(Саба, 18 август, «Татар-информ», «Саба таңнары» ). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары Марат Әхмәтов Саба районында булды. Аны район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды һәм озатып йөрде. Марат Әхмәтов иң элек «Олимп» паркында яшьләр белән очрашты. «Сез укучылармы, студентлармы, эшче кызлармы? Сезнең белән нинди телдә сөйләшергә?”– дип башлады ул. Нинди һөнәргә сайларга әзерләнүләре белән кызыксынды. Яшьләр татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе алдында саф татар районына кызыллык китермәделәр. Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 30 августта Татарстан башкаласында Казансу акваториясе буйлап кече суднолар хәрәкәте чикләнәчәк. Республика һәм шәһәр көне уңаеннан салют үткәрелү сәбәпле, елга участогы ябылачак. Тиешле карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Тыю 21:30 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр Казансу елгасы участогында Миллениум күпереннән Киров дамбасына кадәр гамәлдә булачак. Чикләүләр шулай ук җилкәнле, прогулка, спорт судноларын, шул исәптән байдарка... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 20 август көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә Төркиядән кайтарылган алтыннан ясалган тәзхибләр дә тәкъдим ителәчәк. «Алтынны Төркиядән алып кайттым. Ул тоз сыман була. Аны кулланыр алдыннан әзерләргә, берничә сәгать дәвамында изәргә кирәк. Шуннан соң гына ул кулланылышка әзер була», — диде диде рәссам, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан үзмәшгульләре уңышлы бизнес алып бару өчен фотога төшерү нигезләрен өйрәнә алачак. Онлайн һәм офлайн форматларда мастер-класс 19 августта узачак. Чарада катнашучылар бизнес-портретларны ничек төшерергә, фотода продуктны ничек күрсәтү (тенденцияләр һәм хаталар), кызыклы һәм төрле сторисларны ничек төшерергә, яхшы контент-мейкерны ничек табарга һәм төшерүнең сыйфаты нинди параметрлар буенча бәяләнә, шулай ук уңышлы ракурсны ничек сайларга икәнен беләчәкләр. Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина фикеренчә, каллиграфияне саклап калу бик мөһим. «Каллиграфияне саклау — безнең өчен бик мөһим. Чөнки ул безгә ят әйбер түгел. Чит илдәге күргәзмәләрдә дә: „Нигә гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнәсез?“ — дип сорыйлар. Җавабым шундый: әби-бабаларыбыз 100 еллар буе әлеге язуны кулланган. Һәр өйнең иң матур җирендә шамаилләр торган. Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 20 август сәгать 19.30да Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә (Кремль ур., 2, музейның эчке ишегалды, арка аша керү юлы) композитор Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак. Концерт ике өлештән торачак: беренче бүлектә Эльмир җырчы Мубай, икенче бүлектә Эльмира Кәлимуллина белән чыгыш ясаячак. Эльмир Низамов — РФ Президенты премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстанның иң заманча композиторларының берсе. Театр спектакльләренә опералар... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан белән Мәскәүне төрле өлкәләрдә күпьеллык һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бәйли. «Мәскәү, Татарстан, Казан ягыннан да безнең икътисад, социаль, мәдәният өлкәләрендә күпьяклы элемтәләребез бар», — диде Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы Рәисе кунакларга һәм чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, ул хәзер Казахстанда... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин видеоконференцэлемтә режимында гражданнарны кабул итте, Анда ул Казанның 175нче гимназиясендә һәлак булган һәм зыян күргән укучыларның ата-аналары белән аралашты. Тикшерү комитеты рәисе ата-аналарга тикшерү барышы турында сөйләде, шулай ук бүгенге көндә ике бала Леонид Михайлович Рошальнең балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институтында дәвалануда булуын искәртте. Ата-аналар... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Рөстәм Шәмсутов Төркиядә тәзхиб белән хатын-кызларның гына, ә каллиграфия белән күбесенчә ир-атларның шөгыльләнүен әйтте. «Төркиядә тәзхиб белән хатын-кызлар гына, каллиграфия белән күбрәк ир кешеләр шөгыльләнә. Ир-атлар тәзхиб белән шөгыльләнә алмый. Чөнки анда вак детальләр белән эшләргә кирәк. Ир кешенең характерында мондый вак әйберләр белән эшләү сыйфаты җитеп бетми. Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР икътисад министрының тагын бер беренче урынбасарын билгеләде. Ул — Олег Пелевин. Бу хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты. «2021 елның 1 сентябреннән Пелевин Олег Владимировичны Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләргә, элек биләгән ТР икътисад министры урынбасары вазифасыннан азат итәргә», диелгән документта. Олег Пелевин 2015 елның апреленнән бирле министрның урынбасары булып эшләде. Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Көньяк Карелиянең Россиягә чиктәш фин төбәге хөкүмәте рәисе Юкка Копра ил хакимиятен коронавирустан «Спутник V» вакцинасын раслауга һәм прививка ясаткан россиялеләр өчен туризмны ачарга чакырды. «Мин, мөмкин булса, Финляндиягә Sputnik V вакцинасын сертификацияләргә тырышып карарга тәкъдим иттем. Моннан тыш, Финляндиянең һәм Россиянең сәламәтлек саклау органнары вакцинация узучылар өчен имин йөрү процедурасын эшләргә тиеш. Бу булырмы, мин әлегә белмим», — диде... