(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада сугышчы-интернационалистларга куелган истәлек комплексы янында Россия һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгына багышланган митинг булды. Чарага 200гә якын кеше килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Котлау сүзләре белән Түбән Кама муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, «Десантчылар берлеге» махсус билгеләнештәге һава-десант гаскәрләре ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасы Түбән Кама бүлеге рәисе... Читать дальше...
Эш "Җинаять төркеме оештыру" маддәсе нигезендә ачылган. Ул элекке "Укртатнафта" ширкәте белән бәйле.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 7 августта Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү һәм кибетләрдәге бәяләр белән хәлне стабильләштерү максатында оештырылган махсус яшелчә ярминкәләре башлана. Мондый карар Казанның Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә кабул ителде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Ярминкә мәйданчыкларында җитештерүчеләр арзан бәядән продукция тәкъдим итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, бүгенге көннән кешеләргә һәм транспортка урманнарга керүгә чираттагы чикләү кертелде. Режим республиканың урман фонды җирләрендә гамәлдә. «Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре тарафыннан шлагбаумнар белән урман юлларын ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Бу чаралар чикләүләр гамәлдә вакытта булачак», – дип билгеләп үтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). TAT CULT FEST 2021 яңа татар мәдәнияте халыкара фестивале Казан Кремлендә өч мәйданчыкта үтәчәк. Фестивальнең программасы игълан ителде. «Фестиваль кунаклары Туплар сарае комплексында Зур сәхнәдә, Яшерен (Тайницкая) манарада 3D-мэппинглы Электрон сәхнәдә һәм яшерен бер урындагы Мультимедиа сәхнәсендә чыгыш ясаячак», дип хәбәр итә оештыручылар. Фестивальдә Россия һәм дөньяның 11 шәһәреннән килгән башкаручылар һәм төркемнәр катнашачак. Төп кунакларның берсе — Elektro Hafiz төрек-алман төркеме. Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2,3 меңнән артык гаилә авыл җирендә ташламалы шартларда күчемсез милек сатып алып, авыл ипотекасы программасыннан файдаланган. Кредит оешмасы бу максатларга 5 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән инде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Банктан хәбәр итүләренчә, мондый кредитның уртача чегы 2,2 млн сум тәшкил итә. «Авылда туып-үстем, шуңа күрә шәхси йортта яшәргә яратам. Биредә уңайлы да, тыныч та. Читать дальше...
Чаллы депутаты һәм шәһәрнең пенсия фонды идарәсе Эдуард Фәттахов аннан 78 мең сум таләп иткән иде.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын дүрт кеше Covid-19 инфекциясеннән вафат булды. Аларның үлү сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы расланган: 1938 һәм 1956 елгы ике хатын- кыз, 1949 һәм 1961 елгы ике ир-ат вафат булды», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Пандемия башланганнан бирле республикада вирустан 620 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерү барышында ачыкланганча, фаҗига 30 июльдә «КамАЗ» ГАҖ Пресс-рам заводы цехында булган. Штамповка вакытында әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында детальнең бер өлеше «Регион-Сервис» ҖЧҖ эшчесе башына килеп тигән. 62 яшьлек ир-атны хастаханәгә илткәннәр, ул анда берничә сәгатьтән соң вафат була. Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Зәй кафеларының берсендә күп кеше сугышу видеосы пәйда булды. Кадрларда яшьләрнең үзара нәрсәдер ачыкларга тырышып, бер-берсенә урындыклар бәрешүе күренә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу хәл шимбә көнне Зәйдәге кафеларының берсендә булган. Кафеда ике компания ял итә торган булган. Күпмедер вакыттан соң алар арасында низаг чыгып, шуннан бер-берсенә һөҗүмгә күчкәннәр. Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасында Бөтенроссия инкассатор көненә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Фотополотналарда Россия Банкы тарафыннан төрле вакытта чыгарылган һәм Казанга һәм Татарстан Республикасына багышланган истәлекле тәңкәләр сурәтләнгән. Фотокүргәзмәдә тәкъдим ителгән 25 тәңкәнең һәркайсы республиканың бай тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш керткән мөһим вакыйгалар һәм шәхесләр турында сөйли. Мәсәлән, Россия Банкының 100 сумлык көмеш тәңкәсе бер килограмм авырлыкта һәм аның тиражы нибары 500 данә булган. Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында ел саен үткәрелә торган «Хәтер көне» быел 24 июльдә узды. Чара 1919 елда Кызыл Октябрь районының Семеновка һәм Пошатово татар авыллары арасында булган фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Түбән Новгородта ислам» энциклопедик сүзлеге («Мәдинә» нәшрият йорты, 2007 ел) авторлары фикеренчә, коммунистларны үтерүгә китергән халык канәгатьсезлегенең чын сәбәбе... Читать дальше...
