(Әлмәт, 10 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары») . 12 августта 17.00 сәгатьтә Халыкара яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында Әлмәттә нефть институты кампусы территориясендә бию флешмобы оештырыла. Әлмәтлеләрне шулай ук саф һавада хип-хоп юнәлеше буенча хореографиягә дә чакыралар. Чара Әлмәт, Совет ур., 210нчы йорт адресы буенча узачак. Мастер-классны балалар иҗат үзәгенең хореография студиясе җитәкчесе Алсу Гайфетдинова үткәрә.
(Чаллы, 10 август, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,54 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакытта Чаллыда 1 534 граждан эшсез буларак теркәлгән. Ел башыннан шәһәрдә 5 962 кеше эшкә урнаштырылган. Җәйге чорда 2 836 укучы эшкә урнашкан. «Июнь аенда — 1000, июль аенда шулай ук — 1000 кеше эшләде, хәзер, август аенда, 560 кеше. Эшләргә теләгән барлык кеше дә эш урыннары тапты», — диде «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова. Бүген кадрлар үзәгенең базасында 9 177 вакансия бар. Читать дальше...
(Аксубай, 10 август, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт Аксубай районның икътисад бүлеге белән берлектә сәүдә нокталары буйлап рейдка чыкты. Белгечләре яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация буенча белешмәлекләр таратты. Белешмәлекләр соңгы тикшеренүләрне һәм яңа штамм вирусын исәпкә алып эшләнгән. Анда вакцинация, каршылык курсәткечләре, прививка салу адреслары, аларның эш вакыты турында тулы мәгълүмат тупланган.
Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе тәмамланып килә. Ул 20 июньдә башланды һәм 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Уку йортын сайлаганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итү кирәклеге турында социолог һәм мәктәпне яңа тәмамлаучылар белән сөйләштек.