(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына шәһәрнең Төзүчеләр һәм Химиклар проспектлары чатында яңа стела куелачак. Түбәнкамалыларга әлеге стелага исем уйларга тәкъдим итәләр. Шәһәрнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов сүзләренчә, стела үсә торган агач рәвешендәге 13 метрлы конструкциядән гыйбарәт. Конструкция — композит материал белән тышланган металл өлгедән, агач үзе металлдан эшләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Стела безнең экологиягә сак карашыбызны символлаштыра. Читать дальше...
Нуртдиновны сайлауда катнашырга мөмкинлек бирмәүне сорап шул ук сайлау бүлгесеннән тәкъдим ителгән тагын бер намзәт - Чакмагыш авыл хуҗалыгы базары мөдире Айдар Насыйров шикаять бирде.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 71 яшендә Казанда Татарстан телевидениесе ветераннарының берсе Тәлгать Фәтхулла улы Сабитов вафат булды. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, Тәлгать Сабитов бөтен гомерен телевидениедә һәм радиода эшләүгә багышлый. 2002-2004 елларда — гомуми мәсьәләләр буенча, 2004 елдан пенсиягә киткәнче — радиотапшырулар буенча генераль директор урынбасары булып тора. «Сабитов тарафыннан татар музыкасының алтын фондын — җырларны, инструменталь көйләрне, халык композицияләрен... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Уфа татар дәүләт «Нур» театры утызынчы юбилей театраль сезонының беренче премьерасына әзерләнә. Тиздән тамашачылар игътибарына Наил Гаетбаевның «Барысына да чик бар» драмасы тәкъдим ителәчәк. Театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр иткәнчә, хәзер спектакльгә әзерлекнең иң мөһим этапларыннан берсе — әсәрне уку уза. Артистлар материалны үзләштергәч, репетицияләр сәхнәгә күчә. Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль бизәлеше — Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда эссе һәм дымлы һава торышына алмашка коры һәм салкынча һава килде. Ул атна ахырына кадәр дәвам итә, әмма ял көннәрендә температура тагын күтәрелә башлый. Бу ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. «Алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартларын антициклон билгели. Явым-төшем ихтималы аз. Бары тик шимбә көнне иртән һәм көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төньяк-көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтимал», — диелгән синоптиклар хәбәрендә. Иртәгә... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йортында «Җәннәт хакында туксан тугыз сорау» дип аталган китап чыкты. Әлеге хезмәтнең авторы — төрек дин белгече Абдуллаһ Нәкышчы. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. «Китапны укып, күпләгән сорауларга — Җәннәткә беренче булып кемнең керүе, Җәннәтнең баскычлары һәм капкалары, Җәннәт әһелләренең ризыклары һәм эчемлекләре һ.б. сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Шулай ук укучылар хур кызлары һәм хур егетләре... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез республиканың Мөслим районы үзәгендә Днепров урамында юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» машинасын йөртүче руль артында йоклап китә һәм юл читендә туктап торган зур йөк машинасына барып бәрелә. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, машина йөртүчеләрнең берсе дә зыян күрмәгән.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы Согуд Гарәбстанының хаҗ министрына хат юллады. Хатта «Спутник V» вакцинасы ясаткан Россия хаҗиларына изге урыннарга кече хаҗга килергә рөхсәт итү сорала. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия мөфтиенең беренче урынбасары Рушан Аббясовка сылтама белән хәбәр итте. «Әле кичә генә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министрына хат юллады. Анда вакцинация сертификаты булган очракта, безнең хаҗиларга дини йоланы башкаруны рөхсәт итү сорала. Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Спас районының ике авылында архитектура һәйкәлләрендә сыер абзары һәм ашлык складлары ясаган өчен, фермерны җаваплылыкка тартулары ихтимал. Район прокуроры Глеб Тимофеев объектларда булды. Мәгълүматлар расланды.Танкеевка авылында Троицк чиркәве склад сыйфатында файдаланыла, ә Ширбәт авылында изге князь Михаил Тверский чиркәвендә сыер абзары ясаганнар. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Танкеевка авылы фермер хуҗалыгы башлыгына... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанда Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе Finiko финанс оешмасын оештыручыларның берсе булган Кирилл Доронин утыра торган 2нче номерлы СИЗОга барды. Комиссия тикшерү изоляторында утыручы һәм тикшерү вакытында кулга алынган кешеләрнең хокукы үтәлешен тикшерде. Бернинди хокук бозулар да ачыкланмаган. Доронин белән сөйләшкәннәр, ул яшәү шартларына зарланмаган һәм үзен яхшы хис итүен әйткән. Бу хакта ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше — 1937, 1939, 1942, 1951 һәм 1953 елларда туган хатын-кызлар — Covid-19 авыруыннан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланды. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнде», — диделәр министрлыкта. Шулай итеп, 5 августка рәсми белешмә буенча, Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 628гә җиткән.