(Әгерҗе, 19 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре »). Бу көннәрдә Әгерҗе районында танылган рәссамнар катнашында форум уза. 18 августта 10 кешедән торган «Ласка» социаль приютында тәрбияләнүчеләр ачык һавада иҗат остаханәсендә булды. Очрашуга Казаннан рәссам Илнур Бакиров һәм Яшел Үзәннән Владимир Новиков килгән иде. Рәссамнар балаларга үз иҗатлары турында сөйләде һәм балаларга үзләрен рәссам ролендә сынап карарга мөмкинлек бирделәр.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанда коры, аномаль эссе һава торышы саклана. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 20 августта һәм шимбә көнне, 21 августта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 13-18°, көнбатыш районнарда 23°, көндез 33-39° градус эссе булачак. Якшәмбе көнне, 22 августта республика көнбатыш циклоны йогынтысында булачак. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы «Печән базары» фестивалендә «ТӘРТИП-КОНФ: Үткәннән — көткәнгә» дигән мәйданчыгын оештыра. Анда 1930-1990 еллардагы җырларның оригиналын һәм заманча яңгырашын чагыштырып күрсәтәчәкләр. «Татар милләтенең кыйммәтләре үткән чорда нинди булган һәм хәзер ничек үзгәргән? Безнең лекторий эчтәлеге шушы юнәлештә булачак. Грампластинкалар тыңлау, җыр тарихлары, Казан урамнары буенча виртуаль экскурсия, халык уен коралларында уйнау буенча осталык дәресе... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре урта дини белем алу хакында дипломнар алды. Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, барлыгы 56 укучы – 20 ир-ат һәм 36 хатын-кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан дипломнар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде. Читтән торып уку бүлегендә белем алып... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казаннан килгән 15 яшьлек үсмер малай кичә кич Гагра районы тирәсендә Хашупса каньонында югалган булган. Эзләүдә Абхазиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды катнашкан. Шулай ук кинологлар һәм Гагра шәһәре коткаручылары да ярдәм иткән. Коткаручылар яшүсмерне бүген тапкан, аның казналыгы, аяклары һәм җилкәләре имгәнгән. Укучы сүзләренчә, ул һава сулап йөргәндә каньонга егылып төшкән. Аны җирле район хастаханәсенә алып киткәннәр... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «РЖД» җәмгыяте идарәсе рәисе — генераль директорның өлкән киңәшчесе Максим Топилин белән очрашты. «Очрашуда Татарстан һәм Россия Тимер юллары арасындагы хезмәттәшлек, шул исәптән социаль проектларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр», — дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология үзәге белгечләре бала имезүче хатын-кызларга коронавируска каршы вакцинация ясатуга рөхсәт алу өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына документлар тапшырган. «Без бала имезүче хатын-кызларга вакцинация уздыру өчен кирәкле документларны Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырдык, аларны тикшерәләр», — дип белдерде Россия Фәннәр академиясе академигы, үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург. Галим сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда Мәләкәс елгасында булган фаҗига турында 112 номерына кичке алтынчы яртыда хәбәр итәләр. Шаһитлар сөйләгәнчә, үсмер малай су астына киткән һәм йөзеп чыкмаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, берникадәр вакыттан соң фаҗига урынына махсус хезмәтләр, № 6 коткару отряды водолазлары килгән һәм алар 14 яшьлек малайның мәетен ярдан 15 метр ераклыкта тапкан. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗиганең сәбәбе — суда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). 30 август көнне TAT CULT FEST 2021 фестивале кысаларында Казан Кирмәнендә татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган 3 экспресс-лекция узачак. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, 3 экспресс-лекциядә тыңлау һәм ачык студия форматында Илья Барамия, Марат Татурас, Регина Рокитянская катнашында музыка иҗат итү мөмкинлеге булачак. Барлык вакыйгалар TAT CULT FEST фестиваленең Кол Шәриф янындагы белем бирү мәйданчыгында узачак. 14:00 Лекция: «Сүзләр машиналары... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда йөк машинасы һәм трамвай катнашында булган авариянең видеосы чыкты. Авария Сарман тракты һәм Яр Чаллы проспекты чатында булган. Трамвай белән бәрелешкәннән соң йөк машинасы ян ягына ауган. Авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.
Завтра, 20 августа, в Нурлате пройдет профилактическое мероприятие «Тоннель».
