(Азнакай, 29 август, «Татар-информ», «Азнакай-информ» , Әлфирә Хәмидуллина). Белем көне — Азнакайда эшләп килүче «Логоком» җәмгыяте коллективы өчен дә зур бәйрәм. Бу көннәрдә әлеге предприятиедә хезмәт куючыларның беренче сыйныфка баручы балаларына тантаналы шартларда мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Булачак беренчеләр өчен шәһәрнең 9нчы мәктәбе коллективы күңелле бәйрәм дә оештырган иде. «1 сентябрьдә сабыйлары мәктәпкә бару¬чы барлык хезмәткәрләрне чын күңелемнән Белем көне белән котлыйм. Балаларның һәрберсе тырышып укысын... Читать дальше...
Ракета һөҗүме ясалган машинада шартлыткычның бик күп булуы әйтелә.
Моңарчы "Царьград" телеканалы бистә проектын "секта" дип атады.
(Алабуга, 29 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). М7 трассасында Алабуга районы Поспелово авылы янында мөселманнар өчен зур һәм шатлыклы вакыйга булды — анда яңа мәчет ачылды. «Дилә» мәчете 2018 елда күмәк көч белән төзелә башлый. Кемдер финанс яктан ярдәм итсә, кемдер турыдан-туры төзелештә катнаша. Шулай итеп, игелекле кешеләр үз өлешен кертә. Ул уңайлы урында урнашкан, анда җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый алачак. Тантаналы вакыйгада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Көз салкын тидерү сезоны булып санала. Хәлсезлекне «авыл» медицинасы белән дәваларга тырышмаска кирәк. Югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, күпчелек очракта кешеләр көзге салкын тиюне табиб ярдәме таләп ителми торган авыру дип саный. Мондый кешеләр мөстәкыйль рәвештә халык яки «авыл» медицинасы ысуллары ярдәмендә дәваланырга тырыша. Шул ук вакытта бу ысулларның кайберләре дәваламый гына түгел... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). «Мәдәни җомга» газетасы җанисәпкә әзерлек кысаларында «Татар барда хәтер бар» дип аталган 177 битле китап нәшер иткән. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, китапка татар халкы язмышына, көчле шәхесләрнең тормышына багышланган публицистик әсәрләр кертелгән. Китапта басылган һәр язма татарлык ачкычы, милли үзаң формалаштыра торган әсбап булырлык. Г.Тукай, Дәрдмәнд, Н.Нәҗми, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Миңнуллин, Разил Вәлиев, А.Хәлим, Г Морат, Л.Лерон һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үз сайтында 2022 елда бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын контроль бәяләү материалларының структурасын һәм эчтәлеген регламентлый торган документ проектларын бастырып чыгарды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елдан БДИ федераль дәүләт урта гомуми белем бирү стандарты нигезендә үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елда компьютер форматына күчерелгән информатикадан тыш... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Хөкүмәт бәяләрне көйләү - дәүләт интервенцияләрен үткәрү өчен авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә шикәрне дә кертте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Дәүләт сатып алу һәм товар интервенцияләре үткәрелергә мөмкин булган авыл хуҗалыгы продукциясе төрләренең исемлеген ароматизатор яки буяу өстәмәләре кушылмаган чөгендердән ясалган шикәр белән тулыландырырга», диелгән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган документта. Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча... Читать дальше...
29 августта Уфада яшь һөнәр ияләренең WorldSkills дип аталган тугызынчы чемпионаты тәмамланды.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанның Кабан күле яры буенда — Мәрҗәни мәчете янында «Печән базары» фестивале башланды. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Фестивальдә милли киемнәр, бизәнү әйберләре, китаплар, уенчыклар сату нокталары Казансу яры буенда тезелеп киткән. Һәр сатучыны халык уратып алган дияргә була. Фестивальгә килгән кунаклар милли әйберләр белән кызыксына, сатып ала. Уфа шәһәреннән килгән Лилия Адельбаева смартфон формасында ясалган интерактив уенчыклар сата. Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга Түбән Камада мигрантлар белән бәйле тәртипсезлек сәбәпләрен ачыкларга кушты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Камада яшәүчеләр торак йорт янында төнлә сугышучыларны һәм атышны видеога төшергән. Россия Тикшерү комитеты рәисе чит ил кешеләре белән бәйле барлык хәлләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында хәбәр итәргә кушты.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Ак Барс» көрәш сараенда узган җәйге «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең өч үлчәү авырлыгында да җиңүчеләре билгеле. «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. Икенче урын ияләре — 40, өч — 30, дүртенче урын алучыларга 20 мең сум күләмендә акча тапшырылды. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез. 85 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы: 1 урын — Ринас Садаров (Чувашия) 2 урын ... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры исемен көрәш буенча Россиянең спорт остасы Булат Мусин яулады. Булат Мусин 110 кг үлчәү авырлыгында беренче урын яулап, абсолют батырга көрәшү мөмкинлегенә ия булды. Нәтиҗәдә, 85 кг авырлыкта батыр калган Ринас Садаровны да отып, 100 мең күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. 