(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Бөтендөнья татар конгрессында газетага 2021 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында «Татарлар» газетасына языл да, телевизор от» дигән акция узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхиева катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, акцияне уздырырга Казан шәһәренең 399нчы балалар бакчасы кызчыгы Камилә Гарипова ярдәм итте. «Татарлар» газетасына языл да, телевизор от» дигән акциянең җиңүчеләре ачыкланды. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясенә әзерлек кысаларында эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Алар «Актаныш технологик техникумы»... Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 7 ноябрьдә Башкортстанның халык язучысы, шагыйрь, драматург Нәҗип Асанбаевның (Николай Васильевич Асанбаевның) тууына 100 ел тула. Шул уңайдан Туймазы татар дәүләт драма театры «Чишмә» спектаклен әзерли. Туймазы театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Наҗип Асанбаев Башкортстанда һәм Россиядә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә башкорт театр сәнгатенең абруен күтәргән күренекле драматург. Ул язган әсәрләр башкорт әдәбияты һәм театрының алтын фондына кертелгән, диелә хәбәрдә.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). «Кайтам» бөтенроссия проекты Татарстанда үз тормышын авыл җирлеге белән бәйләргә теләүчеләр өчен күчмә чара оештыра. Чарага бөтен Россиядән авыл хуҗалыгы буенча югары һәм урта махсус уку йортларының чыгарылыш курсларында укучы студентлар чакырыла. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашу өчен 5 сентябрьгә кадәр сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Чара Лаеш районында «Йолдызлы» белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә... Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаныннан United Jewel Limited компаниясе Татарстан территориясендә ябык типтагы терлекчелек комплекслары төзергә ниятли. Проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров компания вәкилләре белән видеоэлемтә аша сөйләште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, онлайн-очрашу вакытында Марат Җәббаров тәкъдим ителгән проект белән кызыксынуын белдерде. «Территорияне сайлавыгызны хуплыйбыз. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты фортепианода уйнарга hәм җырларга өйрәнү өчен китаплар чыгарган. Бу турыда нәшриятның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә. Китапларга видеокүзәтү ясаганнар. Анда Роберт Миңнуллинның «Күңелле», Илһам Байтирәкнең «Фортепиано өчен балалар пьесалары», Риф Гатауллинның «Балачакның җырлы мизгелләре», Гөлнара Беляеваның «Җырчы буласым килә» китаплары тәкъдим ителә.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россельхозбанктан «Свое Родное» (Үземнеке) кушымтасы аша татарстанлылар сатып ала торган продуктлар арасында кош ите һәм ярымфабрикатлар иң популяр продуктлар булды. Иң күп сатып алына торган продуктларның икенчесе — сыр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте. Яшел Үзән, Лаеш, Алексеевск, Буа һәм Түбән Кама районнары фермерларының продукциясе сатып алучылар арасында аеруча популяр. «Свое Родное» (Үземнеке) мәйданчыгында күп төрле продуктлар тәкъдим ителә. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Камал театрының октябрь һәм ноябрь айларына репертуары игълан ителде һәм билетлар сатуга чыкты Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, репертуар белән « Афиша һәм билетлар » бүлегендә танышып була. Исемлектә «Сөясеңме, сөймисеңме», «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Дәрсе гыйбрәттер театр» (театр сәяхәте) һәм башкалар спектакльләр, «Яңа» театр оркестры концерты, «Сәфәр» премьерасы бар. Билетларны кассада алырга мөмкин.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Август аенда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр бер көнгә күбрәк ял итәчәк. «Татарстанның бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында» ТР Законы нигезендә 30 август — Республика көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Быел бу көн дүшәмбегә туры килә. Шулай итеп, 2021 елда 28, 29 һәм 30 август ял көннәре булачак», диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәрендә.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 12 августта 16.00 сәгатьтә Горький һәм Шаляпин музеенда «Сады земные» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләргә Татарстан халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаменты ясалган кырыктан артык картинасы тәкъдим ителәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашачылар рәссамның иҗаты белән беренче тапкыр 1980 елда танышты. Шуннан бирле аның 600 картинасы Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим ителде. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган. Узган тәүлектә 1939 елда туган ир-ат һәм 1938 елда туган хатын-кыз Covid-19 корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 642 кеше үлгән.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан урман фондында авиация патруле уздырыла. Моның белән беррәттән, республикада янгын куркынычы шартларында җир өстендә һәм космостан мониторинг дәвам итә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә патрульлек нәтиҗәләре буенча, янгын чыккан урыннар очрамаган. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган очракта, гражданнарга 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 20 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңгә кадәр административ штраф каралган. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Үзбәкстанда ковидтан вакцинацияләнгән кешеләргә кабат күмәк җомга намазына йөрергә рөхсәт ителә. Бу турында «Интерфакс» хәбәр итә. «13 августтан мәчетнең барлык хезмәткәрләренә һәм персоналына (сәламәтлеге буенча чикләүләр булган хезмәткәрләрдән тыш) вакцинация турында сертификаты булган очракта җомга намазын уздыру рөхсәт ителә», диелгән Үзбәкстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Дини чаралар карантин чикләүләре шартларында узачак. Мәчеткә йөрүчеләр битлек кияргә һәм социаль дистанция сакларга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Башкортстанда урман янгыннары мәйданы 4 мең гектардан да артты, торак пунктларга куркыныч янамый. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «4108,7 гектар мәйданда 24 урман янгыны дәвам итә. Шулардан 3571,7 гектар мәйданда 20 урман янгыны локализацияләнгән. 9,25 гектар мәйданда 2 янгын сүндерелгән», диелгән ведомство хәбәрендә. Билгеләп үтелгәнчә, сүндерү дәвам итә, авиаразведка үткәрелә. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Алинә Фәйхрахманова). Frendex финанс оешмасының зыян күргән кертемчеләре хокук саклау органнарына гариза яза башлады. «Finiko буенча Татарстаннан 500 дән артык, Россия буенча берничә мең гариза бар. Frendex буенча 5 гариза бирелгән, әмма без аларның саны артуын фаразлыйбыз», — диде Татарстан Иҗтимагый палатасында финанс базарында алдау темасына «кайнар элемтә» вакытында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Руслан Дәүләтьяров. Читать дальше...
Ко Дню города и Дню Республики оргкомитет определит победителей в 7-ми конкурсных номинациях на лучшее озеленение среди домовладений, предприятий и организаций района и города.
Возвращение молодёжи после обучения в ВУЗах обратнов Нурлат – главные условия развития муниципального района. В городе имеются перспектива для творческой самореализации, созданы условия для трудоустройства и занятости молодой нурлатской смены, решаются вопросы с жильём.
Вопрос безопасности детей обсуждали учителя физической культуры и основ безопасности жизнедеятельности, а также педагоги-предметники.
Исполком района, автоинспекторы Нурлата и местные журналисты решили бороться с пьяными водителями по-новому. Как повысить ответственность на дорогах всех участников дорожного движения? И в чем смысл очередных мер административного воздействия на автонарушителей?
Обладатели важной и нужной профессии стояли у истоков таких крупнейших в свое время строительных организаций, как СМУ-53, ПМК-547 и другие. И дали начало многим микрорайонам города, возведя многоэтажные дома, производственные объекты, здания культурно-социальной сферы.
Әлеге тәкъдимне Русия православ чиркәве вәкилләре яңгыратты.
Мобильная приемная Олега Морозова работала на открытой площадке в микрорайоне сахароваров г.Нурлат.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Токиодагы Олимпиадада үзләрен күрсәткән спортчыларны орденнар һәм медальләр белән бүләкләү турындагы боерыкка имза куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. РИА Новости хәбәр иткәнчә, спортчылар «илебез спорты үсешенә зур өлеш керткән, Токио шәһәрендә (Япония) 2020 елгы ХXXII Олимпиада уеннарында күрсәтелгән югары спорт казанышлары, ихтыяр көче, ныклык һәм максатка омтылганлык өчен» бүләкләнде. Аерым алганда... Читать дальше...
Виктория Куприянова - SMM-специалист «Нурлат-информа» - находится в рабочей командировке в Москве.
Илдар Шәймәрданов ике ел элек гаиләсе белән Казаннан күчеп кайткан булган.