(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Үзбәкстанда ковидтан вакцинацияләнгән кешеләргә кабат күмәк җомга намазына йөрергә рөхсәт ителә. Бу турында «Интерфакс» хәбәр итә. «13 августтан мәчетнең барлык хезмәткәрләренә һәм персоналына (сәламәтлеге буенча чикләүләр булган хезмәткәрләрдән тыш) вакцинация турында сертификаты булган очракта җомга намазын уздыру рөхсәт ителә», диелгән Үзбәкстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Дини чаралар карантин чикләүләре шартларында узачак. Мәчеткә йөрүчеләр битлек кияргә һәм социаль дистанция сакларга тиеш. «Бу тәртип мөселман дини оешмаларына гына түгел, республикада гамәлдә булган башка дини конфессияләргә дә кагыла», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.