(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Мәхәббәт аурасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Ул күренекле татар язучысы һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең һәм аның тормыш иптәше, язучы Сәрвәр Әдһәмованың 120 еллыгына багышланган. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүләренчә, күргәзмәне ачу тантанасында Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова һәм оныкчыгы Константин Колпаков катнашты. Фотографияләр һәм китаплар гаилә архивыннан тәкъдим ителгән. Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасы утырышында казыйлар өчен махсус курслар уздыру турында сөйләштеләр. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, очрашуга КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин чакырылган иде. Хәзрәтләр чакырылган эксперт белән казыйлар өчен медиация буенча чираттагы курсларны оештыру мөмкинлекләрен карады. Билгеле булганча, казыйлар эшчәнлегенең төп өлеше мөселманнар... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген бөек татар композиторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгы уңаеннан аның каберенә һәм һәйкәленә чәчәкләр салынды. «Татар мәдәниятенә һәм музыка сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү — ул безнең төп бурычыбыз. Быел Рөстәм Яхин исеме бик зур концерт-кичәләрдә яңгыраячак әле», — диде Рөстәм Яхин һәйкәленә чәчәкләр салганда ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Ул августта Мәскәүдә ТР Дәүләт симфоник оркестры концертында Яхин көйләре яңгыраячагын... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Атна ахырына кадәр Татарстанда салкынайтмый, аномаль эсселек көчәя. Иртәгә республика буенча 33 градуска кадәр эсселек көтелә, ә чәршәмбе һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, иртәгә, 17 августта, көндез республикада һава температурасы +28…+33 градус тирәсе була, ә төнлә +15..+20 градус көтелә. Чәршәмбе явым-төшем ихтималы аз, ә пәнҗешәмбе кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучылары татарлар яшәгән төбәкләр буйлап әдәби экспедициягә чыга. Бүген экспедициягә бәйле күргәзмә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразиевка тәкъдим ителде. «Бу безнең юлга чыгар алдыннан „юл аягы“ очрашуы. Без татарлар яшәгән күп төбәкләрне әйләнеп чыкмакчы булабыз. Бу безнең әдәби десант. Алда җанисәп көтә. Безнең милли бөтенлегебезне җимерергә тырышучылар да бар. Монда язучылар алгы сафта булырга... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан сәяси партияләргә сайлау алды агитациясе өчен түләүсез эфир вакытын һәм матбугат мәйданын бүлү буенча жирәбә уйната башлады. Җирәбә 16, 17 һәм 18 август көннәрендә оештырыла. «Жирәбә вакытында телеканалларда түләүсез эфир вакыты, басма массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәйдан бер мандатлы округлар буенча теркәлгән барлык кандидатлар арасында тигез күләмдә бүленәчәк. Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан территориясе өстендә урнашкан киң антициклон һавадагы кушылмалар таралуга комачаулый. Шуның аркасында кайбер шәһәрләр күгендә куе төтен күзәтелә. Бу хакта бүген КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте. «Аномаль эсселек һәм корылыкның сәбәбе — һава торышының антициклонлы характерда булуында. Антициклон вакытында атмосферада аска... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын алты үлем очрагы расланган. «1939, 1949, 1954 елда туган өч ир-ат, шулай ук 1938, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 656 үлем очрагы теркәлгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 49 очрагы ачыкланган.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыючы татарстанлыларның яртысы Казан укучылары икәнен әйтте. «Йөз балл җыючыларны иң күп әзерләүчеләр — Казан мәктәпләре. Гомумән алганда, башкаланың иң югары нәтиҗәгә ирешкән 125 укучысы бар. Чаллыдан — 34, Әлмәт районыннан — 13, Түбән Кама районыннан — 10 бала имтиханны 100 баллга тапшырды», — диде Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...
