(Актаныш, 31 август, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Илкүләм проектлар кысаларында Актаныш үзәк хастаханәсендә компьютер томографиясе аппараты урнаштырылды һәм бүгенге көннән тест режимында эшли башлады. Компьютер томографиясе аппаратының бәясе 23 млн сум. «Район халкы өчен, аның сәламәтлеген саклау өчен тагын бер зур гына адым ясалды. Күпләр компьютер томографиясе хезмәтеннән файдалану өчен Чаллы, Казан шәһәрләренә йөри иде. Бүген әлеге аппарат... Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ») 27 август көнне Төмән өлкәсенедәге Андреевский бистәсендә яшәүчеләр җомга намазыннан соң мәчетләренең биш еллыгын билгеләп үтте. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, гыйбадәт йортының яңа бинасы биш ел элек төзелә. Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте сайты һәм «Хикмәт» газетасы үз укучыларына әлеге күркәм вакыйга һәм шушы татар бистәсендә яшәүче кешеләр турында язып чыга. «Күпме гасырлардан бирле алар үзләренең гореф-гадәтләренә, диннәренә тугрылык саклап яши», диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Павел Климчак). «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Төркиянең Анталья шәһәренә оча торган самолеты Казан аэропортында тугыз сәгатькә тоткарланганнан соң, Татарстан транспорт прокуратурасы тикшерү эшләре башлады. Соңрак мәгълүм булганча, тоткарлык очкычның аэропортка соңарып килүе сәбәпле килеп чыккан. Нәтиҗәдә пассажирлар аэропортта тугыз сәгать ярым көтеп утырырга мәҗбүр булган. Очып китү вакыты иртәнге дүрткә планлаштырылса да, очкыч һавага көннең икенче яртысында гына күтәрелгән. Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кама Тамагы районының Красновидово бистәсе янында ашлык төялгән «УАЗ» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм өч ир-ат имгәнгән. Якынча версия буенча, «УАЗ» машинасын йөртүче ир-ат идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Авариядән соң машина шактый яньчелгән. Машинадагы ашлык төялгән капчыклар чәчелгән. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядән соң өч ир-ат имгәнә. Бу — машина йөртүчесе һәм пассажирлар. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы белән якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанның Лаеш районы Сокуры авылындагы ике йөзләп йортка торбалардан газ килә башлаячак. 31 авгут көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин һәм «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов «зәңгәр ягулык» җибәрә башлауга символик команда бирде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин быелның апрелендә... Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Татарстан бюджетыннан субсидия формасында бирелә торган грантлар өчен республика конкурсы нәтиҗәләре ел азагына кадәр билгеле булачак. «Конкурсның һәр юнәлеше буенча экспертлар билгеләнде. Барлык гаризалар да формалаштырып бетерелгәч, алар эксперт комиссиясе аша узарга тиеш. Һәр гаризаны ике эксперт карый», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Олег Пелевин. Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелештә чыгымнарны киметү эшнең сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел икәнен искәртте. Бу турыда ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада шулай ук Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев та катнашты. Биредә төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында фикер алыштылар. Татарстанның төзелеш... Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була. Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь була, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза. Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше — өч ир-ат һәм өч хатын-кызның гомере коронавирус инфекциясе аркасында өзелгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә билгеле булды», — дип әйтелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Вафат булучы ир-атлар 1939, 1941, 1950 елгы, хатын-кызлар исә 1942, 1967, 1975 елда туган булган. 31 августка тупланган мәгълүмат буенча, пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 аркасында барлыгы 682 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны куллану вакытын озынайта торган материаллар, технологияләр җитештерергә кирәк дип саный. «Казан. Экспо»да Татарстан нефть-газ-химиясе форумы кысаларында узган «Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны арттыру» дип аталган түгәрәк өстәлдә Рөстәм Миңнеханов шундый фикерен әйтте. «Без юллар өчен бик күп акча сарыф итәбез. Республика бюджетыннан гына да елына 40 миллиард сум акча бүлеп бирәбез. Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мөселманнар да, башка Россия кешеләре белән беррәттән, армиядә хезмәт итәргә тиеш дип саный. