(Әлки, 1 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты бишенче ел рәттән «Сәламәт булыр өчен — Кырымга» программасы буенча Кара диңгез буена сәфәрләр оештыра. Анда һәр җәйне районыбыз педагоглары да катнаша. Быел Кама аръягының җиде районы вәкилләре составында диңгезгә ялга биш кеше барды. "Юлга (бару һәм кайту) дүрт тәүлек китте. Уңайлы зур автобусларда озын юл сизелми дә үтте. Ун көн Евпаториядә «Кояшлы яр» шифаханәсендә ял иттек. Комлы ярлы... Читать дальше...
(Актаныш, 1 август, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районы Пучы авылындагы балалар иҗат үзәге «Татнефть» грантлар бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште. Укытучы-остазлар Чаллыдагы спорт инвентарьлары сатыла торган кибеттән грант акчасына җиһазлар алып кайтты. Бүген яңа уку елына әзерлек кысаларында җиһазларны урнаштыра башладылар.
(Аксубай, 1 август, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). «Дельфин» ябык йөзү бассейнында йөзү буенча район беренчелеге узды, анда Совет Армиясе һәм Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ир-атлар катнашты. 18-29 яшьлекләр арасында ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Искәндәр Исмәгыйлев (чик буе гаскәрләре) җиңү яулады. Икенче урынны Алексей Охотников (РВСН) яулады. 40-49 яшьлекләр арасында беренче булып финишка Шамил Гыйниятуллин йөзеп килде. Иң күп катнашучылар 50-59 яшьлекләр категориясенә керде. Читать дальше...
Сообщается, что машина загорелась на ходу.
(Азнакай, 1 август, «Татар-информ», « Маяк », Лиза Нурлыева). Азнакайның Сукаеш авылы янындагы күлгә төрле яшьтәге балыкчылар җыелды. Биредә районның физик мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр, яшьләр өчен бик матур бәйге узды. Ул «Без бергә!» шигаре астында үтте. Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган грант та җиңү яулау менә шундый матур ял чаралары уздыру мөмкинлеге бирә. Бәйгедә яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, якыннары балык тоту осталыгын чарлады, рәхәтләнеп күңел ачтылар, аралаштылар. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). 30 июльдә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Җамал хәзрәт Гарифуллин хәрбиләр белән очрашкан. Ул хокукый сәгать кысаларында Ерак Көнчыгыш мөфтиенең РФ Оборона министрлыгының хәрби частьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Идрис Камаев белән бергә Көнчыгыш хәрби округы Армия корпусының 35390нчы гаскәри часте хәрбиләре белән әңгәмә үткәргән. Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына тиздән Африкада яши торган экзотик хайваннар: горилла, жираф, фил һәм кара мөгезборыннар китерәчәкләр. Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Казанның зооботаника бакчасы Африка филләре яши торган Россиядәге беренче зоопарк булачак. «Фил яши торган урын зоопаркның яңа өлешендәге гаять зур территорияне биләп торачак. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татар конгрессы онлайн-форматта үткәрелә торган «Татар гаиләсе-2021» бәйгесенә гаризалар кабул итә. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурста катнашу өчен 15 августка кадәр анкета тутырырга кирәк. «Әгәр йортыгыз яки капкагызга милли татар бизәкләре төшерелгән, өегездә кисеп ясалган тәрәзә йөзлекләре яки бизәкле матур коймалар сакланган икән, сезне „Татар гаиләсе — 2021“ онлайн-проектында көтеп калабыз», — дип хәбәр итә оештыручылар. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). «Сириус» мәгариф үзәге курслары һәр укучыга үзен кызыксындырган предметларны тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә. «Фән» юнәлеше җитәкчесе урынбасары Алексей Горбачев «Мәгариф мохите» онлайн-программасы эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безнең максат — һәркемгә яңа белем алу мөмкинлеге бирү. Бу — мәктәп программасы кысаларында белем алу өчен яхшы старт. Курсларда һәркем шөгыльләнә ала, моның өчен интернетка керү генә кирәк», — дип искәртте ул.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Суның үзлекләре турындагы кайбер фикерләрнең фәнни фактлар белән бернинди уртаклыгы да юк. Табиб-эндокринолог, «СМ-Клиника» диетологы Ульяна Румянцева «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Киң таралган мифларның берсе — бары тик чиста суны гына бер тәүлектә кулланылган су нормасы итеп алу. Бу — алай түгел. Бер көндә эчелгән барлык сыеклыкны (су, чәй, каһвә, соклар, җиләк-җимеш, аштагы шулпа) исәпләргә кирәк, ди табиб. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан урамында экскаватор чокырга төшеп киткән. Социаль челтәрләрдә чыккан фотодан күренгәнчә, Фучик һәм Вербная урамнары чатында экскаватор зур чокырга төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Берникадәр вакыттан соң экскаваторны эвакуатор ярдәмендә чокырдан чыгарганнар.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Прежде чем перечислять свои деньги на чужой счет, еще раз обдумайте свои действия.
