(Яшел Үзән, 28 август, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзәндә Новостроительная һәм Озерная урамнарын тоташтыручы, тимер юл аша күпер реконструкцияләү билгеләнгән срокларда тәмамланды һәм бу атнада рәсми рәвештә файдалануга тапшырылды. Ике ел элек әлеге күпер авария хәлендә булу сәбәпле ябылган иде. Күперне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 700 млн сум бүлеп бирелгән. Яңартылган, металл пролет корылмалары Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында эшләнгән күпергә килгәндә, анда тимер юллар... Читать дальше...
(Кукмара, 28 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмара элеваторы каршындагы мәйданда көзге ярминкә узды. Әллә беренче тапкыр яңа урында оештырылганга, әллә шимбә көн булганга, халык чагыштырмача аз иде. Җәйнең коры килүе дә үзенекен иткән: башка еллардагы шикелле яшелчә, җиләк-җимешләрдән сыгылып торучы сәүдә нокталары бармак белән генә санарлык. Шулай да авыл җирлекләре, район кулланучылар җәмгыяте, «Рамазан» икмәге һәм аерым кешеләр шактый гына үз продукцияләрен алып килгәннәр. Читать дальше...
В рамках молодежного тура по сельским территориям “Время возможностей”, который стартовал в республике 22 августа, в Мамыкове прошла игра “Сила села”.
(Бөгелмә, 28 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Спас авылының бәйрәмчә бизәлгән территориясендә бал һәм декоратив-гамәли иҗат әйберләреннән күргәзмә-сату, рус халкының милли ризыклары һәм көнкүреше күргәзмәләре тәкъдим ителде. Шулай ук Спас авылы Вознесение храмы настоятеле иерей Александр Бердников бал һәм бал продукциясен изгеләндерү тантанасын үткәрде. Яңа Александровка, Ефаново, Иске Исаково, Спас һәм Иске Сумарок авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйрәм программасын әзерләделәр. Читать дальше...
(Әгерҗе, 28 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗедә янә легендар «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы чыгыш ясады. Күптән көтелгән тамаша Әгерҗе җирлегенә нигез салынуның 375 еллыгына һәм Тимерюлчылар көненә багышланган программа кысаларында узды. Бу зур һәм яңа, кызыклы тәҗрибә, чөнки мондый чаралар иң яхшы спортчыларны, үз эшенең чын осталарын җыя. Тамашачылар әлеге онытылмас чыгышны Антон Шибалов үткәрде.
Милли мәктәпләрдә дәреслекләр урынына уку әсбапларын куллану ул дискриминация дип атады.
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык районнарында да туган телләрне өйрәнү фән буларак алып барылмый. «Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү — безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Туган телләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Барлык районнарда да бу фән буларак алып барылмый. Кызганыч, бу мәсьәләдә үзгәрешләр таләп ителгән районнар бар», — диде республика Президенты. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чуашлар... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республиканың милли мәктәпләрендә укучылар бүгенге көнгә кадәр дәреслекләр буенча түгел, ә татар телендә укыту әсбаплары белән шөгыльләнәләр, дип белдерде. Бу проблема буенча үз фикерен ТР Беренче Президенты Казан Кремлендә милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган утырышта белдерде. «Бу бит барыбызны да борчый. Күпме түбәнсетергә була. Бүгенге көнгә кадәр милли мәктәпләрдә дәреслекләр урынына уку әсбапларыннан файдалануларын дәвам итәләр. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев күп балалы Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсен котлады. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге гаилә «Ел гаиләсе» бәйгесендә «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңгән, шулай ук «Идел буендагы уңышлы гаилә — 2021» округ бәйгесендә «Ата-ана даны» номинациясендә лидер булган. Яшел Үзәндә яшәүче Наил һәм Рәйсә 15 бала тәрбияли.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ковидтан прививка ясарга теләмәгән кешеләр атый торган иң киң таралган сәбәпләрне әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ведомство җитәкчесе бу дәлилләрнең һәрберсен шәрехләде. Аның сүзләренчә, барлык препаратлар да клиник сынаулар узган һәм гражданлык әйләнешенә кертелгән. Вирус йоктыру ихтималы прививка ясатканнан соң да саклана... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 30 августта Республика көне һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә планнары һәм традицияләре турында республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында сөйләде. Минтимер Шәймиев сөйләгәнчә, аның мәрхүм тормыш иптәше Сәкинә ханым һәрвакыт бу бәйрәмне аның белән бергә уздыру турында хыялланган булган. Шуңа күрә, графигы тыгыз булуга карамастан, рәсми чаралардан соң, ул һәрвакыт өенә кайтырга тырышкан. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда президентлык институтына 30 ел тулды. Югары җаваплылыкка карамастан, ул үзен яхшы аклый: республика бу статусны саклап кына калмыйча, аны дәлилләп тә тора. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә»дә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шундый фикер белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда әлеге институтны формалаштыру СССР һәм Россиядә башланган процесслардан соң, элек Михаил Горбачев, аннары Борис Ельцин Президент булган вакытта башланды. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Туп сараенда Республика көне уңаеннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Россия һәм Татарстанның алдынгы гражданнарын бүләкләү тантанасының республика көне алдыннан узуы символик мәгънәгә ия. Бүген Татарстан — Россия Федерациясендә танылган лидерларның берсе. Без сәнәгать җитештерүе, торак файдалануга тапшыру, инвестицияләр, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру буенча алдынгы урыннарда торабыз. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда яшәүче халыкның 80 проценты республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. «Социологик тикшеренүләргә караганда, Татарстандагы халыкның 80 проценты милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. Кешеләрнең гомумроссия һәм республика тәңгәллеге белән бәйләнеш хисе тәңгәл килгән һәм ул 74 процентны тәшкил итә. Шунысы да мөһим, бу мәгълүматлар бер-берсенә каршы килми, ә тулыландырып тора. Һичшиксез, бу хакимият органнары һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе»... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итү Татарстан өчен җитди вакыйга булды. Әмма ул акланган адым булды, ул вакытта башка юл юк иде, дип сөйләде Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью»да. Минтимер Шәймиев әйткәнчә, ул елларда республика сәяси яктан да, хуҗалык итүче субъект буларак та тулысынча хокуксыз була. Хәтта үз халкына ашаткан эремчекнең майлылыгын да үзлегеннән билгели алмаган. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы, публицист Айрат Фәйзрахманов милли үзаң үскән очракта телгә дә кызыксыну артачагын әйтте. «Тарихи үзаң, туган тел белән бергә, милләтнең нигезе булып тора. Тарихка игътибарны күбрәк биргән саен милли үзаң үсә бара. Милли үзаң үссә, телгә дә кызыксыну артачак. Элегрәк узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыеннарында татар телен белмәгән кайбер яшьләрнең бүген татар телендә иркен аралашканын күрәм», — диде Айрат Фәйзрахманов. Айрат Фәйзрахманов телне өйрәнү практика белән килүен әйтте. Читать дальше...
Сегодня в школу телевидения и видеоблогинга «MediaStar» проходил на отбор на новый учебный год.
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Актаныш районы Әҗмәт авылында туып-үсеп, Әфганстанда һәлак булган Хәмбәл Гамбәровның әнисе Рөстәм Миңнехановка хат язып мөрәҗәгать иткән. Ул һәлак булган улының исемен Казандагы Җиңү паркындагы Хәтер аллесяендәге исемлеккә кертүне сорый. Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, әлеге монумент ачылганчы ук фонд Гамбәровны исемлеккә кертүне сорап оештыручыларга мөрәҗәгать иткән булган. Җавапта исә, республикада туып-үскәннәргә түгел... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше вирусны республикадан читтә, 47 кеше аралашу юлы белән йоктырган. «15 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда 29, Чаллыда 10, Тукай районында биш кеше коронавирус йоктырган. Бөгелмә һәм Минзәлә районнарында икешәр, Әгерҗе, Лениногорск, Питрәч районнарында берешәр очрак ачыкланган. Шулай итеп, пандемия башланганнан... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 2021 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 19,7 мең бала туган — бу Идел буе федераль округындагы иң зур сан. Республика Россия буенча җиденче урында бара. Татарстан буенча Статистика дәүләт хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, бу ел башында республикада 3 млн 894 мең кеше яшәгән, бу округта икенче, ә ил буенча сигезенче күрсәткеч. «Миграция үсеше 3440 кешене тәшкил иткән, бу 2020 елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 10,7 процентка күбрәк», — диелә Татарстанстат хәбәрендә. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда ашлык суктыру төгәлләнеп килә, карабодайны исәпкә алып, 30 мең гектар мәйданда ашлык җыясы калган. Уңыш аномаль шартларда үсүгә карамастан, 2,4 млн тонна ашлык суктырылган, бер гектарга 15,4 центнер уңыш туры килә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләгәнчә, бөртеклеләрне җыеп алганнан соң кырларда эш төгәлләнми: алда ашлык өчен кукуруза, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр җыясы бар. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче медицина ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 60 автомобиль ачкычы тапшырды. Казанда узган чарада Татарстандагы 38 район хастаханәсе машина алды. «Бу бик кирәкле транспорт. Хәзер гражданнарыбызның сәламәтлеге никадәр мөһим булуын беләбез. Бу мәсьәлә Федерация, республика, муниципалитет хакимияте органнарында беренче планда», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан халкының сәламәтлеген кайгырткан табибларга рәхмәт әйтте... Читать дальше...
Первый глава РТ поделился своими мыслями о наступающем празднике и где он его проведет.
В мессенджере появился новый чат, в котором есть информация о спорте, культуре, парках и скверах на территории РТ.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстанда ковид очраклары үсеше 0,26 процентны тәшкил итә, республикада яшәүче 990 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйткәнчә, шулай да уяулыкны югалту өчен сәбәпләр әлегә юк, чөнки экспертлар көзен авыру очраклары артуны фаразлый. Президент оешмаларны һәм халыкны коронавируска каршы чараларны катгый сакларга өндәде. «Әлегә җиңел суларга сәбәп юк. Экспертлар пандемиянең көзге дулкыны турында сөйли. Читать дальше...