(Тукай районы, 15 август, «Татар-информ», «Якты юл» ). Бу көннәрдә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 57 балага мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр тапшырды. Чарада ата-аналар, күп кенә кунаклар, иганәчеләр да катнашты. Хәбәр иткәнебезчә, быел районда 483 бала беренче сыйныфка укырга керә. Август ахырына кадәр мохтаҗ балаларга мондый ярдәм тагын күрсәтеләчәк.
(Алабуга, 15 август, «Татар-информ», « Алабуга нуры », Гөлнур Якупова). Алабугага Спас ярминкәсенә Иваново өлкәсеннән килгән Дмитрий Винокуров туздан, саламнан төрле савытлар, тартмачыклар, чәчәкләр ясый. Бу эш белән ул 28 ел шөгыльләнә. «Бу эшкә өйрәнүем дә ничектер очраклы гына килеп чыкты. Саламнан әйберләр ясый башлаганчы, бер ел эчендә бары өйрәнәм дип бәхәсләштем. Сүземдә тордым, үзләштердем. Башта кечкенә генә әйберләр ясап карадым, аннары инде тирәнрәк өйрәнә башладым, барлык серләренә төшендем. Читать дальше...
(Азнакай, 15 август, «Татар-информ», « Маяк », Лиза Нурлыева). «Азнакай» агрофирмасының Банки — Сукаеш янында терлекчелек комплексын төзү кызу темплар белән дәвам итә. Мегаферма 2 меңнән артык терлеккә исәпләнгән. Заманча технологияләр кертеп эшләнгән комплекста район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров эш барышын карады. «Татнефть» районның авыл хуҗалыгын күтәрүдә, һәрвакыттагыча, зур ярдәм күрсәтә, ашлама, ягулык алуда грантлар белән булыша. Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан Президентының кадрлар резервы программасында катнашучылар Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Алар хакимият йортында Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән очрашты. Сәфәр кысаларында кадрлар резервында катнашучылар «Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә, «Танеко» АҖ сәнәгать мәйданчыгында, «Нижнекамск» сәнәгать паркында, «Пионер» индустриаль паркында, «Гаилә» шәһәр паркында, Кызыл Чишмәдәге экопаркта, Әхсән Фәтхетдинов музеенда булды... Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). «Талибан» хәрәкәте (РФ территориясендә тыелган оешма) лидерлары белән сөйләшкәннән соң Әфганстан президенты Әшраф Гани вәкаләтләреннән баш тартты. Бу Кандагар, Герат һәм Баграм губернаторлары үз шәһәрләрен сугышсыз талибларга тапшырганнан соң булды. Хәзерге вакытта Әфганстанда хакимият илнең элекке Эчке эшләр министры Али Ахмад Джалали җитәкчелегендә вакытлы хакимият кулына күчте. Алга таба Әфганстан халыклары, шул исәптән татарлар лидерларыннан торган вакытлы хөкүмәт составы билгеләнәчәк. Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Пандемия чорында Россиядә яшәүчеләрнең 70 процентка якыны туризм өчен яңа юнәлешләр сайлаган. OneTwoTrip сервисы тикшеренүләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашкан кешеләрнең 11,8 проценты Краснодар крае курортларына, 10,6 проценты Кырымга, 9,6 проценты Калининградка һәм Балтыйк диңгезе курортларына беренче мәртәбә барган. Сәяхәтчеләрнең 8,7 проценты Дербентка һәм Махачкалага, Карелиягә 5, Алтайга 4,6, Санкт-Петербургка һәм аның тирә-ягына 4,3 проценты барган, дип яза «Российская газета». Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Ямашев урамында бизнес үзәк янында KIA автомобиле җәяүлене бәрдергән. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, авария урынына ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Хәзерге вакытта зыян күргән җәяүленең хәле ачыклана.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа мутацияләре көзен барлыкка килергә мөмкин. «Коронавирусның төп мутацияләре көзен була. Яңа мутация барлыкка килеп, ул „баш калкытсын“ һәм авыру китереп чыгарсын өчен вакыт узарга тиеш. Бу мутациядән соң якынча 4-5 ай вакыт», — диде инфекционист Евгений Тимаков. Белгеч фаразларына караганда, Россиядә коронавирус вазгыяте декабрьгә җайланачак, ә киләсе елның язында барысы да яңа штаммга бәйле булачак, дип яза «Российская газета». Тимаков әйтүенчә... Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. 4 кеше авыруны читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырган. «18 пациент хастаханәдә, 33 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Ковид йоктыручыларның иң күбе Казанда (32) ачыкланган. Чаллыда биш кеше, Лениногорск районында өч, Бөгелмә районында ике кеше авырган. Актаныш, Алексеевск, Биектау, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган. Читать дальше...
Турнир, приуроченный ко Дню физкультурника, прошел в городском Дворце культуры.
Казан прокуратурасы Руслан Зиннәтуллин белән Елена Изотованы мәхкәмәгә биргән. Куәт оешмасы аларны “Навальный штаблары” (Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган) белән бәйләнеше бар дип саный.
В сквере «Театральный» торжественно отметили День физкультурника. Поздравили победителей и призеров спортивных соревнований по различным видам спорта, ветеранов, юбиляров и тех, без кого учреждения физической культуры и спорта не могли бы функционировать.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстан мөфтие Усманхон хаҗи Алимов вафаты сәбәпле хәзрәтнең якыннарының һәм Үзбәкстан мөселманнарының кайгысын уртаклашты. «Үзбәк кардәшләребезнең өммәте олы югалту кичерә — Үзбәкстан мөселманнары дини идарәсенең хөрмәтле рәисе, мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре Усманхон хаҗи Алимов вафат. Озак еллар дәвамында ул үзенең җаваплы вазифаларын намуслы башкарып, Үзбәкстанда ислам үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара. Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Буа районының Адав-Толымбай авылында II Әхмәр хәзрәт укулары үткәреләчәк. «2021 елның 29 августында Әхмәр хәзрәткә багышланган Изге сукмакны ачу тантанасы һәм II Әхмәр хәзрәт укулары булачак», дип хәбәр итә Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Тантана 11.00 сәгатьтә башлана. Заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819), Бохарада белем алып, көнчыгыш телләрен үзләштереп, Буага кайта, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
В борьбе за победу приняли участие опытные шашисты района.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Россиядә дүртенче атна рәттән коронавирусның яңа очраклары кими. Шул ук вакытта пандемия башланганнан бирле үлем очраклары буенча сигезенче максимум теркәлде. ТАСС хәбәр иткәнчә, 9-15 августта 159 073 кеше авырган, ә бер атна элек 159 073 очрак булган (күрсәткеч 3,8 процентка төшкән). Мәскәүдә 14 959 (апрельдән бирле минимум) кеше авырган. Бер атна дәвамында илдә коронавирустан 5 618 үлем очрагы теркәлгән (бер атна элек — 5 529 очрак). Бу атна эчендә үлем очраклары буенча сигезенче максимум.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). 2021 елның беренче кварталында кибермошенниклардан килгән зыян 2,9 млрд сумны тәшкил иткән. Мошенниклар иң күп куллана торган алым — «социаль инженерия ысулы», ягъни телефоннан сөйләшкәндә ялганлап яшерен мәгълүматлары алырга тырышу. «Российская газета» язганча, хәтта телефоннан «әйе» яки «юк» дип кыска вакытлы гына сөйләшү дә мошенникларга кредит теркәргә ярдәм итә ала, чөнки аферистлар аны диктофонга яздырып бара. Шуңа күрә билгесез кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә... Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Межгорье администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Калугин Башкортстанның ябык административ-территориаль берәмлегенә (ЗАТО) керү өчен вакытлыча пропускларны бирүне туктатып тору турында карар имзалады. «ЗАТО Межгорье тыелган һәм контрольдә тотыла торган зонаны саклауны оештыру һәм контрольдә тотыла торган зонада махсус режим тәэмин итү буенча комиссия 2021 елның 13 августында гаилә тантаналарында (юбилей, туй) катнашу өчен килгән гражданнарга... Читать дальше...
В сквере «Театральный» широко и с размахом отпраздновали 30-летие со дня основания народного ансамбля чувашской песни «Родник».
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның тәүлеклек үсеше акрын темпта саклана. «Бер тәүлектә үсеш темпы акрын булган субъектлар: «Мәскәү — 0,13, Татарстан Республикасы — 0,21 процент», — дип хәбәр итә оперштабка сылтама белән РИА Новости. Шулай ук рейтингның алдагы урыннарында Алтай Республикасы, Псков өлкәсе һәм Крачай-Черкесия республикалары урнашкан. Узган тәүлектә Россиядә 21 624 кеше коронавирус йоктырган. Үсеш 0,33 процентны тәшкил итә.
"Талибан" Әфганстан башкаласына сугышсыз диярлек кергән. АКШ һәм Европа берлеге илләре үз илчелекләрен эвакуацияли.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Үзбәкстан Республикасы мөфтие Шәех Усмонхон Алимов коронавирустан вафат булган. Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, Россия мөселманнары исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин белдерде. «Россия мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән Үзбәкстан Республикасының баш мөфтие Шәех Усмонхон Алимовның вафаты сәбәпле тирән кайгыны уртаклашам. Үз өммәте һәм халкы өчен күп нәрсә эшләгән... Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Урман янгыннары нәтиҗәләрен юкка чыгарганда урман байлыкларын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга һәм хайваннар дөньясына зыянны киметергә кирәк. Бу хакта Хөкүмәт, субъект башлыклары һәм муниципалитетлар белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйтте. «Урман байлыкларын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга тырышырга кирәклегенә аерым игътибар юнәлтәм. Әлбәттә, янгынга каршы чаралар вакытында да эшне тайга һәм урманнардагы хайваннар... Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Шимбә көнне, кич Татарстанның Кукмара районында ике машина бәрелешкән һәм юл читенә очып төшкән. Бер автомобильнең йөртүчесе салон эчендә кысылып калган. Авариядә барлыгы 4 кеше зыян күргән, дип хәбәр итте «Татар-информ»га авария шаһитлары.