(Әлмәт, 10 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары») . 12 августта 17.00 сәгатьтә Халыкара яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында Әлмәттә нефть институты кампусы территориясендә бию флешмобы оештырыла.
Әлмәтлеләрне шулай ук саф һавада хип-хоп юнәлеше буенча хореографиягә дә чакыралар. Чара Әлмәт, Совет ур., 210нчы йорт адресы буенча узачак.
Мастер-классны балалар иҗат үзәгенең хореография студиясе җитәкчесе Алсу Гайфетдинова үткәрә.