(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 7 августта Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү һәм кибетләрдәге бәяләр белән хәлне стабильләштерү максатында оештырылган махсус яшелчә ярминкәләре башлана. Мондый карар Казанның Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә кабул ителде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Ярминкә мәйданчыкларында җитештерүчеләр арзан бәядән продукция тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, суган һәм чөгендернең килограммы — 15 сумнан, бәрәңге — 20 сумнан, кишер — 30 сумнан, кәбестә — 25 сумнан сатылачак. Сәүдә 5 мәйданчыкта оештырылачак. Алар атна саен шимбә көннәрендә сәгать 6:00дан эшләячәк. «Мондый форматтагы ярминкәләр сәүдә предприятиеләрендә яшелчә продукциясенә бәяләр тотрыкланганчы яисә агымдагы елның 11 сентябренә кадәр, традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаганчы дәвам итәчәк», — диде Фазылҗанов.