(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 7 августта Саратов өлкәсендә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КАИ) Хәрби укыту үзәгенең ике йөздән артык курсанты Ватанга тугры булырга тантаналы ант бирде. Саратов өлкәсе имам-мөхтәсибе курсантлар белән очрашты.
Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, студентларның хәрби җыены Саратов өлкәсенең Вольск шәһәре янында Шихан гарнизонының мобиль бригадасы базасында узды.
Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — Россия хәрби кафедра уңышлы эшли торган уку йортларының берсе. Икенче курстан башлап егетләр хәрби-исәп белгечлекләре буенча өстәмә өйрәнүләр уза һәм диплом алганнан соң аларны инде хәрби хезмәткә чакырмыйлар.
Хәрби ант кабул итү курсантлар һәм аларны озатып йөрүче Хәрби укыту үзәге укытучылар катнашындагы өйрәнүләр җыенының мөһим өлеше булды. Чарада Саратов мөфтие урынбасары, Саратов өлкәсе районнарында агарту эше департаменты җитәкчесе, имам-мөхтәсиб Абдулхәким хәзрәт Яфаров та катнашты.
Ул аларга изге теләкләрен җиткерде һәм уңышлар теләде. «Аллаһ кушканнарны үтәгез һәм Аллаһы Тәгалә сезне саклаячак! Моны өйрәнүләр вакытында гына түгел, гомер буе онытмагыз!» — дип искәртте Абдулхәким хәзрәт Яфаров.
Шунысын да искәртик: Саратов өлкәсе имамнары хәрбиләр белән мондый очрашуларда даими рәвештә катнаша.