(Әлки, 7 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районы Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан иске агач бина байтактан инде тузып яраксыз хәлгә килгән иде. Аннан соң ике дистә ел җирле хакимият органы «Мелиорация» ПМК предприятиесенең ике катлы бинасында бүлмәләр арендалап торды. Быел республика программасы нигезендә җирлек башкарма комитетының яңа бинасы сафка басачак. Ул бик уңайлы урында — «Алексеевск-Югары Колок» трассасы янында, авыл мәдәният йортыннан ерак түгел урнашкан. Читать дальше...
(Апас, 7 август, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). 7 август — физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Апасның яр буенда физкультурачылар һәм спорт белән дус булган райондашлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Бәйрәмдә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, тренерлар, өлкәннәр бүләкләнде. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына әзерлек, аны уздыру эшләренә өлеш керткән хезмәткәрләр дә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның Рәхмәт хатына лаек булды. Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Поколение NEXT» Бөтенроссия фестивалендә лауреат исеменә лаек булды. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар конкурста Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган «Серле тартма» могҗизалы тамашасын тәкъдим иткән. Инсценировка авторы һәм режиссеры — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов... Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. 64 меңнән артык күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, шуларның 40,5 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. 2021 елның 1 һәм... Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Дөньяның иң төньягындагы опера театры — Саха (Якутия) Республикасының Д. К.Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры «Зур гастрольләр» федераль программасы кысаларында беренче тапкыр Казанга килә. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Спектакльләр 2021 елның 1-2 сентябрендә Муса Җәлил театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Казан тамашачысы өчен театр үткән 50 еллык юбилей сезонындагы ике премьераны алып килә. 1 сентябрь ... Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 августта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, дип искәртә синоптиклар. Төнлә һава температурасы +13.. +18 градус тәшкил итсә, көндез температура +27.. +32 градуска кадәр күтәреләчәк. Төбәкнең көнчыгышында көнбатышка караганда бераз салкынчарак булачак. Читать дальше...
Орхан Джемаль 2018 елда Үзәк Африка республикасында үтерелгән иде.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 7 августта 19.00 сәгатьтә «Җырлыйк әле, матурым!» дигән онлайн-шоуның туры эфирында өч дәгъвачы Казанда татар җырчысы Римма Никитинаның күңелен яулап алу өчен көрәшәчәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, дәгъвачыларның бары тик берсенә генә җырчы белән күрешү, шулай ук аның белән дуэт башкару бәхете елмаячак. «Җырлыйк әле, матурым!» — татарча онлайн-шоу, анда танылган буйдак җырчы егет яки кияүгә чыкмаган җырчы кыз, бары тик катнашучының тавышын һәм җырлавын гына ишетеп, Татарстан районыннан насыйп ярын сайлый. Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында алданган өлешчеләр проблемасы ел ахырына кадәр хәл ителәчәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Республикада алданган яңа өлешчеләр барлыкка килә башлавы турындагы шелтәгә җавап биреп, министр болай дип искәртте: «Вәгъдә иткәнебезчә, алданган өлешчеләргә бәйле барлык мәсьәләләрне дә ел ахырына кадәр хәл итәчәкбез». Айзатуллин... Читать дальше...
В крестьянско-фермерском хозяйстве «Сулейманов А.И.» уже привыкли, что за штурвалом степного корабля наряду с мужчинами весь день трудятся и девушки.
Уважаемые строители, ветераны отрасли! Поздравляю вас с профессиональным праздником – Днем строителя!
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Эш атнасын берничек тә озайтырга ярамый, кешеләрнең ялга вакыты калырга тиеш, пандемия мәшгульлек форматларын киңәйтте. Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов шулай дип саный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Элегрәк Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Николай Арефьев, илдәге икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә, дүрт көнлек эш атнасына күчү хакында түгел, ә эш атнасын озайту турында уйларга кирәк дигән фикерен әйткән иде. Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Быелның июлендә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе июнь ае белән чагыштырганда бер ярым тапкыр арткан. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять киеренке булып кала. Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә «Казан-2» тимер юл вокзалы платформасында үсмер мәете ята дигән мәгълүмат чыкты. Шул сәбәпле, вокзалны полицейскийлар һәм вокзал хезмәткәрләре әйләндереп алган. Россия Тикшерү комитетының транспортта Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән мәгълүмати бәйләнеш буенча өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, 15 яшьлек үсмер Анапа - Новокузнецк пассажир поездында барганда... Читать дальше...
На одну условную голову заготовлено порядка 15 центнеров кормовых единиц.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә РФ Юстиция министрлыгының Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе буенча идарәсе «Мусаадат (Ярдәм)» хәйрия фонды» коммерцияле булмаган оешмасын теркәү турында таныклык бирде. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Устав нигезендә, фонд мохтаҗларның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү, мәдәни, интеллектуаль, рухи-әхлакый һәм агарту проектларын гамәлгә ашыруда... Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан Татарстанда 1 миллион 596 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган елгы дәрәҗәгә карата 103 проценттан артыграк дигән сүз. 2 миллион 670 мең квадрат метр торак төзүне күздә тоткан еллык план 60 процентка үтәлгән. Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде... Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәү өлкәсенең Дмитров округында булды, анда ел саен була торган Potato Russia 2021 Бәрәңге кыры көне уза. Министр белән бергә аның урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, шулай ук бәрәңге һәм яшелчә үстерү буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре йөрде... Читать дальше...
Депутат Государственной Думы России по Нижнекамскому избирательному округу №28 Олег Морозов сегодня посетил Нурлат.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррәм ае һәм Һиҗри буенча яңа 1443 ел җитүе уңаеннан мөрәҗәгать итте. Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте. «Аллаһ Раббыбызга мактауларыбыз булсын! Иртәгә, 8 августта, кояш баю белән мөбарәк, бөек һәм изге мөхәррәм ае керә, димәк, Һиҗри исәп буенча яңа 1443нче ел башлана. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге мөһим дата белән ихлас күңелдән тәбриклим! Мөселман календаре безнең эраның 622 елыннан... Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «14 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 31, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында өч очрак теркәлгән. Республиканың барлыгы 11 муниципалитетында коронавирус очраклары ачыкланган. Читать дальше...
Рәсми саннар күрсәткәнчә, иң күп очрак Татарстанга туры килә.
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 8 августа 2021 года
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Мөселманнар Берләшкән Милләтләр Оешмасын 15 октябрьне Халыкара фәтва көне дип игълан итәргә чакырды. Тиешле резолюция Каһирәдә узган «Цифрлы чорда фәтва чыгару институтлары» халыкара конференциясендә кабул ителгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары Илдар Галәветдиновка сылтама белән хәбәр итә. «Каһирәдә узган „Цифрлы чорда фәтва чыгару институтлары“ конференциясендә БМОны 15 октябрьне Халыкара фәтва... Читать дальше...
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әбҗәлилов урамындагы 1нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 11.11 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Урында дүрт катлы йортның икенче катында урнашкан фатирда әйберләр һәм йорт җиһазы януы ачыкланган. Төтен белән тулган фатирдан тәрәзә аша ике кешене баскыч ярдәмендә аска төшергәннәр. Тагын дүрт кешене... Читать дальше...