(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың 92нче «Ладушки» балалар бакчасы җитәкчесе Ландыш Софина үз учреждениеләре турында сөйләде. Хәзер биредә квалификация күтәрү буенча республика курслары мәйданчыгы һәм педагогия көллияте студентлары өчен практика үтү базасы барлыкка килгән. Җитәкче фикеренчә, заманча уңышлы балалар бакчасының төп эше — матди-техник шартлардан тыш, кадрлар потенциалына ярдәм итү һәм аны үстерү, учреждениенең өстенлекле юнәлешләрен сайлау, бу юнәлешләрдә заманча педагогик технологияләрне эзләү һәм тормышка ашыру ул.
Бәйгене оештыру Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм яңгыр явуы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә 11-16, көнбатыш районнарда 21 градус җылы булачак. Көндез исә кабат эссе һава торышы көтелә — температура 27-32 градуска кадәр күтәреләчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның иҗтимагый оешмалары телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән грант ала алачак. Аның күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк. Тиешле карарны бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. «Грантны бирү максаты — Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру», — диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган документта. Грант «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау... Читать дальше...
Хурматова Флера Хурматовна(биография)(Флёра Хөрмәтова)-баянист,заслуженный артист Республики Татарстан, лауреат Республиканского конкурса гармонистов им. Ф. Туишева,заслуженный работник культуры Татарстана родилась 1 июня 1942 года в селе Мукшур Агрызского района ТАССР. После окончания школы,закончила Лениногорский музыкально-художественный педагогический колледж,затем Казанский Государственный Университет культуры и… Далее
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Россиядә паспортта яшәү урыны буенча теркәлү турында штампларны мәҗбүри куюдан баш тартырга ниятлиләр, дип белдерде Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе башлыгы Валентина Казакова. Интерфакс хәбәр иткәнчә, бу яңалык балигъ булмаган балаларга 2022 елда ук кагылачак. «Социаль әһәмияткә ия дәүләт хезмәтләрен алга таба цифрлы трансформацияләү федераль реестрларда тиешле мәгълүматларны яңадан тикшерү файдасына әлеге штамплардан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Алабуганың экс-башлыгы вафатына бәйле кайгы уртаклаша. 8 августта Алабуга районының һәм Алабуга шәһәренең элекке башлыгы Герман Мелкумянц вафат булган. Аңа 89 яшь иде. «Герман Мелкумянцның күпъеллык уңышлы эшчәнлеге һәм хезмәте югары дәүләт бүләкләре белән бәяләнде, алар арасында ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, „Хезмәт ветераны“, "В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан фидакяр хезмәт өчен“ медальләре, „РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бар. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан вафат булуның өч очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле, республикада яшәүче 640 кеше инфекциядән вафат булган. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1959 елгы ир-ат, 1943 һәм 1977 елгы ике хатын-кыз ковидтан вафат булган. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 49 очрагы теркәлгән иде.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда Татарстанның бер районы сурәтләнгән видео чыгарды. Республика Президенты язылучыларына бу роликның кайсы районга багышланганын белергә тәкъдим иткән. «Кайсы район бу, кем таныды?» — дип язган ул видео астына. Үз вариантыңны әлеге пост астында язып калдырырга була.
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 8-10 сентябрьдә Казанда узачак «Россия — спорт державасы» форумына илнең барлык төбәкләреннән өч мең делегат киләчәк. «„Россия — спорт державасы“ форумы нәкъ менә Казанда 2009 елда башланып киткән иде. Аннары ул башка шәһәрләрдә уздырыла башлады. Пандемия сәбәпле булмыйча да торды. 8-10 сентябрьдә ул яңадан Казанда узачак. Барлык төбәкләрдән якынча 3 мең делегат җыелачак. Илебездә мондый дәрәҗәдәге чаралар быел бүтән булмаячак», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Арча районының Апаз авылында хайваннарның котыру авыруы буенча карантин кертелде. Әлеге указны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы — ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. «Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарда котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертергә», — диелә документта. Авыру Апаз авылы җирлегенә кергән Хәсәншәех авылы янындагы «Ватан Агрофмирасының» ындыр табагында ачыкланган. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен бушлай эфир вакытын һәм басма мәйданны билгеләү буенча жирәбә үткәрү турында карар кабул итте. «21 августтан барлык сайлау кампаниясенең иң мөһим этапларының берсе — массакүләм мәгълүмат чараларында агитация башлана. 2021 елгы сайлау кампаниясе — югары конкурентлы. Дәүләт Думасында Татарстан буенча уртача бер депутат мандатына 10 кеше дәгъва итә», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Читать дальше...