Традиционные летние встречи руководства района с населением начались сегодня, 16 августа, с Староальметьевского и Кичкальнинского сельских поселений. Диалог сельчан с местной властью прошел под руководством заместителя главы района Линара Маняпова.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Оксана Романова). «Татмедиа» галереясендә Казанның танылган фотографы, Татарстанның фотоелъязмачысы Фәрит Гобәевның «Һөнәрендә ярты гасыр» күргәзмәсе ачылды. Аклы-каралы 25 фотода илдә соңгы ярты гасырда булган вакыйгалар чагылдырылган. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, Фәрит Гобәевның юбилее (15 июльдә аңа 70 яшь тулды) — бу җәйнең төп вакыйгасы. Фотограф үзе — Татарстан фотосурәте тарихында тулы бер күренеш, диде ул. Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Биредә ул РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашты һәм аның белән бергә «КАМАЗ» фәнни-җитештерү үзәгендә булды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Андрей Гурович Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының зур делегациясен җитәкли, ул бүген «КАМАЗ»да булды. Биредә яңа... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россиядә яңа уку елы традицион форматта башланачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә. «Безгә балаларның сыйныфка килүе, укытучылары белән очрашуы мөһим. Без бу вакыйганың миллионлаган россиялеләр — мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның гаиләләре, педагоглар өчен иң мөһим вакыйга булуын аңлыйбыз. Шулай итеп, уку елын дистанцион форматта башлау күздә тотылмый», — диде Россия мәгариф... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртәнге сәгать тугыз тирәсендә республиканың Ютазы районында Урыссу-Октябрьск автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Лада» автомобиле Башкортстаннан килгән микроавтобуска юл бирмәгән. Машиналар бәрелешүдән соң микроавтобус юл кырыена төшеп киткән. «Микроавтобусның ике пассажиры имгәнгән. Берсенең аягы сынган һәм башы бәрелгән. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткән», — дип сөйләде агентлыкка шаһитлар.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселёв). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда катнаш көрәш буенча Европа чемпионатын ачуда катнашты. Сәламләү сүзендә ул Европа чемпионатында катнашучыларга һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте һәм катнаш көрәш буенча мондый чараның Россиядә һәм Татарстанда беренче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. «Без Россиядә, нәкъ менә Казанда беренче тапкыр катнаш көрәш буенча дәрәҗәле турнир уздыру мөмкинлеге өчен IМMAF президенты Керрит Браунга рәхмәт белдерәбез. Читать дальше...
Былтыр Латыйпов Беларуста президенты сайлаудан соң узган протестларда катнашты.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның аномаль эссе августы Казанда соңгы 120 елда иң экстремаль айларның берсе булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте. «Бу айның беренче декадасы нормадан 5 градуска җылырак булды. Айның икенче декадасында температура шулай ук нормадан 5 градустан да югарырак. Якындагы ун көндә ... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия — спорт державасы» халыкара спорт форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды. «Россия — спорт державасы» форумы Казанда 2021 елда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең беренче уеннарын уздыру вакытында була. Дмитрий Чернышенко үзенең сәламләү сүзендә «Россия ... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Казан мөһим спорт чараларын уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм дөньяның төп спорт вакыйгасы — 2036 елда узачак Олимпиаданы кабул итү хокукы өчен көрәшергә әзер. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә белдерде, дип яза мэриянең матбугат хезмәте. «Без моңа күптән барабыз. Иң биек ноктага теләсә кайсы юл беренче адымнан башлана. Без бу адымны 2013 елда Универсиаданы уңышлы уздырганда ясадык», — диде шәһәр башлыгы. Россиянең... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмалары 23 млн сумнан артык күләмдә яңа грантка дәгъва итә алачак. Аңа аутистик спектр кимчелекләре булган мәктәпкәчә балалар белән эшли торган бүлекчәләре булган югары уку йортлары дәгъва итә алачак. «Татарстан территориясендә урнашкан югары уку йортына ярдәм гранты елга бер тапкыр бирелә. Уку йортының аутистик спектр кимчелекләре булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү буенча белем... Читать дальше...
Казань может стать первым городом России, где абсолютно любая муниципальная услуга доступна через интернет.
В эти дни на газету «Дружба» на первое полугодие 2022 года можно подписаться по льготной цене.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Буа районында Ташкичү авылы янында фаҗига булган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 13.50 сәгатьтә 1нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре җирле буа ярыннан 6 метр ераклыкта һәм дүрт метр тирәнлектә ир-атның мәетен тапкан. Ир-атка 56 яшь булган. Аның мәетен полицейскийларга тапшырганнар. Якынча ачыкланганча, ир-ат су коенганда баткан булырга мөмкин.
Мәхкәмә бинасы алдында аларны яклау чарасы узды.
Наряду с Москвой, Московской областью, Санкт-Петербургом, Нижегородской областью и Краснодарским краем.