(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 4-11 сентябрьдә Казанда узачак БДБ илләре уеннарыннан интернет-трансляция оештырылачак.
«Трансляция БДБ илләренең беренче уеннары сайтында алып барылачак. Без анда трансляция өчен аерым бүлек ясаячакбыз. Хәзер без операторлар эзлибез», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр беренче мәртәбә уздырыла торган ярышларның рейтингы Олимпиаданыкы кебек булмаячагын әйтте. Уеннардан турыдан-туры телевизион трансляция әлегә көтелми. Владимир Леонов ярышларның кызыклы мизгелләрен телевизордан карап булу мөмкинлегенә ышанычын белдерде.