(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Кайбыч районында традицион «Кичке уен» фольклор бәйрәме үз мәйданына быел 400гә якын катнашучыны жыйды. Кайчандыр район кысаларында гына башланып киткән бу бәйрәмгә тирә-күрше районнардан һәм төбәкләрдән килгән үзешчән сәнгать осталарын да кабул итте. Күп милләтле Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сүзләренчә, «Кичке уен» һәр елны гасырлардан бирле дустанә аралашып яшәүче милләтләрнең иҗат осталыкларын, халык уеннарын киң катлам тамашачыга тәкьдим итү өчен менә дигән урын. Читать дальше...
(Ч\прәле, 14 август, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проектның максаты — социаль-икътисади проблемаларны алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашкан, алар Татарстанның 500дән артык торак пунктын йөреп чыгачак. Кабул итүнең мобиль пунктлары белән бергә «Минем депутатым» проекты да эшли. Бу көннәрдә мобиль кабул итү пункты РФ Дәүләт... Читать дальше...
Алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән математик Азат Мифтахов җәза үтү өчен Киров өлкәсенең ИК-17 колониясенә китерелде. Колония Киров өлкәсенең Омутнински шәһәрендә урнашкан. Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина Азат белән очрашуда булган.
(Зәй, 14 август, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Николай Шамионов). Узган елның ноябреннән быелның март аена кадәр экология темасына багышланган «Эколята — друзья и защитники природы» Бөтенроссия балалар рәсем конкурсы узган иде. Бу көннәрдә аңа нәтиҗә ясалды. Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләр арасында Зәй шәһәрнең 2нче мәктәпнең I сыйныф укучысы (быел ул II сыйныфка бара) Алексей Садилов та бар. Конкурска Зәйнең мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныфларда укучылар... Читать дальше...
В деревне Андреевка прошло торжественное мероприятие по поводу завершения строительно-монтажных работ и оснащения оборудования нового фельдшерско-акушерского пункта.
(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада асфальт-бетон катнашмалар җитештерү заводы ачылды. Анда норматив-техник документациянең заманча таләпләренә туры килә торган катнашмалар җитештереләчәк. Яңа заводның җитештерүчәнлеге сәгатенә 70 тоннага кадәр тәшкил итә. Җитештерү Горький урамындагы элеккеге базада урнашкан. Узган ел аны «Автотехникс» ҖЧҖ сатып алган һәм быел ук биш фракция комплексы урнаштырылган. Завод директоры Юрий Окунев сүзләренчә, бу производствода елына 50... Читать дальше...
Очкыч урман янгыннарын сүндерер өчен Русиядән арендага алынган булган.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдашстанга сәяхәт» музыка фестивале үтә. «Сәйдәш җырлары кешене бер баскычка югары күтәрә. Үзеңнең вокал мөмкинлекләреңне сакларга ярдәм итә», — ди Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров. «Быелгы фестивальнең үзенчәлеге — ул Рөстәм Яхинның романслары һәм халык җырларыннан үреп ясалган диалог формасында барачак», — диде сценарий авторы, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша. Яңгыр яву сәбәпле бәйрәмдә оркестр уйный алмады. Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Юл һәлакәте бүген көн урталарында Арча – Әтнә автомобиль юлында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте. Volkswagen автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалткан һәм машина, юл читенә төшеп, яны белән ауган. «Авариядә машина белән идарә иткән кыз һәм бер пассажир зыян күргән. Табиблар аларны хастаханәгә алып китте», - дип белдерде шаһитлар.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме традициясен быел Мамадыш кабул итеп алды. Язучыларның һәм журналистларның тиз агымлы Нократ суын аркылыга-буйга йөзүләрен «Татар-информ» журналистлары да тамаша кылды. «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме халык язучысы Равил Фәйзуллин инициативасы белән 43нче ел рәттән оештырыла. Язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре бергәләп йөзеп кенә калмыйлар, әдәби проблемаларны да фикерләшәләр, мәрхүм шәхесләрне дә искә алалар. Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда талантлы яшьләр спорт өлкәсендә эшләсен өчен бөтен шартларны тудырырга кирәк. Кадрларның читкә китүенә юл куймау зарур, дип искәртте РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова «Казаныш» спорт-гамәли конференциясендә. Чара «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды. «Безгә талантлы яшьләрнең читкә китүенә киртә куярга, аларга эшләү һәм үсү өчен җәлеп итә торган шартлар тудырырга кирәк. Безнең талантлар Россиядән дә, Татарстаннан да китмәскә тиеш. Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авиаһәлакәт бүген Кахраманмараш шәһәре янында булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Төркия Республикасы Россиядән арендага алган Бе-200 очкычы урман янгыннарын сүндергән вакытта һәлакәткә юлыккан. Аның бортында сигез кешедән торган экипаж (алтысы – россиялеләр, икесе – Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле) булган. Экипаж әгъзаларының язмышы әлегә билгеле түгел.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Милли китапханәсендә Казанның СолНЦе мәктәбе директоры Павел Шмаков ата-аналарга үз балалары өчен мәктәпне дөрес сайлау мәсьәләсендә киңәшләр бирәчәк. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренчедән, спикер I, V һәм IX сыйныфта баланы кайсы мәктәпләргә бирергә икәнлеген әйтәчәк, чөнки яше барган саен баланың ихтыяҗлары һәм омтылышлары үзгәрергә мөмкин. Икенчедән, Шмаков белемгә чынбарлыкны танып белү нәтиҗәсе буларак караган мәктәпләр белән... Читать дальше...
