(Казан, 16 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә татар пьесалары да куелачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сөйләде. «Театр Лопе де Веганың „Хитроумная влюбленная“ спектакле премьерасы белән ачылачак, икенче пьеса — татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфанга багышлана. Пьесада мәхәббәт хакына үз-үзеңне корбан итү турында сүз барачак. Спектакльне карар алдыннан Хәсән Туфанның... Читать дальше...
Аларның 329ы дин тотучылар, 81е башка сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнә.
В ночь с 12 на 13 августа мама с дочкой ехали на автобусе маршрутом Казань-Самара, но в какой-то момент девочке стала плохо.
«Казанские ведомости» раскрыли заслуги татарстанцев.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда исәп участокларында Бөтенроссия халык санын алу вакытында 2,3 меңнән артык кеше эшләячәк. Әлеге эштә төп игътибар онлайн-форматка бирелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Аның әйтүенчә, Казанда 386 кеше контролер, исәп участокларында 2310 исәп алучы һәм күпфункцияле үзәкләрдә 12 инструктор булачак. Җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр барачак. Мәгълүмат җыю берничә төрле ысул белән башкарылачак. Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова олимпиадаларда җиңүче укучылар саны буенча Татарстан быел да өченче урынны саклап калганын әйтте. «Татарстанлыларның илкүләм олимпиадаларда ирешкән нәтиҗәләренә сөенмичә булмый. Олимпиадаларда җиңүче укучылар саны буенча Татарстан күп еллар тотрыклы рәвештә өченче урынны алып бара. Бездән алда бары тик Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләре генә тора. Бу — республикада талантлы балаларга бик зур игътибар бирелүен аңлата»... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус йоктырган. Шуларның җидесе читтән кертелгән. Калган 42 очрак элемтә юлы белән йоккан. «14 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Авыруларның иң күп очрагы Казанга (30) һәм Чаллыга (10) туры килә. Тукай районында 4 авыру очрагы, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында берәр очрак ачыкланган. Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Казан фигуристкасын АКШта үткән сезон алды турнирында җиңү яулаган. Фигуралы шуу буенча Россия тренеры Этери Тутберидзе үзенең укучылары — парлап шуучы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозовны котлады. Алар Бостон шәһәрендә үткән Cranberry Cup International 2021 сезон алды турниры җиңүчеләре. «Безнең спортчылар — Евгения Тарасова һәм Владимир Морозовны Cranberry Cup 2021 турнирындагы җиңүләре белән котлыйбыз. Ярышларны оештыручыларга Россия флагы һәм котлау вакытында яңгыраган гимн өчен рәхмәтлебез»... Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин «Меҳнат шуҳрати» ордены белән бүләкләнгән. Үзбәкстан Республикасындагы Татарстан вәкиллеге сайтында хәбәр ителгәнчә, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шавкат Мирзиёев указы нигезендә Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин «Меҳнат шуҳрати» ордены белән бүләкләнә. Орден аңа илдә милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән лаеклы өлеше... Читать дальше...
Из них 7 – завозные, 42 – контактные.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова быел Татарстанда 9 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы төзелүен әйтте. «Бала гаиләдә, бакчада һәм мәктәптә формалаша. Балаларның үсеше өчен уңайлы учреждениеләр, мәгариф оешмалары булдыру өчен республикада бик күп эш эшләнә. Быел республикада федераль бюджет ярдәмендә өч мәктәп белән уналты балалар бакчасы, тулысынча республика хисабына алты мәктәп һәм бер балалар бакчасы төзелә», — дип таныштырды... Читать дальше...
Петербург рестораннар берлеге башлыгы андый исем бәйге нигезендә бирелергә тиешлеген искәрткән.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсендә 8 августтан 15 августка кадәр «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» VI иҗади балалар сменасы үтте. Смена Новосибирск өлкәсендә яшәүче балаларны берләштерү, аларның телен, милли үзаңын һәм татар халкының гореф-гадәтләрен дәвам итүче буларак үстерүне максатында үткәрелә, дип хәбәр итте оештыручылар. Гамәлгә куючы — Новосибирск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы. Әлеге ялны «Новосибирск өлкәсе татар мәдәният үзәге», «Идел» яшьләр үзәге, «Новосибирск... Читать дальше...
Геолокация их предстоящей миссии – Городищенский район Волгоградской области.
В сквере «Театральный» педагоги Нурлатской гимназии организовали для юных нурлатцев два мастер-класса.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Парижның L’Harmattan нәшриятында татар язучыларының ике китабы француз теленә тәрҗемәдә дөнья күрде. Хәзер аларны Франциядәге китап кибетләреннән, нәшрият сайтыннан, интернет сайтлардан басма һәм электрон вариантларда сатып алырга мөмкин. Беренчесе — «Хәзерге татар прозасы антологиясе» (төзүчесе — Ленар Шәех), икенчесе — язучы, шагыйрь Ленар Шәехнең хикәяләр җыентыгы. Китаплар Мәскәү Тәрҗемә институтының гранты нигезендә тәрҗемә ителгән. Һәрберсе 1500 данә тираж белән чыккан. Читать дальше...
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Владивосток шәһәрендә Рудольф Нуриевка багышланган күргәзмә ачыла. Биредә Уфадан китерелгән артефактлар куела. 2 сентябрьдә Владивостокта Владимир Арсеньев исемендәге Ерак Көнчыгыш тарих музеенда «Рудольф Нуриев. Тормыш һәм легендалар» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта «Башинформ» яза. Экспозициядә танылган биюченең дөньяда бердәнбер булган музее коллекциясеннән алынган шәхси әйберләре булачак. Музей Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында урнашкан. Рудольф... Читать дальше...
ЦИК Татарстана утвердил проведение жеребьевки на 16-18 августа.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан янгын сүндерүчеләре Мордовия тыюлыгында төнлә кизү торганда Росстанье бистәсен уттан саклап калган. Зыян күрүче кешеләр юк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең аэромобиль группасы беренче ике көндә Мордовиядә 63 мең кв метр мәйданда урман янгынын сүндергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Сатис елгасында урнашкан янгын автоцистернасы... Читать дальше...
Видеоприем по данному вопросу провела заместитель руководитель Управления Росреестра по Республике Татарстан Лилия Бурганова.
На конных скачках на Сабантуях в большинстве случаев бывает так: зрители чествуют наездников, скажем по-современному жокеев, а их владельцы же, люди, которые ухаживают за ними с жеребячьего возраста, остаются в стороне от всех этих поздравлений.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда +28 градустан алып +32 градуска кадәр җылы булачак һәм яңгыр көтелә. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, республикада урыны белән яңгыр явуы мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, көньяк-көнбатышка таба үзгәрәчәк. Төнлә салкынча, +13 градустан +18 градуска кадәр җылы була. Томан төшәргә мөмкин.
На данный момент беспилотники фиксируют правонарушения в 17 регионах РФ.
Әфганстандагы АКШ ватандашларын һәм АКШ белән хезмәттәшлек иткән әфганнарны эфвакуацияләүгә ярдәм итү өчен хәрбиләр саны арттырыла.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле ветераны, Җәмигъ мәчетендә кизү торучы Әнвәр Сөнгатулла улы Гыйззәтуллин вафат булган. Бу хакта « Самара татарлары » сайты хәбәр итә. Мәрхүм белән хушлашу 16 августта 13.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете ишегалдында (Старо-Загор урамы, 54 йорт) узачак. «Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз». диелә Самараның татар җәмгатьчелеге хәбәрендә.