(Казан, 10 август, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин видеоэлемтә режимында Террорчылыкка каршы милли комитет утырышында катнашты. Террорчылыкка каршы милли комитетның Татарстандагы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы очрашуның төп темасы буенча чыгыш ясады.
Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта террорчылыкка каршы чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләрне укытуга бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.
Террорчылыкка каршы милли комитет рәисе Александр Бортников белдергәнчә, профилактика чаралары уздыру өчен җаваплы булган дәүләт һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең сыйфатлы әзерлеге — террорчылыкка каршы көрәш буенча дәүләт сәясәтен нәтиҗәле уздыруның төп шарты.
Өч ел эчендә югары уку йортлары базасында террорчылыкны профилактикалау буенча белгечләрне кабат әзерләү һәм квалификацияләрен арттыру буенча 22 укыту-методика үзәге оештырылган.
Утырышта катнашучылар Россия төбәкләрендә тупланган уңай тәҗрибәдән файдаланып, укытучылар составын системалы рәвештә укыту һәм гамәли эшчәнлеккә юнәлтелгән мәгариф материаллары кирәклеген билгеләп үтте.
Шулай ук алга таба бу юнәлештә эшне камилләштерү өчен чаралар комплексы булдырылган.
Утырышта Террорчылыкка каршы милли комитет әгъзалары, РФ Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнары һәм РФ субъектларының террорчылыкка каршы комиссияләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр вәкилләре катнашты.