(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 21 августтан 18 сәгатьтән 22 августка 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез урыны белән җилнең тизлеге 23 метрга кадәр фаразлана һәм боз яварга мөмкин.