(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 11 августта 2021 елның беренче яртыеллыгына «Татарлар» газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Лоторея уены 14:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессының Instagram аккаунтында туры эфирда узачак. «Татарлар» газетасына язылучылар кыйммәтле призларга ия булачак. Төп бүләк — телевизор. Бөтендөнья татар конгрессы бергәләп җиңүчеләр белән танышырга чакыра.