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Сишәмбе көнне узган матбугат очрашуында аңа журналист сорау бирә. «Ислам динен тотучылар хәрби бурычларын үтәргә тиешме?» — ди ул. «Тиеш. Безнең студентларны армиягә алалар. Моны проблема дип әйтеп булмый, кемдер теләп китә, кемдер артык теләмичә генә. Ничек кенә булмасын, мөселманнар армиядә хезмәт итә»... Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар яшьләре форумының укыту программасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар яшьләренә смартфон ярдәмендә нәтиҗәле булырга өйрәттеләр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы 28 августта Россиянең 25 төбәгеннән һәм 5 илдән килгән татар яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен Казанда җыеп, алар өчен белем бирү чаралары оештырды. Укуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты. Укыту программасының «Смартфон-ярдәмче: эффектив булыр... Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан синтетик каучук заводы уникаль, аны сакларга кирәк, дип белдерде. Казанның синтетик каучук заводы декабрьдә бурычларын реструктуризацияләүне төгәлләргә планлаштыра. Бу хакта Татарстанда уза торган нефть-газ-химия форумы барышында республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллануга багышланган түгәрәк өстәлдә әлеге заводының сату буенча директоры Александр Афонин әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова фикеренчә, укучының гади, киң җәмәгатьчелеккә танылмаган авторларның әсәрләренә өстенлек бирүе бүгенге вазгыятькә бәйле. «Кешенең бүгенге көндә үзе кебек гади, халыктан чыккан шагыйрьләргә игътибар бирүе социаль вазгыятькә бәйле. Профессиональ союзларда тормаган язучылар үзләре кичергән хәлләрне яза. Эчтәлеге гади булган әсәрләрне уку якынрактыр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, профессиональ шагыйрь язган әсәрләрне кайчакта аңлау кыенрак. Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгълүмати технологияләр юнәлешендә белем бирә торган югары уку йортлары студентлары өчен «Регионнарда цифрлаштыру. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән темага лекция укыды. Әлеге лекция Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Лекциядә республика башлыгы республикада гамәлгә куела торган проектлар хакында сөйләде. «IT-өлкәдә Татарстанны лидер регион дип әйтергә була. Читать дальше...
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Нурлан Ногаевны Казахстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады, ул 30 августта билгеләп үтелде. «Татарстанда кичә шулай ук бәйрәм — Республика көне булды. Тугандаш Казахстанга киләчәктә уңышлы үсеш... Читать дальше...
Кайбер төбәкләрдә аларны сайлауларга журналистлар буларак аккредитацияләргә телиләр.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2-6 сентябрьдә Америка Кушма Штатларында яшәүче милләттәшләребез Пенсильвания штатындагы принц Галлицин паркында кемпингка җыела. «Бу — быелга соңгы кемпинг. Алтмышка якын кеше килер дип уйлыйм. Анда күл дә, футбол, волейбол мәйданчыклары да — бөтен уңайлыклар бар. Милләттәшләр, туганнар, дусларның барысын да көтәбез», — диде Америкада яшәүче татар активисты Ильмир Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, быел мондый очрашулар булган инде. Читать дальше...
Онлайн-прием Людмилы Рыбаковой состоится 7 сентября.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Чистай урамындагы йортларның берсендә биш яшьлек кыз өстенә шкаф ауган. Баланы хастаханәгә озатканнар. Авыр җиһаз бала өстенә төшеп, бүлмәгә керә торган ишекне каплаган. Баланың әнисе шул бүлмәдә булган. Әни кеше 112 номеры буенча ашыгыч хезмәткә шалтыратып, ярдәм сораган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Вакыйга... Читать дальше...
Очкыч хезмәткәрләре аена 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр хезмәт хакы алачак. Ноябрь аена пилотларның да хезмәт хакын арттырырга җыеналар.
Форум посвящен Году науки и технологий в России.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Ковидтан соң алты айга кадәр кеше гомере өчен куркыныч халәт саклана. Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ковид белән авырганнан соң алдагы алты айда үлем куркынычының кисәк артуын әйтте, дип яза ТАСС. Мурашко белдерүенчә, тромблар барлыкка килүгә, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зарарлануга бәйле төрле өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Ковид кичерүче пациентларның җентекле диспансеризация узуы мөһим, дип саный ул. Иминиятләштерү... Читать дальше...
Прокурор аңа җиде ел колония сораган иде.
На центральной площади города развернулись творческие и спортивные мероприятия. Со сцены сквера «Театральный» руководство района поздравило жителей Нурлата с праздником. В исполнении художественной самодеятельности района звучали мелодии дружбы на языках народностей, проживающих в районе. Специально приглашённый гость - казанская фольк-группа «Закария».