Размещенный в лесной зоне детский оздоровительный лагерь «Заречный» палаточного типа сегодня принимал гостей.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан һәм Россия журналистлары «Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия бәйгесендә катнаша ала. Гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгене Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра. Эшләр «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», Басма матбугатта чыккан мәкаләләр циклы», «Интернет басмаларда чыккан мәкаләләр циклы»... Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 8 августта төнге сәгать унберләр тирәсендә Арча районы Шура авылы имамы Илдар хәзрәт Шәймәрданов йортында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр һәм авыл халкының тырышлыгына карамастан, хәзрәтнең йорты көлгә әйләнгән: бу гаиләнең йорты һәм мунчасы тулысынча янып бетте. Моннан тыш, алар янындагы тагын ике йорт хуҗалыгы да зыян күргән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Илдар хәзрәткә 62 яшь. Ул дүрт ел элек туган Шура авылына Казаннан кайтып, йорт сатып алган һәм биредә имам булып хезмәт итә башлаган. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Югары уку йортлары вакцинация узуга бәйсез рәвештә студентларны тигез хокуклар белән тәэмин итәргә тиеш. «Студентларны прививка ясатканнарга һәм ясатмаганнарга бүлеп карарга ярамый, университетлар укучыларның тигез хокукларын тәэмин итәргә тиеш. Прививка ясату-ясатмауга карап, ниндидер чикләүләр булырга тиеш түгел», — дип белдерде Беренче канал эфирында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков. Ведомство вакцинация узмаган студентларны да тулай торакларга урнаштыруны таләп итте. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин видеоэлемтә режимында Террорчылыкка каршы милли комитет утырышында катнашты. Террорчылыкка каршы милли комитетның Татарстандагы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы очрашуның төп темасы буенча чыгыш ясады. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта террорчылыкка каршы чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләрне укытуга бәйле актуаль мәсьәләләр каралды. Террорчылыкка каршы... Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 4-11 сентябрьдә Казанда узачак БДБ илләре уеннарыннан интернет-трансляция оештырылачак. «Трансляция БДБ илләренең беренче уеннары сайтында алып барылачак. Без анда трансляция өчен аерым бүлек ясаячакбыз. Хәзер без операторлар эзлибез», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр беренче мәртәбә уздырыла торган ярышларның рейтингы Олимпиаданыкы кебек булмаячагын әйтте. Уеннардан турыдан-туры телевизион трансляция әлегә көтелми. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Октябрьское авылындагы мәчеттә балалар өчен Коръән курслары башланды. Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, курсларда егермеләп бала әхлак, иман, әдәп, гакыйдә, фикх, сира нигезләренә өйрәнә. Шулай ук укучыларга гарәп телен, мөселман этикасын һәм башка файдалы дисциплиналар өйрәтәчәкләр.
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Токиода узган Олимпиада нәтиҗәләре буенча үз фикерен белдерде. «Канәгать дип әйтә алмыйм. Һәрвакыт күбрәккә өмет итәсең. Пьедесталга менәргә мөмкинлекләре булган спортчылар өчен аяныч. Әмма спорт — ул спорт инде. Анда федерацияне дә, тренерны да, спортчыны да гаепләү кыен. Буласы булган. Тормышны кирегә борып булмый», — диде Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Татарстанның Спорт... Читать дальше...
Об этом в режиме ВКС говорили на совещании Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям и Управления министерства внутренних дел по РТ. Здесь приняли участие представители исполкома района, сотрудники ГИБДД, журналисты.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Казан халыкара аэропортында капсула-кунакханә ачылды. Ул рейсны уңайлы шартларда көтәргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте. «Кунакханәдә бер сәгать тору 100 сум. Шулай ук бер тапкыр кулланыла торган урын-җир, саклау камералары, зур көзге, гаджетлар өчен зарядка станциясе, климат-контроль һәм душ бар», — диелә хәбәрдә. Кунакханәдә сигез капсула-номер бар, алар футуристик дизайнда эшләнгән. Алар озак вакыт ял итү өчен кирәк нәрсәләр белән... Читать дальше...
Об этом рассказал на заседании Национального антитеррористического комитета премьер-министр Татарстана Алексей Песошин.
Участниками акции могут стать юные жители города и района в возрасте от 15 лет и выше.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Тиздән Дагыстанда «Фәтвалар җыентыгы»ның икенче өлеше дөнья күрәчәк. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыентыкка республика руханиларының фәтвалар бүлеге чыгарган дини-хокукый карарлар кертелгән. «Фән һәм мәгариф бүлеге „Фәтвалар җыентыгы“ның икенче өлешен басмага әзерләде. Анда Дагыстан Республикасы мөфтиятенең фәтвалар бүлеге чыгарган актуаль шәригать мәсьәләләренең киң спектрына кагылышлы карарлар тупланган»... Читать дальше...