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр дәүләт финанславы программасында катнашсалар, пенсия тупланмаларын арттырырга мөмкин. Фондта аңлатуларынча, дәүләт финанславы беренче түләү вакытыннан ун ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Бу турыда Россия Пенсия фондының Чиләбе өлкәсе бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә «Әгәр гражданин үз пенсиясенең тупланма өлешенә 2000дән 12 000 сумга кадәр өстәмә иминият кертемнәре күчерсә, дәүләт бу акчаларны икеләтә арттыра, кешенең шәхси хисабына шундый ук сумма күчерелә»... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 20 август көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына эшләнеп беткән тугра һәм шамаилләр дә булачак. «Хәзерге вакытта кайбер эшләр әле мольберттан төшмәгән, ясалып бетмәгән. Күргәзмәгә әзерләнгәндә яңа эшләр дә языла. Шуңа күрә күргәзмәдә „кайнар табадан“ төшкән эшләр дә булачак. Ачылышка килүчеләр бу эшләрне беренчеләрдән булып күрәчәк», — диде «Казан Кремле» музей-тыюлыгының... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Елена Симакова). Тиздән Татарстанда яшүсмерләр клубларының үз интерактив картасы барлыкка киләчәк. «Безнең карта буенча сез үзегезгә иң якын яшүсмерләр клубын таба аласыз. Карта якын арада чыгачак. Хәзер ул яңадан йөкләнеш уза, секцияләрне бүлү башкарыла», — дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева Татарстан Министрлар Кабинетында туры эфир вакытында. Кондратьева сүзләренчә, Татарстан территориясендә бүгенге көндә барлыгы 224 яшүсмерләр клубы эшли... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясеннән дүрт кеше үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. «18 августка булган мәгълүматлар буенча ковидтан 660 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1934 һәм 1939 елларда туган ике ир-ат һәм 1941 һәм 1946 елларда туган ике хатын-кыз ковид корбаны булган.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 26 августта ун шәһәрдә, шул исәптән Казанда, «Волейбол буенча дөнья чемпионаты-2022 башлануга бер ел» чарасы узачак. Татарстан башкаласында бәйрәм Кремль яр буенда узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кирегә йөри торган сәгатьләрне тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов... Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бангкок коронавирустан вакцинация турында Россия документларын кабул итәчәк. Бу турыда Россиянең Таиландтагы илчелегенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «2021 елның 16 августында COVID-19га каршы көрәш буенча илкүләм комитет „Спутник V"ны "комлыклар" программасы буенча Таиландта булырга мөмкинлек бирә торган препаратлар исемлегенә кертүне хуплады», диелгән хәбәрдә. Сроклар турында соңрак билгеле булачак. «Комлыклар» — корольлекнең аерым курорт зоналары, аерым алганда, Пхукет. Читать дальше...
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 14.00 сәгать тирәсендә Алабуга районында Бехтерев авылы янында М7 юлында авария булган. Шаһитлар сөйләгәнчә, Мәскәүдән килгән DAF фурасы белән Киров өлкәсенең «ГАЗель» машинасы юлны бүлешә алмаган. Бәрелешүдән соң «ГАЗель» юл кырыена чыккан һәм борылып баскан. «ГАЗель йөртүчесе имгәнгән. Ул башы авыртуга зарланган. Аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән», — диде шаһитлар.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә һәйкәл ачыла. Ул «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган. Чара 20 август 12.00 сәгатькә планлаштырылган. Һәйкәл ачылу турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музее методисты Айрат Заһитов сөйләде. «Гази Заһитов туган ягына 1946 елның җәендә кайта. Аның күкрәген өч орден һәм биш медаль бизи. Читать дальше...
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда алдагы көннәрдә 37-38 градус җылылык тору сәбәпле янгыннар куркынычы саклана дип кисәтә.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы чыгарылыш укучылары белән Инстаграмда видео куйды. Искәртеп узабыз, быел 11 егет һәм кыз икешәр фәннән Бердәм дәүләт имтиханында йөзәр балл җыйды. «Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары. Горурланабыз!» — дип язган республика җитәкчесе Инстаграм сәхифәсендә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда Татарстанда БДИда йөз балл җыйган иң күп укучыларны дүрт муниципалитет мәктәбе әзерләгән.
Алмаз Ахметшин, ознакомившийся с ходом строительства, поставил задачу ускорить темпы работ.
Былтыр ноябрьдән бирле сак астында утыручы Сәетова тикшерү изоляторында 28 көн ачлык тота.
Были рассмотрены вопросы о работе исполнительного комитета района по межнациональным и межконфессиональным вопросам, о программе приватизации имущества, находящегося в собственности Нурлатского муниципального образования.
На мероприятии в Кульбаево-Марасинском сельском поселении приняли участие министр экологии и природных ресурсов РТ, куратор района Александр Шадриков, глава района Алмаз Ахметшин.