(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин хуҗасыз хайваннар приютларында булып, аларның җитәкчеләре белән аралашты. Түбән Кама районының Олы Афанас авылында урнашкан «Дорога домой» приютында йөздән артык эт асрала. Алар барысы да шәһәр урамнарыннан китерелгән. Приют җитәкчесе Алмаз Мөхәммәдиев сүзләренчә, приютта хайваннар волонтерлар һәм шәһәрлеләрдән күрсәтелгән ярдәм хисабына асрала, әмма акча җитми. Азыктан тыш, коммуналь хезмәтләр һәм аренда өчен түләргә... Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда Болотников һәм Лазарев урамнары киселешендә мотоциклчы һәм «Лада Ларгус» машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде. «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясе хәбәр итүенчә, авария урынына килгән медиклар зыян күргән мотоциклчыны аңсыз килеш хастаханәгә алып киткән.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура 13тән 18 градуска кадәр, көндез 29 градуска кадәр җылыначак.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче этабы узды, анда Татарстаннан 12 делегат катнашты. Көн тәртибендәге төп тема партиянең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга халык программасын кабул итү булды. Чарага партиянең генераль, югары советлары әгъзалары да чакырылган иде, анда төбәк партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Россия Президенты Владимир Путин партия программасына гражданнарның тәкъдимнәре кертелгән булуын ассызыклады. Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Россия гражданнарын коронавирустан прививка ясатырга кирәк дип ышандырганда, хөрмәт һәм үҗәтлек булырга тиеш. Үҗәт һәм ихтирамлы булу — ассызыклап әйтәм — кешеләргә ихтирам белән аның кирәклегенә ышандырырга. Аның үз гомереңне саклап калу, исәнлек, якыннарны саклау өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатырга кирәк», — дип әйтте ил җитәкчесе. Президент сүзләренчә, вакциналарның дөрестән дә ярдәм итүен һәм коронавирус инфекциясен... Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы теркәлгән. 1942, 1957 и 1962нче елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 инфекциясе корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Республикада пандемия башланганнан бирле Covid-19 инфекциясеннән 672 кеше үлгән.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык мәктәпләрнең заманча таләпләргә туры килергә тиеш булуын әйтте. «Безнең барлык коллегаларыбызның теләге — сыйфатлы спорт мәйданчыклары, төзекләндерелгән мәктәп ишегалды һәм янәшәдәге территория. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә кирәк. Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш», — диде ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы... Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык хәрби хезмәткәрләренә 15 мең сум түләргә йөкләде. Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче өлешендә катнаша, анда сайлау алды программасының йомгаклау вариантын расланырга тиеш. «Бу түләүне, погондагы йолдызлар санына карамыйча, барысы да бер үк күләмдә алсын», — диде Владимир Путин. Ул шулай ук әлеге түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте. Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Марий Элда янгын сүндерүгә җәлеп ителгән башка хезмәтләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә актив янган урманнарның мәйданы 27 гектарга кадәр кимегән, торак пунктларга куркыныч янамый. «Меңләгән кеше һәм 175 берәмлек техникадан торган көчләр Шап һәм Сосновый Бор бистәләре, Студенка авылы һәм Мартын, Чуркан, Чернушка күлләре янындагы мәйданнарны саклауга юнәлтелде», — дип хәбәр итә министрлык. Россия гадәттән тыш хәлләр... Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Быел Чаллыда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 183 укучы имтиханнарны бирә алмады һәм аттестатсыз калды Сентябрьдә имтиханнарны яңадан тапшырып булачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Шәһәрнең тугыз мәгариф учреждениесе: 2, 26, 36, 57, 61, 76, 77, 78, 79 номерлы мәктәпләр дүрт баллдан башланган урта билгене алаган. 9нчы сыйныфны тәмамлаган 249 укучы кызыл аттестат алган. Элегрәк Чаллының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, көллиятне тәмамлаучыларның... Читать дальше...
Сегодня вечером на улице Ленинградская водитель автомобиля, нарушив правила дорожного движения, а именно не уступив дорогу велосипедисту на пешеходном переходе, совершил наезд на него.
Слова поздравления и признательности в адрес ветерана выразили глава Нурлатского района Алмаз Ахметшин и министр экологии и природных ресурсов РТ Александр Шадриков.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 4 сентябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак» китабын тәкъдим итү кичәсе була. Китап татар телендә басылды. «Нахак» җыентыгы «„Казан утлары“ китапханәсе» сериясендә алтынчы китап булды. Pocketbook форматындагы китаплар сериясе «Казан утлары» журналы тарафыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән нәшер ителә. «Урам балалары» повесте һәм «Нахак» хикәясе геройлары — катлаулы язмышлы, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшүсмерләр. Читать дальше...
2021 елның 24 августына хатны 196 математик һәм өч математика җәмгыяте имзалаган.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионат финалында Татарстан җыелма командасы 23 яңа компетенциядә чыгыш ясаячак. «Ел саен яңа белгечлекләр һәм компетенцияләр барлыкка килә. Алар алдынгылары үзгәрү нәтиҗәсендә була. Мәсәлән „Цифрлы модельер“ компетенциясе „Мода технологиясе“ннән килеп чыккан. Республика командасы 23 компетенциядә беренче тапкыр чыгыш ясаячак „Интернет-маркетинг“, „Рекрутинг“, „Цифрлы игенчелек“ — бөтенләй яңа юнәлеш», — дип... Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген «Халык Республикасы» дип аталган зур онлайн-проект башлана, татарстанлылар республиканың ун символын сайлаячак. «Республикада 43 район һәм ике шәһәр округы (Казан һәм Чаллы), аларның һәркайсында символлары бар — җирле халык алар белән горурлана. Ул күптөрлелектән ничек бер символны гына сайлап алырга?», — ди оештыручылар. Август һәм сентябрь айларында социаль челтәрләрдә «Халык Республикасы» бәйгесе узачак, ул өч этаптан тора. Беренче этапта республикадагы барлык муниципаль берәмлекләр катнаша... Читать дальше...
Республикада коронавирус йоктырган авырулар өчен исәпләнгән ятаклар 95 процентка тулы. Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров вакцина ясату темпларын тагын да арттырырга кирәклеген белдерде
Фәкыйрьлекнең иң югары күрсәткече Тывада, Ингушетиядә, Кабарда-Балкар һәм Алтай республикаларында
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россиядә сентябрь аенда «КовиВак» вакцинасына клиник сынаулар башланырга мөмкин. Вакцина 60 яшьтән олырак кешеләрдә сыналачак. Чумаков исемендәге үзәкнең генераль директоры Айдар Ишмөхәммәтов сүзләренчә, тикшерүгә рөхсәт алынмаган әле. Алар рөхсәт ике атна дәвамында булыр дип ышана. «Документларны бирү процессы берничә этаптан торачак. Аннан соң аутоиммун, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы һәм онкология авыруларын тикшерә башлыйбыз. Киләсе ике айга шундый программа. Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 30 августта Шәһәр һәм республика көнендә Кремль урамындагы 3 йорт янында ачык һавада «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак. Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара «Саумы, Казан!» Татарстан башкаласы турында хикәяләр бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасыннан башлана. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан мэриясе тарафыннан эшләнгән әлеге проект бу елның язында башланды. Читать дальше...
Балтач районында узган укытучылар киңәшмәсендә Бөтендөнья башкортлар корылтае идарәсе җитәкчесе Рөстәм Баянов чыгыш ясап, башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" үстерү турында да фикерләр белдерде.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яңа уку елында Мәскәү укытучылары өчен мәктәптә битлек кию мәҗбүри булмаска мөмкин. Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, шәһәрдә эпидемиологик вазгыять яхшыра. Шулай ук ул укытучыларга оператив вакцинация өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, педагогларның 80 проценты прививка ясаткан. Бу аларга куркыныч янамый һәм маскасыз эшләргә мөмкин дигән сүз. Мәскәү мэры бу мәсьәлә буенча карар кабул итүне мәктәпләрнең үзләренә йөкли. «Битлек кию педагогның индивидуаль карары булырга тиеш»... Читать дальше...
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабуга районында 16 яшьлек кыз һәм 17 яшьлек егетне эзләү дәвам итә. Яшүсмерләр 22 август көнне моторлы көймәгә утырып Камага киткән һәм югалган. Әлегә үсмерләр дә, көймә дә табылмаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эзләүдә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, кинолог, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнаша. Барысы 70 кеше, 18 көймә, квадроцикл һәм коткару машинасы җәлеп ителгән.
Закрытие их смены завершилось награждением юных победителей конкурса «Безопасное колесо».
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университетының чит ил студентларына коронавирустан Россия вакциналарын ясатырга тәкъдим итәчәкләр. «Вакцинация Россия һәм чит ил гражданнары өчен оештырылачак. Без Россиядән килгән барлык студентларга вакцинация узарга тәкъдим итәчәкбез. Университет шундый карарга килде: чит илдән килгән студентларга „Спутник Лайт“ вакцинасын ясатырга тәкъдим итәбез. Студентлар өчен ул бушлай булачак», — дип сөйләде туры элемтә барышында КФУның... Читать дальше...