(Казан, 18 август, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан белән Мәскәүне төрле өлкәләрдә күпьеллык һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бәйли.
«Мәскәү, Татарстан, Казан ягыннан да безнең икътисад, социаль, мәдәният өлкәләрендә күпьяклы элемтәләребез бар», — диде Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе кунакларга һәм чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, ул хәзер Казахстанда илнең Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендә Россия делегациясе составында эшлекле сәфәрдә.
Мөхәммәтшин Татарстанның Мәдәният көннәре Мәскәүдә 11 нче тапкыр узуына игътибар итте. Республиканың мәдәни тормышының бөтен байлыгын күрсәтү өчен Россия башкаласына иң яхшы коллективлар, ТР симфоник оркестры, музей хезмәткәрләре һәм театр әһелләре килде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Мәскәү мэры Сергей Собянинга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул журналистларның аны Мәскәү белән нәрсә бәйли дигән соравына җавап биреп, ул Мәскәү хөкүмәте әгъзалары белән дә, шул исәптән Мәскәүдәге дәүләт структураларында төрле вазифалар биләгән һәм еш кына туган республикабызга төрле визитлар белән йөрүче Татарстаннан чыккан кешеләр белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуын әйтте.