өчен махсус оештырылган)... Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). «Татар шигърияте көннәре» экспедициясе кысаларында Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылы мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә берлек әгъзалары катнашты. «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең беренче әдәби кичәсе Чаллыда үткән иде. «Татар шигърияте көннәре» экспедициясе кысаларында язучылар һәм музей хезмәткәреннән... Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногманов «Спутиник лайт» прививкасы белән ревакцинация узды «„Спутник V“ прививкасын 11 гыйнварда ясаткан идем, сигез ай узды. Бүген миңа Әлмәт үзәк хастаханәсе табиблары вакцина ясады», - дип сөйләде шәһәр башлыгы үзенең Инстаграмында уздырган туры эфирда. Ревакцинациягә кадәр Тимур Ногманов антитәнчекләрен тикшерткән һәм баш санитар табиб Марина Патяшинадан консультация алган. Ул аңа "Спутник лайт» прививкасын ясатырга киңәш иткән. Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республикада «Игътибар — балалар!» дип аталган профилактика акциясе башлана, ул юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның имгәнүен кисәтү юнәлдерелгән. 2021 елның 7 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 271 авария булган. Аларда 11 бала һәлак булган, 286сы имгәнгән. «Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре август–сентябрь айларында арта. Бу вакытта яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлларда иминлек кагыйдәләрен онытып җибәрә һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә»... Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендәге Кубинка шәһәрендә «Патриот» хәрби-патриотик паркында 2021 елгы Халыкара армия уеннары һәм «Армия-2021» халыкара хәрби-техник форумы ачылышында катнашты. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форумда 28 мең берәмлек заманча корал һәм техника — ату һәм артиллерия кораллы, танклар, хәрби авиация тәкъдим ителгән. Республика Президенты күргәзмә экспозицияләрен карады, Татарстан предприятиеләре стендлары белән танышты. Читать дальше...
Бу акчалар ил бюджетының өстәмә керемнәреннән бүленеп бирелә.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе «Иртә үсеш үзәгенә» 4-6 яшьлек балаларны кабул итә. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, программада татар теле, математика, сөйләмне үстерү, татар халык уеннары, рәсем ясау буенча төп курслар бар. Дәресләр шимбә көнне 11:15 — 13:30 сәгатьләрдә булыр дип көтелә. Өстәмә белем бирү программасында милли көрәш (чәршәмбе — 17:00 — 18:00 сәгатьтә, шимбә 10:00 — 11:00 сәгатьтә) каралган. Беренче дәрес 11 сентябрьдә 10:00 — 11:00 сәгатьтә була. Читать дальше...
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләр билгеләү буенча Башкортстан Хөкүмәте каршындагы комиссия документлар кабул итә башлады. « Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, нигезләмә буенча, премия 2020 елның сентябреннән 2021 елның августына кадәр чыккан иң яхшы мәкаләләр өчен журналистларга, шулай ук журналистлар коллективына тапшырыла. Премия алу өчен репортажлар, очерклар, документаль повестьлар һәм публицистик мәкаләләр; теле- һәм радиотапшырулар; республика, Россия... Читать дальше...
Митинг журналистларны һәм матбугат чараларын "ят агент" медиа исемлегенә кертүгә каршы булачак.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казан федераль университетын һәм Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын берләштерү турында бер төрле дә карар кабул ителмәгән. «Мондый мәгълүматның кайдан чыкканын белмим. Шуны гына әйтә алам — мондый карарлар кабул ителмәде. Аларны берләштерү турында бернинди дә карар юк», — дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Август башында Татарстанның Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә... Читать дальше...
Казанның 79 мәктәбендә укучылар икенче сменада укырга мәҗбүр. 7,2 меңгә якын бала балалар бакчаларына чиратны көтә.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә Казанда сизелә торган төтен исе күрше төбәкләрдәге урман янгыннарына бәйле. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанга төтен исен урман янгыннары дәвам иткән төбәкләрдән көньяк-көнбатыш һава агымнары алып килә. «Мордовия Республикасында, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләрендә зур мәйданда урманнар яна», — дип белдерә синоптиклар. Шуңа күрә төтен исе республикага күбесенчә шушы территорияләрдән килә. Читать дальше...
С инициативой провести субботник выступил имам-хатыб местной мечети, а степноозерцы с радостью поддержали.
Мәскәү буенча фирка 34-37 процент тавыш җыярга ниятли.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 18 август көнне иртәнге сәгать биштә «Болгар радиосы» хезмәткәрләре популяр артистлар белән берлектә Казан-Болгар маршруты буенча VI велоэстафетага чыкты. Чара Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Велоэстафетада катнашучылар традицион рәвештә «Туган тел» җырын җырлап юлга чыкты, дип хәбәр итте оештыручылар. Иң беренчеләрдән булып велосипедларда Илфар Кәримов, Данил Гыйниятов, Айнур Әхмәтов, Илшат Вакказов, Артур Фәләхов, Фаил Гыймадов... Читать дальше...