Тимур Сафин 2016 елда Риода-де Жанейродв узган Олимпиадада алтын алган иде.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин август аенда законнарга нинди төзәтмәләрнең үз көченә керүе хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Беренчедән, россиялеләр спорт белән шөгыльләнүгә (фитнес-клублар, бассейннар һ.б.) сарыф ителгән акчаның бер өлешен кире кайтара алачак. Хезмәт күрсәтү буенча килешүнең күчермәсе һәм касса чегы күпме чыгым тотылуына дәлил булачак. Күп дигәндә, 15,6 мең сум (елына иң күбе 120 мең сум акча сарыф иткән очракта) кайтарырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, профессор Альберт Борһанов белән очрашуда Тара районындагы татар авылларын үстерү мәсьәләләре, Тара шәһәренең татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге хакында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Борһанов Омск өлкәсе Тара муниципаль районы башлыгы Евгений Лысаков белән очрашты. Әңгәмә барышында Тара шәһәрендә VI Бөтенроссия... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). КФУның OpenLab Биотехнологияләр фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Гөлнур Фәхруллина һәм Психология һәм мәгариф институты магистранты Сәрбиназ Шәйхуллова Казан мэриясе грантына ия булды. Бу хакта КФУның медиапорталы хәбәр итә. Алар «Үз телем» татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар бәйгесендә җиңде. Шулай итеп алар «Ник? Нигә? Нигә алай?» дигән фәнни-популяр басманы нәшер итү өчен 122 мең сум акча ала. Әлеге китап дүрт... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ислам дине дисциплиналары буенча дәресләргә чакыра. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәресләр Коръән һәм Коръәнне өйрәнү, тәҗвид; Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле; гарәп теле дисциплиналары буенча узачак. Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 11.00-13.00 сәгатькә кадәр оештырыла. Үткәрү урыны: Санкт-Петербург... Читать дальше...
В результате ссоры между супругами пострадал их двухмесячный ребенок.
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Сарман районында, Күктау авылы янында Игәнә елгасында бер ир-ат баткан. Шул хакта 112 бердәм номерына төнге өчтә хәбәр иткәннәр. Иртән 7нче янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме 40 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан 10 метр ераклыкта табып алган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «13 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 22, Чаллыда — 9, Түбән Камада — өч, Зәй һәм Чирмешән районнарында — икешәр, Азнакай, Аксубай... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булуы турында шторм кисәтүе игълан итте. «2021 елның 2-5 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булуы көтелә», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елның җәендә Татарстанда урманга керүне өч тапкыр (соңгысы — 31 июльгә кадәр) чикләделәр. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүген «ШАЯН ТВ» телеканалында «ТикТок» «ШАЯН ТВ» фабрикасы үз эшен башлап җибәрә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачыла. «ТикТок» «ШАЯН ТВ» фабрикасының төп максаты — татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү. «ТикТок» «ШАЯН ТВ» фабрикасын ачып җибәрү белән бергә махсус контент ярдәмендә бөтен дөнья балаларын туган телгә, милли мәдәнияткә тарту мөмкинлеге туачак, ди оештыручылар. Фабрика 1 август көнне 17. Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Казан федераль университетында ректор Илшат Гафуровның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» Ордены белән бүләкләде. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, очрашуда КФУ җитәкчелеге һәм институт директорлары катнашты. Очрашуның сәбәбе ректорны туган көне белән тәбрикләү иде. Әлеге бүләк ректорга җитәкче буларак университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды. Читать дальше...
Руководитель военно-патриотического клуба «Легенда» Владимир Малыгин и внук фронтовика Бадретдина Насретдинова Минхады Насретдинов из Фомкина установили мемориальную табличку на братской могиле в Тверской области.