Зеленые, красные, желтые яблоки устилают чуть ли не всю землю в саду.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Вирус алга таба мутацияләнүен дәвам итсә, яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны артырга мөмкин. Саклануның бердәнбер алымы – вирус вакцинага ияләшергә өлгермәсен өчен, дөньяда мөмкин кадәр күбрәк кешене максималь кыска вакыт эчендә вакцинацияләү. Бу хакта ТАСС агентлыгы аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчуговка сылтама белән хәбәр итә. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль... Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе авария булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, юл һәлакәте кичке алтынчыларда республиканың Тукай районында, Чаллы – Күзкәй автомобиль юлында булган. «КАМАЗ йөк автомобиленең йөртүчесе уңга борылганда Chevrolet Niva машинасына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән», - диде «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Нәтиҗәдә, «Нива»ның 39 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). ТР спорт министры Владимир Леонов Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью»да Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына тагын ике спорт объекты төзеләчәге хакында әйтте. «Бүген Казанга күпфункцияле зур арена кирәк, ул зур спорт чараларыннан тыш, концерт, шоу кебек мәдәни чараларны да кабул итә алыр иде», - дип искәртте министр. Аның сүзләренчә, арена 12-15 мең кешене сыйдыра алачак һәм 2025 елгы Дөнья чемпионаты вакытында анда «Казан Арена»дагы кебек бассейн урнаштырачаклар. Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 15 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12, +17, көндез +22, +27 градус тәшкил итәчәк. 16 августта шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12... Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 15 августа 2021 года.
14 августа, в первый день Успенского поста, празднуется Происхождение (изнесение) Честных Древ Животворящего Креста Господня.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә 819 кеше коронавирустан үлгән. Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бу инде рәттән өч көн рәттән куелган антирекорд. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әйтик, Мәскәүдә – 57, Санкт-Петербургта – 42, Иркутск өлкәсендә 39 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Кичә 815 үлем очрагы хакында хәбәр ителгән иде. Пандемия башланганнан алып коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны 169 683 кешегә җитте. Яңа очраклар саны – 22 144 (бер көн элек 22 277 иде)... Читать дальше...
В этом санатории сейчас находятся 443 ребенка.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мордовиягә Татарстаннан ут белән көрәшүчеләр килде, аларда тыюлыкта чыккан янгынны сүндерергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ут белән көрәшүчеләр алдына ике кварталдагы янгынны сүндерү бурычы куелган. Унар кешедән торган өч төркем формалаштырылган. Аларга ранецлы ут сүндергечләр тапшырылган. «Татар-информ» агентлыгы тыюлыкта чыккан... Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «23 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 24, Чаллыда – 12, Аксубай районында – 3, Бөгелмә, Лаеш, Тукай районнарында – икешәр, Биектау... Читать дальше...
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Билгесез кешеләр, Казанда яшәүче хатын-кызның фатирына бәреп кереп, аны пычак белән яралаган. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, полициягә Казанда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, билгесез кешеләр фатир кыңгыравына басып, үзләрен газ хезмәтендә эшләүчеләр дип таныштырган. Хатын-кыз фатирны ачып җибәрүгә, фатирга ике кеше бәреп кергән һәм хуҗабикәгә көчләп аракы эчерткән. Шуннан соң күкрәгенә пычак белән кадап, фатирдан чыгып качканнар. Читать дальше...