(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Узган ялларда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациянең Private Clubның чираттагы утырышында Казанның мөселман эшмәкәрләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен 620 000 сум күләмендә акча җыйды. Бүген РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Private Club резидентлары исеменнән әлеге хәйрия ярдәме «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт кунакларга изге башлангычлары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм акчаларның парталар һәм дәреслекләр алуга юнәлдереләчәген әйтте. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча районы Сикертән авылында күренекле драматург, нашир, мәгърифәтче, татар театрына нигез салучы Галиәсгар Камал музее ачылды. Авылдашлары ярдәмендә, хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов җитәкчелегендә төзелгән тарихи йорт бүген ишекләрен киң җәмәгатьчелек өчен ачты. Бәйрәм чарасында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова котлау сүзләрен җиткереп, бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырдылар. Читать дальше...
(Әлмәт, 21 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнар ы» ). КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивален ябу тантанасы узды. Өч көн эчендә педагогик форум 117 мастер-классны үз эченә алган, аларга дүрт меңнән артык кеше теркәлгән; быел 110 торак пункттан 400дән артык укытучы катнашкан, көн саен онлайн форматында мастер-классларга 2000 кеше кушылган. Тамашачылар көчле алкышлар астында Оренбург, Златоуст, Йошкар-Ола, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Самара, Можга, Глазовтан килгән катнашучыларны сәламләде. Читать дальше...
(Азнакай, 21 август, «Татар-информ», «Маяк» , Раилә Яриәхмәтова). Азнакайның Исхаки һәм Тукай урамнарында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда алып барылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды, өлкәннәрне, бәйрәмдә иң актив катнашучыларны бүләкләде. Бәйрәмдә шулай ук «Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасында «Татар автономиясе проектларын гамәлгә ашыру» автономиясе активының киңәшмәсе узды. Анда автономия җитәкчесе Җиһанша Туктаров актив проектларына әзерлек һәм үткәрү буенча төп мәсьәләләрне билгеләде. Чаралар үткәрү срогы һәм урыны, шулай ук җаваплы затлар билгеләнде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Дуслык күпере» II төбәкара фестивале, тарих-туган якны өйрәнү хәрәкәте укучылары арасында беренче бәйге... Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 21 августтан 18 сәгатьтән 22 августка 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез урыны белән җилнең тизлеге 23 метрга кадәр фаразлана һәм боз яварга мөмкин.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Медицина бергәлеге яңа коронавируска каршы бер компонентлы вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясарга, шулай ук ревакцинациягә рөхсәт итте. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Экспертлар 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә „Спутник Лайт“ вакцинасын ясатырга рөхсәт иттеләр. Элек вакцинация узган кешеләргә, кабат прививка ясату өчен дә кулланырга була. „СпутникЛайт“ медицина бергәлеге тарафыннан 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә... Читать дальше...
Жатва закончилась, а полевые работы продолжаются. Сев озимых требует немало внимания.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Казанда метроның икенче тармагы төзелеше башланды, ул 2027 елда эшләтеп җибәреләчәк. «Дүрт станцияле тармак тулысынча 2027 елда эшли башларга тиеш. Ул Азино микрорайоны проблемаларын хәл итәчәк. Станцияләр „Мега“ сәүдә үзәгеннән башлана, аннары Сахаров һәм Фучик урамнары буйлап Имәнлек күчеп утыру станциясенә кадәр барачак. Әлегә бу эш атамалары. Аларның төгәл исемнәре тавыш бирү юлы белән хәл ителәчәк», — диде «Татарстан 24» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында... Читать дальше...
Руководитель республики призвал строго выполнять все пункты и решения, принятые на заседании комиссии по предупреждению и ликвидации ЧС, которое провел Премьер-министр РТ Алексей Песошин.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Казанда бүген Тирән күлнең яр буен һәм аның төбен чистарту буенча экология акциясе узды. «Федераль, республика программалары бар. Дәүләт белән җәмәгатьчелек экология проблемаларына зур игътибар бирә. Шуңа күрә күлләрне чистарту белән шөгыльләнгәндә, без экология һәм табигать иминлеге мәсьәләләрен хәл итәбез», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Бүген Казанның Киров районында Тирән күлнең яр буе зонасын җыештыруда дистәләрчә волонтер катнашты. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
В связи с этим Президент Татарстана призвал близких беременных женщин прививаться от коронавируса.