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверьдә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты уздырырга ниятлиләр. «Программада Тверь өлкәсе татарларының автономиясе артистлары башкаруында татар җыр һәм биюләре булачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!» — диелгән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә . Концерт 11 сентябрьгә билгеләнгән. «Үткәрү урыны һәм вакыты хакында тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәрбез», — диелгән постта.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). 2021 елда Казанда капиталь төзекләндерү программасы буенча 295 йортка ремонт ясалачак. Казан мэриясе әзерләгән видеороликта әйтелгәнчә, йортларның яртысыннан күбрәге реновация узган инде. Димәк, хрущевкалар, сталинкалар, панельле йортлар, биш һәм ике катлы йортлар, хәтта озакламый 60 ел тулачак йорт та төзекләндереләчәк. Дүрт ай дәвамында түбәләрне алмаштыру, йортларның фасадын, подъездларны яңарту, торбаларны алыштыру планлаштырыла. Йортлар куркынычсыз булачак... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген, Алма спасы көнендә, Казансу буенда керәшен халкының кызларны алма суы белән коендыру йоласын искә алдылар. «Йола буенча кызларны гади су белән түгел, алма пешкән су белән коендыралар. Шушы суда коенганнан соң, кызлар, чыннан да, матураеп, нурланып китә. „Тәнең таза-сау булсын“, — дип теләргә кирәк. Бу үсмер кызларны күз тиюдән саклый торган булган», — диде бәйрәмне оештыручы, керәшен активисты Аграфена Васильева «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов исемендәге музей ачты. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, музей Иж-Бубый авылы тарихына һәм аның күренекле кешеләренә багышланган. Аерым экспозициягә сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов турында мәгълүматлар тупланган. Ул авыл үсешенә зур өлеш керткән һәм яңа укыту алымнары белән бөтен илгә танылган мәдрәсә ачуга ярдәм иткән. «Туган телләр... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Константин Хабенскийның хәйрия фонды Татарстанда яшәүче 9 яшьлек кызга баш мие шешен дәвалау өчен 2,5 млн сум күчерәчәк. Кызның башы 2019 елда авырта башлаган, табиблар аның баш миендә шеш таба. Балага өч операция ясыйлар, әмма шешне тулысынча алып бетерә алмаганнар. Шешнең калдыклары белән көрәшү өчен 2021 елның июлендә 2,5 млн сумлык протон нурланышы терапиясе курсы узарга тәкъдим итәләр. Әлеге процедура мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча эшләнми, шуңа күрә... Читать дальше...
Өч илдә бирелгән сертификатлар Европа берлегендә 20 августтан башлап гамәлдә булачак.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Whatsapp мессенджерында 90 көннән соң автомат рәвештә бетерелә торган хәбәрләр куллану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. РИА Новости хәбәр иткәнчә, яңа функция текстларны 24 сәгатьтән соң һәм 7 көннән соң бетерә торган опцияләр белән бер тигез кулланылышта булачак. 2.21.17.16 кодлы яңарыш Android платформасын кулланучылар өчен генә булачак.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Мәскәү халыкара музыка йортында Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсыннан Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова дуэты беренче тапкыр яңгырады. «Өзекне Эльза Заяри һәм Артур Исламов Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән бергә башкарды», дип хәбәр итә либретто авторы Айдар Әхмәдиев. Ул рольләрнең Артур һәм Эльза өчен махсус язылуын ассызыклады. Авторлар образ өстендә аларны истә тотып эшләгән. «Әсәр өстендә без 2019 елның июнендә үк эшли башлаган идек. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутатлары рус халкын кыерсытучы һәм әдәпсезлек күрсәтүче чит ил кешеләре һәм мигрантлар өчен Россиягә керүне тыю турында закон проекты эшләде. Документ «Бердәм Россия» партиясе сайтында урнаштырылган. Sputnik радиосы хәбәр иткәнчә, Мәгълүмати сәясәт буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе, Партиянең генераль советы сәркатибе урынбасары Александр Хинштейн бу законны әзерләү чит ил кешеләренең рус халкына әдәпсез мөнәсәбәт күрсәтү очракларына җавап булган. Читать дальше...
Сегодня состоялось очередное заседание Общественного совета Нурлатского района под председательством Флюры Мурзахановой.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр» дигән акция узды. Кыйммәтле бүләкләр 2021 елның икенче яртыеллыгына кимендә ике басмага (Татмедиа чыгара торган газета һәм журнал) язучылар арасында уйнатылды. Җиңү өчен Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Красноярск краеннан 331 катнашучы көрәште. «Газета һәм журнал укучыларның саны елдан-ел арту безне куандыра. Бу бик яхшы тенденция. Мәсәлән, соңгы яртыеллыкта язылучылар саны 11 процентка артты. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәламәт буын» дип аталган күп профильле яңа лицей ачылышында катнашты. Заманча һәм уңайлы бина Лаеш районының Усад авылында урнашкан. Президент белән бергә тантанада район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. Күпфункцияле лицей белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру буенча федераль программа нигезендә төзелгән. Лицей концепциясе нигезенә сәламәт буын үстерү һәм тәрбияләү идеясе салынган. Киләсе уку елын 450 бала яңа бинада каршылаячак... Читать дальше...
Журналист материалларын "ят агент" кануны нигезендә тамгаламаган өчен Азатлык Радиосы проектларына штрафлар күләме 250 млн сумга җитә.