130 кг үлчәү авырлыгында батыр калган Муса Галләмов исә абсолют батырга көрәшүдән баш тартты. Булат Мусин тумышы белән Яңа Чишмә районыннан. Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин ногайбәкләрнең татардан аерылу нәтиҗәсендә юкка чыгып баруларын әйтте. «Ногайбәкләр — Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларның бер төркеме. Алар 1989 елгы җанисәптә аерым халык дип язылдылар. Хәзерге көндә алар руслашып, юкка чыгып бара. Чиләбе өлкәсендә ногайбәкләр яши торган район икътисади, социаль яктан депрессив урынга әйләнгән. Халык аннан чыгып китә», — диде Илнар Гарифуллин. Тарихчы сүзләренчә, бүгенге... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан бер тәүлектә коронавирус белән авыручылар иң аз арткан төбәкләр исемлегенә кергән. Бер тәүлектә ковид йоктыру очраклары Мәскәүдә (0,09 процент) иң аз артуы теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча Алтай белән Бурятия республикалары икенче урынны били, ә Татарстан — өченче урында. «Бер тәүлектә ковид йоктыру очраклары иң аз арткан төбәкләр билгеле булды. Беренче урында Мәскәү (0,09 процент), икенче — Алтай белән Бурятия республикалары (0, 17 процент), өченче — Татарстан (0,2 процент)»... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин Башкортстан татарларын «милли интеллигенциянең сүнмәс чишмәсе» дип атады. Бүген узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышында халык санын алу кампаниясенә кагылган мәсьәләләр күтәрелде. Билгеле булганча, Россиядә 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак. «Халык санын алу кампаниясе Россиянең кайбер төбәкләрендә чын көрәшкә әйләнде. Бу безнең киләчәгебез өчен көрәш һәм ул безгә яңа мөмкинлекләр бирә. Читать дальше...
С начала года через Центр занятости населения Нурлата к общественным работам привлекли 93 человека. 15 граждан, участвовавшие в данной программе занятости, трудоустроены официально.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә беренче тапкыр театр артистлары көрәште. Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда беренче тапкыр җәйге «Манзара» спорт-музыкаль премиясе уза. Быелгы «Манзара»ның яңалыгы — көрәш бәйгесендә беренче тапкыр театр артистлары да көрәште. Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов белән Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин бил алышты. Чиста алым ясап, җиңүче булып, Илназ Хисмәтуллин танылды. Иганәчеләр тарафыннан, артистларның... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән вакцинация — саклануның иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз ысулы. Коронавирус белән авырып, иммунитет ясарга омтылырга кирәкми. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми практика буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, авырудан соң барлыкка килгән иммунитет вакцинациядән соң барлыкка килгәннекеннән көчлерәк. Аның сүзләренчә, ковид белән авырганнан соң кабат авыру очраклары сирәк булуы турында фәнни язмалар бар. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Вот уже прошел почти целый год, как в мкр.железнодорожников открылся сквер. Он стал прекрасным местом досуга для нурлатцев разных возрастов. Ведь детская площадка объединила не только малышей, но и их родителей, на скамейках с удовольствием отдыхают люди старшего поколения.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар яшьләре форумында Камал театры бинасын яшьләрнең мәдәни ихтыяҗлары өчен бирүне сорадылар. 23 июльдә Камал театрының яңа бинасы проекты өчен халыкара конкурс игълан ителде. Хакимият Камал театрының хәзерге бинасы язмышы буенча җәмәгатьчелекне диалогка чакыра, дип язган идек. «Әгәр Камал театры үз бинасын алыштыра икән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан урамында урнашкан бинада татар яшьләре һәм җәмәгатьчелеге өчен мәйданчык булдыру тәкъдиме белән чыга»... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «18 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 23 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус белән авыруның 13 очрагы, Тукай районында өч, Зәй һәм Спас районнарында икешәр... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы килде. Ул Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы хәбәр итте. «Гасырлар дәвамында Татарстан Идел буенда Россия дәүләтенең ышанычлы терәге булып тора, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре өчен кунакчыл йорт булып хезмәт итә. Республика халкы уникаль... Читать дальше...
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 29 августта иртәнге сәгать сигезгә Башкортстанда Белорет һәм Гафури районнары территориясендә урман янгыннарының 4 чыганагы кала. Шул исәптән 2000 гектардан артык мәйданда ике янгын локализацияләнмәгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виталий Барзайкинга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә. Янгыннарның берсе Белорет районының Югары Ләмәзә авылыннан 9 чакрым ераклыкта 1200 гектардан артык җирне чолгап алган. Читать дальше...