(Актаныш, 1 август, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районы Пучы авылындагы балалар иҗат үзәге «Татнефть» грантлар бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште. Укытучы-остазлар Чаллыдагы спорт инвентарьлары сатыла торган кибеттән грант акчасына җиһазлар алып кайтты. Бүген яңа уку елына әзерлек кысаларында җиһазларны урнаштыра башладылар.