“Сөләйманов Ә.И.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында кызларның кыр кораблары руле артында ир-егетләр белән беррәттән көне буена хезмәт куюларына күнеккәннәр инде.
Гөлнәзирә Исхаковага 63 яшь, лаеклы ялда. Буш вакыты җитәрлек булса да, аннан дөрес файдаланырга тырыша. Мисалга, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә вакытын чиратларга сарыф итми.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале 17-19 августта Алабуга КФУ институты базасында узачак. Форум катнаш форматта узачак, шул исәптән форумга 400дән артык укытучы киләчәк, шуларның 300е Татарстан вәкилләре. Дистанцион форматта Россия төбәкләренең мәгариф өлкәсе вәкилләре 800-1000 катнашу планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Чара мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алданнан оештырыла... Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе 1938 елда нәшер ителгән «Кызыл десант» китабын цифрлаштыру турында хәбәр итте. Электрон китапханә совет язучысы Дмитрий Фурмановның «Qzьl desant» («Красный десант») татар телендә чыккан китабы белән тулыландырды, дип хәбәр итте китапханә. Афзал Шамов тәрҗемә иткән бу китап латин графикасында 1938 елда чыккан. Биредә 1920 елның көзендәге вакыйгалар, Кырымнан Кубаньга Врангель гаскәрләре керү турында сүз бара. Электрон китапханә порталында... Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Казанда 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы 1нче номерлы бала тудыру йорты 20 августтан башлап планлы дезинфекциягә ябылачак, дип яза Казан мэриясе. Учреждение 20 сентябрьдә эшли башлаячак. Авырлы хатын-кызларны башка бала тудыру йортларында алдан әзерләнгән маршрутизаия буенча кабул итәчәкләр, дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 11 августта 2021 елның беренче яртыеллыгына «Татарлар» газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Лоторея уены 14:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессының Instagram аккаунтында туры эфирда узачак. «Татарлар» газетасына язылучылар кыйммәтле призларга ия булачак. Төп бүләк — телевизор. Бөтендөнья татар конгрессы бергәләп җиңүчеләр белән танышырга чакыра.
(Бөгелмә, 11 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Вязовка авыл җирлегендә «Бөгелмә районының этнокультура маршруты» проекты кысаларында Самавыр бәйрәме булды. Бәйрәмне Вязовка мәдәният йорты янындагы территориядә билгеләп үттеләр. Самавыр көне кебек гаҗәеп һәм онытылмас чара узды. Яңа Александровка мәдәният йортының «Раздолье» вокаль коллективы барлык кунакларны үзләренең җырлары һәм әйлән-бәйләне белән шатландырды, балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә күңелле уеннар оештырылды. «Үзәкләштерелгән... Читать дальше...
(Әлмәт, 11 август,"Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәр паркында «Covid-19 вакцинациясе» лотереясы үткәрелде. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1 велотренажер, 5 скандинав таякчыклары җыелмасы һәм 2 велосипед уйнатылды. Июль аенда вакцинацияләүнең ике этабын узган 2219 пенсионер бүләк алды. Призлар уйнату ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлмәттә барлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк 20 меңгә якын кеше, ә барлыгы 60 меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан. Ветераннар советында күчмә бригада атнага ике тапкыр кизү тора. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Тубыл балалары Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган «Гөлстан» профильле тел сменасында булып кайтты. 23 июльдән 5 августка кадәрле Тубыл шәһәреннән файдалы һәм күңелле ял иткән 9 укучы онытылмаслык хатирәләре, фикерләре белән уртаклашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең «Йолдызлар» вокал ансамблендә җырлаганга күрә, без ял лагеры ачылу һәм ябылу тантанасында җырладык, үзебезнең осталыкларыбызны күрсәттек. Читать дальше...
10 август Уфада Бөтенрусия Башкорт ата-аналары форумы узарга тиеш иде. Башкортстандагы янгыннар көчәю сәбәпле, аны кичектерергә карар иткәннәр, форум түгәрәк өстәл форматында узды.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Мамадыш районы Ямаш авылында мәчетнең 25 еллыгын бәйрәм иттеләр. 1997 елда яңа мәчет ачылгач, беренче имам Әмир хәзрәт 8 ел имамлык итә. Хәзер Ямаш авылы мәчетендә Газинур Хаҗиев 16 ел имам булып хезмәт итә, авыл халкына, балаларга дини гыйлем бирә. Бәйрәм дә аның авыл имамы инициативасы белән оештырылды. Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче авылдашлар да кайтканнар. Бу бәйрәмгә кайтучылар берсе дә буш кул белән килмәгән, күчтәнәч һәм бүләкләре бәйрәмне тагын ямьләндерде. Читать дальше...