Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай өчлеге ачык һавада эксклюзив кичә ясады

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) өчлеге үз тамашачысын яңа мәйданчыкка — Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган эчке ишегалдына җыйды.

«Безнең бу концертларыбызны оештыручы Дмитрий Ильин күп артистлар чакырып зур кичә ясарга тели. Ләкин бу бик мәшәкатьле эш, әлегә ике артист белән ясап карарга булдык. Без Эльмира һәм Илдарны бергә кушып карадык», — диде Эльмир концерт башланыр алдыннан.

«Илдар белән эшләү үзе бер могҗиза. Аны барыбыз да беләбез. Ул бу җиһанга каяндыр килер төшкән кеше. Ә Эльмира яңа заман музыкасы бик ачык кеше. Бөтен идеягә курыкмыйча алына. Минем күп җырларым аңа туры килә», — диде ул.

Эльмир концерт өчен үзенең театраль музыкасын сайлаган иде. Мубай һәм Эльмира Кәлимуллина композиторның Камал һәм Минзәлә театры спектакльләре өчен язылган җырларын башкарды.

Мубайның Эльмира белән өч дуэты — кичәнең эксклюзивы булды. «Мин дуэт җырлар күнекмәгән. Гитара уйнаганда да ул тере кебек, игътибарны ала. Ә янында тере булганда бигерәк тә, янындагы җырчы — дөньядагы иң катлаулы инструмент», диде Мубай-Илдар Мөбәрәкшин.

Эльмир Низамовның иҗат кичәсе — Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган эчке ишегалдындагы өченче концерт. Биредәге ачык һавадагы кичәләр Мәдәният министрлыгы ярдәмендә булдырылган «Һава» проекты кысаларында үткәрелә.

Музейның ишегалды затлы, заманча итеп төзекләндерелгән. Сәхнә ясалган, урындыклар һәм эскәмияләр тезелгән. Оештыручылар һава торышы мөмкинлекләренә карап, музыка, кино, музыка, әдәбият, театр, лекцияләр һәм концертлар вәгъдә итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus