Гастрольләр Уфада ноябрьдә узачак.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 12 августта П.В.Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи-туган якны өйрәнү музеенда (Ленин урамы, 142) «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында Завьяловлар остаханәсеннән значоклар һәм магнитлар ясау буенча кызыклы мастер-класс узачак. Башлана – 18.00 сәгатьтә. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Завьяловлар иҗади остаханәсе – гаилә проекты ул. Анда һәркемнең үз юнәлеше (таш һәм тире эшкәртү, рәсем сәнгате, керамика, заманча һәм традицион чигү) бар. Студия җитәкчесе... Читать дальше...
За дополнительной информацией можно обратиться по телефону Единого контакт-центра ФНС России 8(800) 222-22-22.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 7 августта Саратов өлкәсендә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КАИ) Хәрби укыту үзәгенең ике йөздән артык курсанты Ватанга тугры булырга тантаналы ант бирде. Саратов өлкәсе имам-мөхтәсибе курсантлар белән очрашты. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, студентларның хәрби җыены Саратов өлкәсенең Вольск шәһәре янында Шихан гарнизонының мобиль бригадасы базасында узды. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — Россия... Читать дальше...
Илдә Интернетка керү чикләнгән.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Авангард» газетасының баш мөхәррире Инга Сәфәрова вафат. «Татмедиа» җитәкчелеге һәм коллективы журналистның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Инга Валериевна — зур тәҗрибәгә ия кеше, хөрмәткә лаек җитәкче, мөхәррир, искиткеч кеше. Аның эшлекле һәм кешелек сыйфатлары, бай тормыш тәҗрибәсе, ярдәмчеллеге һәм киң күңеллелеге дусларында һәм хезмәттәшләрендә тирән ихтирам уятты», — диелә некрологта. Читать дальше...
Такие данные за 7 месяцев 2021 года приводит Росреестр Татарстана.
Конференция учителей физкультуры, ОБЖ, русского языка и литературы, начальных классов, технологии и др. в этом году в формате межрегиональной прошла во второй раз.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 11 августа 2021 года
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанда узачак беренче БДБ илләре уеннарына көрәш кергәнен әйтте. «БДБ илләренең спорт органнары вәкилләре белән уеннар программасы буенча фикер алышып, барлык катнашучы илләрне канәгатьләндергән компактлы формат сайланды. Анда футбол юк, мәсәлән. Баскетбол өчкә өч булачак. Көрәш калды, чөнки ул БДБ илләрендә үсеш алган», — диде Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Татарстанның... Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов шәһәрнең узган гасырда тартып алынган мәчетләренең барысы да мөселманнарга кире кайтарылганын, хәзер яңа мәчетләргә ихтыяҗ булуын әйтте. «Кайтарасы барлык биналарны кайтарып бетерделәр инде. Хәзер кайтарыр нәрсә калмады. Шулай да мәчетләр җитми. Самарада бүгенге көндә җиде генә мәчет, бу бик аз. Халык яңгыр, кар яуса да намазны урамда укый. Яңа мәчетләр төзергә кирәк», — дип сөйләде ул «Интертат» ка. Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Светлана Белова). Ярославль өлкәсеннән килгән ир белән хатын һәм аларның гаилә дусты Казанда суррогат коньяк эчеп агуланган. Үзләре табибларга сөйләгәнчә, алар исерткечне (карап торышка коньякны хәтерләткән литр ярымлы сыеклык) әле Ярославльдә чагында ук таксисттан сатып алган. 7 августта алар Казанга килгән, ә 8 август иртәсендә әлеге сыеклыкны эчкәннәр. «Хатын-кызның берничә сәгатьтән соң хәле начарайды, косты, ә 9 август иртәсендә аңын югалтты. Аны бик авыр... Читать дальше...
Вирус йоктыручылар саны төрле төбәктә төрле — кайчак ул берничә тапкырга аерыла.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы районында көньяк рус тарантулы табылган, аны «дала үрмәкүче» дип тә атыйлар. Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул үрмәкүч-бүреләр гаиләсенә керә, һәм Татарстанның Кызыл китабында теркәлгән. Ул бик сирәк очрый. Көньяк рус тарантулы гадәттә ярымчүл, дала һәм урман-дала зоналарында очрый. Республика территориясендә ул Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Буа районнарында яшәргә... Читать дальше...
Отдел Защиты прав потребителей Чистопольского территориального органа Госалкогольинспекции РТ по Нурлатскому району поможет составить претензию в письменной форме, если обнаружены недостатки в обуви уже по окончанию гарантийного срока...
Завтра, 11 августа, свои вопросы татарстанцы смогут задать с 16 до 18 часов по телефону 8 (800) 350-44-72 и через интернет-приемную ОП Татарстана.
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда 4-11 сентябрьдә узачак БДБ илләре уеннарына билетлар 12 августта сатуга чыгачак. «Трибуналар белән җиһазландырылган объектларга билетлар сатуны оештырачакбыз. Аларны бердәм бәядән — 300 сумнан сату планлаштырылган», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр сүзләренчә, билетлар Гимнастика үзәгенә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенә, КАИ — ОЛИМП спорткомплексына, «Мирас» һәм «Тулпар» стадионнарына... Читать дальше...
Тикшерү комитеты белдерүенчә, Жданов һәм Волков видео чыгарып, анда "Навальный такымы" эшчәнлеге өчен акча җыю турында игълан иткән.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «20 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 20, Чаллыда — җиде, Әлмәт, Түбән Кама һәм Тукай районнарында — өчәр, Зәй һәм Лениногорск районнарында ... Читать дальше...
(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. «БДБ илләре уеннары беренче мәртәбә былтыр уздырылырга тиеш иде. Пандемия аркасында ул ике мәртәбә кичектерелде. Мин уеннарның бу юлы төгәл булачагын ышандыра алам. Аларны уздыру карары БДБ илләре хөкүмәтләре тарафыннан расланды», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр сүзләренчә... Читать дальше...
Дүшәмбе Владикавказда республика ашыгыч ярдәм клиник хастаханәсендә кислород китерү торбасы тишелеп, үпкә җилләтүгә тоташтырылган 13 пациентның тугызы үлгән иде.
Яңа туган балалар саны 2020 елның беренче яртысына караганда 2,9 процентка кимегән.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгендә балалар өчен «Татар хатын-кыз күкрәкчәсе – изү» дип аталган мастер-класс узган. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эш вакытында фетр, ялтыравык пластинкалар һәм сәйлән кулланылган. Мастер-класс башланыр алдыннан Алена Ковригина балаларга хатын-кыз киеменең әлеге элементы хакында сөйләгән. Очрашу традицион чәй мәҗлесе белән төгәлләнгән. Балалар Зәкия Боровикова әзерләгән тәмле камыр ризыклары белән сыйланган, диелә хәбәрдә.
Игры стран СНГ пройдут с 4 по 11 сентября в Казани.