(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Казанда 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы 1нче номерлы бала тудыру йорты 20 августтан башлап планлы дезинфекциягә ябылачак, дип яза Казан мэриясе.
Учреждение 20 сентябрьдә эшли башлаячак. Авырлы хатын-кызларны башка бала тудыру йортларында алдан әзерләнгән маршрутизаия буенча кабул итәчәкләр, дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.