(Казан, 21 август, «Таатр-информ»). «Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Туймазы районында «Җырлыйк әле!» үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестиваль-конкурсы ачылышында катнашы. Бирегә шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова килде. Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия оборона министры, Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгуның картиналар һәм агачтан эшләнмәләр күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр ачылды. Экспозицияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. «Мин Сергей Шойгуның бик талантлы икәнен белә идем, ләкин әйдәп баручы осталар белән көндәшлек итәрлек дәрәҗәдә икәнен белми идем. Бүген аптырап калдым. Чыннан да, талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы. Һәм аның барлык эшләре — җанлы»... Читать дальше...
Мәскәү өлкәсенең Котельники мәчетендә җомга намазына килгән мөселманнарны тоткарлаганнар.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә тагын 53 кеше коронавирус йоктырган. Биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «13 кеше хастаханәгә салынган, 40 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 24 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 17 кешегә ковид диагнозы куелган. Түбән Камада һәм Питрәчтә икешәр, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан... Читать дальше...
Очередная встреча руководства района с местным населением прошла в микрорайоне Верхний Нурлат. Она велась под началом руководителя исполкома района Рафиса Хамзина.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия оборона министры, Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгу эшләре күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр тәкъдим ителде. Авторның 100 эше тәкъдим ителә — 83 картина һәм агачтан 17 декоратив эшләнмә. Экспонатларның бер өлеше аукционда сатылачак, ә акчасы авыру балаларга ярдәмгә китәчәк. Экспозиция «Тормыш хакына иҗат» дип атала. Ул «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә тәкъдим ителгән. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда «Кубок 5 лет ФК РНД» Идел буе федераль округының наркологик диспансерлар һәм тернәкләндерү үзәкләре командалары арасында мини-футбол турниры тәмамланды. Ярышта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры, Ульяновск өлкәсе клиник наркология хастаханәсе һәм Татарстанның тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре командалары катнашты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) өчлеге үз тамашачысын яңа мәйданчыкка — Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган эчке ишегалдына җыйды. «Безнең бу концертларыбызны оештыручы Дмитрий Ильин күп артистлар чакырып зур кичә ясарга тели. Ләкин бу бик мәшәкатьле эш, әлегә ике артист белән ясап карарга булдык. Без Эльмира һәм Илдарны бергә кушып карадык», — диде Эльмир концерт башланыр алдыннан. «Илдар белән эшләү үзе бер могҗиза. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгынга каршы иминлек мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты. «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, урыннардагы башлыклар. Янгынга каршы чаралар уздырганда бик җитди чаралар кабул итүегезне үтенәм. Бүген куркынычсызлык — иң мөһиме. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез», — диде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...
Соңгы ике елда театр баш режиссерсыз эшләде.
(Казань, 21 август, «Татар-информ»). Казанга Пермь краеның Барда районныннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде. Алар — Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы — Зиннәтулла картның оныклары. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эшлекле сәфәр кылганда башкалабызга чакырган иде. 20 августта «Таң» газетасының баш редакторы Эльмарт Уразов, Рафик Акманаев, Альфия Якупова һәм 9 яшьлек Динара Мөстәкыймова Бөтендөнья татар конгрессына килделәр һәм «Дөнья студиясе»ндә тапшыруда катнаштылар. Читать дальше...
Клиентская служба (на правах отдела) Отделения Пенсионного фонда России по Республике Татарстан в Нурлатском районе напоминает, что с 1 июля начался прием заявлений на выплаты пособий для будущих мам, вставших на учет в ранние сроки беременности, находящихся в трудной финансовой ситуации и одиноких родителей, которые воспитывают детей в возрасте от 8 до 16 лет включительно.