(Казан, 30 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген шәһәр һәм Республика көне «Казан» гаилә үзәгендә бәйрәм хөрмәтенә концерт һәм салют-шоу белән тәмамланды. Бәйрәм концерты дүрт сәгать барды. Биредә Айдар Мөхәрләмов, Регина Мартынина, Дарина Гыйззәтуллина, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова, Алсу-Фәридә дуэты, Айдар Габдинов, Гөлшат Имамиева, Илгиз Зәкиев, Артур Исламов һәм башкаларның җырларын ишетергә, «Казан» бию коллективы биюләрен күрергә була иде. Казан тамашачысы һәм кунаклары алдында шулай ук... Читать дальше...
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары үткәрелде. Укуларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Әлеге чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Халыкара мәдәни үзәкнең «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» фестивале кысаларында узды, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819) — заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган шәхес. Ул, Бохарада белем алып... Читать дальше...
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 август көнне, Татарстанда яңадан алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Төнлә һава температурасы 3-8 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 20-25 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Tat Cult Fest заманча татар мәдәнияте фестивале мәйданчыкларында булды. Аны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов фестиваль мәйданчыклары белән танышты, яшь татар дизайнерларының кием-салым һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсендә булды. Моннан тыш, ул фестивальнең мультимедиа зонасын карады.
"Интерфакс" мәгълүматларына күрә, Ярмыш Һелсинкига очкан.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат-спорт комплексында республика көненә багышланган традицион ат чабышларында булды. Бәйрәмдә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин да булдылар. Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Спорт комплексының вестибюлендә ярминкә-экспозиция кысаларында республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителде... Читать дальше...
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале быел тамашачысына өр яңа сәхнә тәкъдим итте. Мультимедиалы сәхнәдә этномузыкантлар һәм медиарәссамнар катнаш чыгышлар ясыйлар. Казан Кремлендә традицион Tat cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале бара. Фестиваль кысаларында ике сәхнә, мультимедиалы зона тәкъдим ителә, белем бирү мәйданчыгы, китап ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшли. «Кабулханәләрнең икенче катында яңа сәхнә ачтык. Бу безнең яңалыгыбыз. Читать дальше...
(Казан, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме узды. Бу фестиваль беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән була. Бүгенгесе 36нчысы иде. Быелгы бәйрәмдә 32 төбәктән 48 коллектив, меңгә якын кеше катнашты. Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Киров һәм Самара өлкәләреннән дә килгәннәр. «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы... Читать дальше...
Татар активистлары узып баручы халыкка суверенитет турындагы Декларациянең асылын аңлатты.
Министр Сталинны "төп явыз" итеп калдырып, "сугышка кадәр, сугыш вакытында, сугыштан соң эшләгән барлык эшләрен бер чүмәләгә өюгә" каршы килүен белдерде.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мотойөрештә катнашты. Чарада Россиянең барлык төбәкләре һәм чит илләрдән 600дән артык байкер катнашырга теләк белдерде. «Рөстәм Миңнеханов „Урал“ мотоциклында Казан Кремленнән Ипподромга кадәр колоннаның башында барды», — дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү тантанасы үткәрелә башлаячак. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов брифингта шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу – кайбер төбәкләрдә инде кулланыла торган яхшы тәҗрибә, әмма «биредә формализм булмаска тиеш». Мәктәпләрдә шундый традицияне кертү инициативасы белән «Артек»та тәрбияче булып эшләүче Вячеслав Антипов чыкты. Ул аны Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы... Читать дальше...
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Боевая урамында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Автомобильләр шәһәр ягына таба хәрәкәт итү полосасын тулысынча томалаган, урамда гаять зур «бөке» хасил була. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә аварияне каршы як полосадан әйләнеп узарга туры килә.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркының өсте ябулы өлешендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бинаның ике катында төрле экстрим-зоналар, шул исәптән эйр-парк, стрит-плаза, бетон боул һәм скейт-йорт урнашкан. Моннан тыш, кунаклар өчен мәдәни киңлекләр (заманча музыка үзәге, диджеинг мәктәбе, скейт-шоп, бию залы, галерея, лекторий, кафе, ял зонасы һ.б.) тәкъдим ителгән. ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «22 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 23, Чаллыда – 14, Зәй һәм Лаеш районнарында – икешәр, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск... Читать дальше...
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Россиядә пенсионерларга бер тапкыр түләү өчен 454 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гражданнар сентябрь аенда унар мең сум акча ала башлаячак, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. «Дәүләт башлыгы пенсия рәсмиләштергән кешеләрнең барысын да 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие белән тәэмин итәргә кушты. Акчаны шулай ук эшләүче һәм хәрби пенсионерлар да алачак. Әлеге максатларга Хөкүмәт... Читать дальше...
Стендап артисты Русиядә булган вакытта илдәге иҗтимагый тәртипкә куркыныч яный диелә.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан – Россиянең Идел буендагы ышанычлы терәге, шулай ук күп кенә милләт вәкилләре өчен кунакчыл йорт. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың котлау телеграммасында шундый юллар бар. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына юлланган. Матвиенко билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүчеләр республика традицияләрен һәм мәдәниятен күз карасыдай саклый, ә Казан - «төбәкнең энҗесе» - хаклы рәвештә Россиянең өченче башкаласы дип атала. Читать дальше...
С 2021 года самозанятым гражданам Татарстана министерство экономики начали оказывать материальную поддержку в виде субсидирования.
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Павел Климчак). 29 август төнендә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге Яр буе урамында 46 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар. Әлеге җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек Казан кешесен тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Казанда яшәүче ир-ат төнлә барга килгән, анда хезмәткәрләрнең берсе һәм аның танышы белән сөйләшергә керешкән. Кайсыдыр мизгелдә тагын бер ир-ат бар хезмәткәре белән гауга куптарган, шуннан соң Казан кешесе җәнҗал чыгарган ир-атка кулдан ясалган пистолеттан берничә тапкыр аткан. Читать дальше...
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Федерациясенең иң алдынгы һәм көчле төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы күпгасырлык гореф-гадәтләр, яшәү тизлеге белән бергә рухи һәм мәдәни мирас, заманча зәвык һәм технологияләр бербөтенлеген, аларның чын бердәмлеген дөньяга танытучы үрнәк икәнлегенә ышанам. Читать дальше...
Әлегә бер генә төбәктә дә моңа рөхсәт бирелмәгән.
Первый районный фестиваль «Нурлатский мед» прошел на центральной площади города в День Республики Татарстан.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Пенсионерлар түләүләрне өстәмә формальлекләрдән башка гына алырга тиеш, дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмә вакытында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Кешеләрнең бу акчаларны мөмкин кадәр тизрәк, өстәмә формальлекләрдән башка гына, үзләренә ничек уңайлы булса, шулай алуы бик тә мөһим», - диде Мишустин. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән бер тапкыр бирелә торган акчаны Россиянең барлык пенсионерлары (унар мең сум)... Читать дальше...
Нурлатта фестиваль беренче тапкыр уздырылса да, оешкан төстә үтте. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин умартачыларны бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.