Иҗтимагый шура рәисе әлеге тикшерүне "цензура" дип түгел, "җәмәгать контроле" дип атый.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Узган җомгада «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделманов Балашов шәһәрендә булды, анда Җәмигъ мәчетендә мәхәлләсе халкына Россиядә Ислам тарихы турында лекция укыды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Рөстәм хаҗи үз чыгышында безнең илдә ислам тарихында аеруча зур әһәмияткә ия булган урыннарны— Идел буе Болгары, Наровчат, Дербентны билгеләп үтте Очрашу ахырында Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин «Яңарыш» мәдәни-агарту... Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Тикшерү комитеты башлыгы 175нче мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә куелачак обелискның кайда урнаштырылачагы турында фикер алышты. Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский Казанның 175нче гимназиясен төзекләндерү барышы белән танышты. Уку йортында Тикшерү комитеты башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова һәм республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да булды. Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов җанисәптә үзен татар дип яздырачагын әйтте. «Себер татарларының җанисәптә кем булып язылганнарын әйтә алмыйм. Һәркемнең үз фикере. Мин „шулай языл“ дип, агитация үткәрә алмыйм. Әти-әнием дә себер татары дип язылырга мөмкин, үзем татар дип язылам, чөнки кырым, себер татарымы — татар дигән сүзе бар. Татарлыкта бердәмлек», — дип әйтте «Татар-информ» хәбәрчесенә. Фәрит Корманов әйтүенчә... Читать дальше...
Үһән лабораториясендә вируслар белән алып барылган тикшерүләр иминлек кагыйдәләрен бозып эшләнгән дип саный республикан.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районының Папау авылы мәчете янындагы мәйданда корбан мәҗлесе узды. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, анда төрле буын вәкилләре — өлкәннәр, яшьләр, балалар — барлыгы 130дан артык кеше катнашты. Мәҗлестә катнашучыларны Чардаклы район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Папау мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт, татар милли-мәдәни автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җәүдәт Мубинов... Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 31 июль көнне Мөслим районы Тойгелде авылында «Кыйбла» мәчете ачылды. «Кыйбла» мәчете — Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете. Ул авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка басты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мәчет 6×12 метр зурлыгында, бер катлы, кирпечтән төзелгән. Тәһарәтханә, ашханә һәм склад бар, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчет 150 кешене сыйдыра ала. Мәчет ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең... Читать дальше...
3 августа в Татарстане установится 37-градусная жара.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Мамадышның Исхакый урамында кичке сәгать унберләр тирәсендә квадроцикл коймага бәрелгән. Авариядә 12 яшьлек кыз үлгән, 20 яшьлек егет имгәнгән. 12 яшьлек кыз, хокукы булмаган килеш, квадроцикл белән идарә иткән. Ул юлдан чыгып китеп, коймага барып бәрелгән. Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, квадроцикл белән кыз бала идарә итә, 20 яшьлек егет пассажир була. Бу егет тә җитди имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2300дән артык гаилә ташламалы шартлар белән авыл җирендә күчемсез милек сатып ала алды. Финанс ярдәме Россельхозбанкның «Авыл ипотекасы» программасы нигезендә бирелә. Халыкка күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 5 миллиард сумнан артып китте. Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 миллион сум тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Авыл ипотекасының өстенлекләре һәм авылда яшәүнең уңай яклары турында татарстанлылар үзләре сөйли. Читать дальше...
Соревнование пройдут в столице республике на стадионе «Тулпар».
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Кукмара районының Арпаяз авылы янында параплан һәлакәткә очраган. Шаһитлар сүзләренчә, параплан очыш вакытында җимерелгән. « Параплан пилоты — 50-55 яшьлек ир-ат аркасын каты имгәткән. Табиблар аны хастаханәгә алып китте. Биредә яшәүчеләр зыян күрүченең башка төбәктән килүен әйтте » , — дип ачыклык кертте вакыйга шаһитлары.
В Татарстане за последние сутки зарегистрировано 50 новых случаев COVID-19, из них 1 – завозной, 49 – контактные.