Шуның аркасында бу төр иткә бәя дә 30-40 процентка арткан. Бәя артуга сарыкларның баш саны кимүенең дә йогынтысы бар. Сарыкларның төп өлешен (84 процентын) кечкенә хуҗалыкларда асрыйлар, ди белгеч.
Хәзерге вакытта диверсия турындагы маддә нигезендә 30 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Әгәр диверсия нәтиҗәсендә кешеләр дә үлгән булса, гомерлеккә утыртып куярга мөмкиннәр.
Һәр яшеренү урынына бу йортта яшәүчеләр арасыннан бер җаваплы кешене билгеләячәкләр, ачкычлар шул кешедә сакланачак.
Татарстанда реставрацияләнүче тарихи мәчетләрнең бер өлешендә эшләр быел тәмамланачак. Гыйбадәтханәләрдә алып барылучы эшләр турында Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин бүген хөкүмәттә узган матбугат очрашуында сөйләде.
"Төбәкләрнең исемен атамыйм, әмма минемчә берләштерү кирәк булган төбәкләр бар, алар бер-берсен икътисади һәм социаль яктан тулыландырыр иде. Моның вакыты җитәчәк", дигән Матвиенко.
Гаепләнүчеләр арасында 122 активист, 46 журналист, 43 сәясәтче һәм 37 сәнгать эшлеклесе бар. Шулай ук хәрбиләрне, блогерларны, укытучыларны да эзәрлеклиләр.
Халыкка чара турында алдан игълан ителмәде, дога кылу эш вакытына туры килде. Өстәвенә, һиҗри календарь белән үткәрелүче чараның вакыты ел саен үзгәреп тора. Белгечләр бу махсус эшләнә дип саный.
Шул ук вакытта Татарстанның төп керемнәренең берсе — табыш салымы кимегән.
Диния нәзарәтенең низамнамәсе үзгәртелде һәм мөфтият турыдан-туры мөфти Равил Гайнетдин карамагына күчте.
2023 елда Русия сатып алган чипларның 90 проценты Кытайдан килгән диелә. Аларны ракетлар, танклар һәм очкычлар җитештерүдә кулланганнар. Банкларга каршы чикләүләрне әгәр дә Пекинны Русиягә экспортын чикләү турында дипломатик юллар белән күндерә алмасалар гына кертмәкчеләр.