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры, өлкәнең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Радик Газизов сүзләренчә, мәктәпкә йөрүчеләр саны елдан-ел күбәя. «Татар теле һәм әдәбияты икенче сыйныфтан башлап, унберенчегә кадәр атнасына уртача өчәр сәгать керә. Балалар саны да елдан-ел арта. Быелгы уку елында бездә алты йөзгә якын бала белем алачак. Керергә теләүчеләр бик күп. Аларның бөтенесен кабул да итә алмыйбыз. Былтыр ике сменада укыта башладык. Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан урманнарында янгын куркынычы кабат югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. «2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары дәрәҗәдә (IV класс) сакланачак», — дип искәртә метеорологлар. Элегрәк шундый ук кисәтүләр берничә тапкыр, соңгысы 2 августтан 5 августка кадәр, игълан ителгән иде. Россиянең күп кенә төбәкләрендә (мәсәлән... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов быелгы җанисәптә төбәктәге татарлар саны артыр дип фаразлый. «Үзебезнең шәхси журналларыбыз бар. Анда бездә күпме өлкән, күпме яшь кеше яшәвен исәптә тотабыз. Күренешләр уңай. Элек 130 меңгә якын татар булса, бу җанисәптә 160 меңгә җитәрбез дип торабыз. Бу безгә зур өметләр бирә», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов «Татар-информ» уздырган онлайн матбугат очрашуында. Хәзрәт төбәктә... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Татагрохимсервис» АҖ Директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллин вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты. Салихҗан Минсабир улы Кәлимуллин 1945 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Әлки районы Татар Чиябашы авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Татарстан АССРның Әлки районы «Коммунизмга юл» колхозында баш инженер вазифасында башлый. 1973 елдан 1978 елга кадәр Татарстан АССРның Питрәч районы «Шигали» совхозында баш инженер булып эшли.... Читать дальше...
Татар оешмалары вәкилләре мондый фикергә Самар бистәләрендә яшәүче татарлар санын үзләре исәпләү нәтиҗәсендә килгән. Узган җанисәптә Самар татарлары 126 мең булган.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Закон буенча, коммуналь хезмәт вәкилләре фатирга планнан тыш тикшерү белән килә ала. Әмма алар шулай ук кагыйдәләрне үтәргә, тикшерү вакытын хуҗалар белән алдан килештерергә тиеш. Бу турыда РИА Новости юрист Алексей Гавришевка сылтама белән хәбәр итте. Элегрәк адвокат Анатолий Миронов кисәткәнчә, коммуналь хезмәт вәкилләре фатирга «чакырмыйча» гына да тикшерү белән килә ала. Гавришев мондый хәлнең, чыннан да, мөмкин булуын әйтте, әмма килер алдыннан коммуналь хезмәт... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондының «Балалар — балаларга» традицион акциясе старт ала. Хәйрия акциясе ел саен яңа уку елы алдыннан уздырыла. Укучыларның ата-аналары укытучылар өчен сыйныфтан бер гомуми букет сатып алырга, ә калган букетларның бәясенә тигез сумманы катлаулы авыруларга ярдәм итү фондына күчерергә мөмкин. Җыелган акчалар дарулар, махсуслаштырылган туклану, медицина җиһазлары өчен материаллар сатып алуга юнәлдереләчәк. Узган ел акция нәтиҗәсендә 300 мең сумга якын акча җыелды... Читать дальше...
Районда мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү бара.
2020 елда бу сан 126,5 литр булган.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Коронавирустан кабат прививканы теләсә кайсы вакцина белән ясатырга була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында лекция вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде. Кабат вакцинация өчен барлык вакциналар — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» рөхсәт ителә. «Кабаттан „Спутник Лайт“ белән дә прививка ясатырга була», — диде Лопушов. Табиб хәзер беренче... Читать дальше...
Аның банктагы барлык акчалары томаланган.
Мәдәният хезмәткәрләре кайда да мәдәният хезмәткәрләре булып кала инде, бу юлы да тиз арада стадион аларның шау-гөр килешкән тавышларына күмелде һәм өлгер генә биремнәрне үтәргә дә керештеләр.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Ике республика арасындагы чиктәш чикләрне урнаштыру мәсьәләсен хәл итү максаты белән «ТР Киңлекләр турында мәгълүмат фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин кабат Удмуртия Республикасы вәкилләре белән очрашты. Июль башында узган очрашуда катнашучылар чик территориясенең яртысын гына карап чыгарга өлгергән иде. Бу юлы исә Татарстан белән Удмуртия чигендәге (озынлыгы — 800 километрдан артык) бәхәсле участокларның барысы да тирәнтен каралды... Читать дальше...
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самара шәһәрендә яшәүче татарлар җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу эшен башлап җибәргән. «Җанисәп алдыннан без татарлар санын якынча белер өчен, Самара шәһәренең микрорайоннарында махсус кешеләрне җыеп, актив эшли торган төркемнәр ясадык. Алар үз җирләрендә булган татарларны санадылар. Аннан соң безгә хәбәр иттеләр. Һәр микрорайондагы татар кешеләрен беләбез», — диде Самара шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Линар Сабиров. Аның сүзләренчә... Читать дальше...