(Зәй, 4 август, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Рәзимә Кашапова). Бүген Россия Дүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Фәррахов һәм Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зәйгә эшлекле сәфәр кылды. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Сәфәрне алар «Прогресс» сәнәгать паркыннан башлады. Аннан кунаклар әлеге объекттан ерак булмаган «Заман» сәнәгать паркына күчте. Кунаклар элеватор эшчәнлеге белән якыннан танышты... Читать дальше...
Томалау сәбәбе дип сайтта "киңкүләм чуалышларга, экстремистик эшчәнлек кылуга, тиешле кагыйдәләрне бозып уздырылган ачык чараларда катнашырга чакыру" аталган.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 11 августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була. 3 көн дәвамында казанлыларның Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән спектакльне күрү мөмкинлеге булачак. Йолалар һәм халык җырлары нигезендә куелган «Агачлар ни турында җырлый?» спектакле дүрт әкияттән тора — «Красавица береза» (удмурт), «Юман-батыр» (чуаш), «Дуболго Пичай» (мордва) һәм «Волшебный меч» (мари). Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары... Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). «Татарча диктант» белем тикшерү акциясен оештыручылары булачак чара турында фикер алышу өчен Казан федераль университетында җыелды. Түгәрәк өстәл янында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова катнашты. Фикер алышуның темасы диктант өчен текстлар сайлап алуга кагылышлы иде. Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Эшсез гражданнарны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Бу карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин раслады. Узган елдан бирле гамәлдә булган тәртип эшсез сыйфатында «Работа в России» сайты аша исәпкә кую турында гариза бирү мөмкинлеген күздә тота. Ул шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. 2021 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 мең 130 сум тәшкил итә... Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 50 яшьтән өлкәнрәк 47 кеше «Интернетка рәхмәт- 2021» бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биргән. Катнашучылар челтәрдәге казанышлары һәм компьютер белеме дәрәҗәсе турында сөйләячәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзергә Россиянең 57 төбәгеннән конкурста катнашуга гариза бирделәр, өстәвенә Татарстаннан җибәрелгән эшләр саны буенча иң активлар рәтенә кергән. Катнашучылар уртача 64 яшьтә, иң өлкән катнашучыга 91 яшь тулган. Шунысы кызык, конкурсантларның... Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августтан 10 августка кадәр Казанда «Оптимист», «Кадет», «Зум8» классларында җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге узачак. Россиянең 14 төбәгеннән 100дән артык яшь яхта спорты белән шөгыльләнүче команда ярышларында көч сынашачак. Гомуми дистанцияләр Казансу елгасы акваториясендә «Казан» гаилә үзәге районында урнашачак. Ярышларны ачу тантанасы 5 август көнне 18:00 сәгатьтә булачак, ә беренче узыш 6 августта 11:00 сәгатьтә башланачак. Татарстан беренче... Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Бүген, 4 августта, Үзбәкстанның Джизак өлкәсендә «Халыклар дуслыгы» тамгасын тапшыру тантанасы булды. Тантанада Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Валерий Тян һәм Джизак өлкәсе Хакиме Эргаш Салиев катнашты. Бу турыда Джизак өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Хөкүмәт 2021 елның 1 июнендә «Халыклар дуслыгы» билгесен гамәлгә куйды. Карар нигезендә... Читать дальше...
Бу ярлырак илләрдә вакцина җитмәү белән бәйле.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Сентябрь ахырына кадәр ревакцинациягә вакытлы мораторий кертергә кирәк. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесуска сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без йогынтысы булган барлык Олимпия атлетларын, инвесторларны, бизнес-лидерларны, дини лидерларны һәм аның гаиләсендә һәм бергәлегендә һәр аерым кешене, ким дигәндә, сентябрь ахырына кадәр вакциналарның өстәмә дозасы өчен мораторий кертүне хупларга ярдәм итәргә чакырабыз», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 12 августта Казан үзәгендә ВИЧ-инфекциягә бушлай тест узарга мөмкин. Чара Бауман урамында метрога керү урыны янәшәсендә узачак. Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүчеләргә инфекция турында сөйләячәкләр һәм аңа каршы саклык чаралары турында искәртәчәкләр. Шулай ук акция вакытында медиклар һәм өлкән сыйныф укучыларының ата-аналары өчен мәгълүмати-агарту семинарлары үткәрү планлаштырыла. Казанда яшәүчеләр 12.00-18.00 сәгатькә кадәр тест уза алачак. Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Вахитов судына Finiko финанс оешмасы җитәкчесенең берсе Кирилл Доронинны кулга алу турындагы карарны гамәлдән чыгару үтенече белән шикаять килде. Үткән җомгада Доронинны тоткарладылар. Шул ук көнне тикшерү судта аның 2 айга кулга алынуын сорады. Прокуратура үтенечне хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына судта хәбәр иттеләр. Суд карары буенча Доронин 28 сентябрьгә кадәр, мошенниклыкта гаепләнеп, тикшерү изоляторына җибәрелде. Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмә үткәрәчәк. Анда илнең социаль-икътисади үсеше актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Чара видеоконференцэлемтә режимында узачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Владимир Путин 5 августта РФ Хөкүмәте әгъзалары белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә уздырачак. Илнең социаль-икътисади үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә боз, яшен һәм 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда кыска вакытлы, ә урыны белән көчле яңгыр булырга мөмкин. Республикада кабат эссе һава торышы булачак. Көндез һава температурасы 24-29 градус, ә төнлә 14-19 градус җылы булачак.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Башкортстанда «Акчарлак» («Чайка») балалар лагерында 45 бала һәм бер хезмәткәр коронавирус йоктырган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. «Стәрлетамак районында „Акчарлак“ балалар сәламәтләндерү лагерында 45 балада һәм бер хезмәткәрдә коронавирус булуы ачыкланган. Лагерьда барлыгы 344 бала ял иткән һәм 47 хезмәткәр эшләгән», — дип хәбәр итә өлкә прокуратурасына сылтама белән «Башинформ». Авыручыларны, шулай ук алар белән аралашкан балаларны һәм хезмәткәрләрне учреждение территориясеннән алып киткәннәр... Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук) Бүген Аксубай районының Иске Кыязлы авылында Олы Сөлчә елгасында фаҗига булган. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат коенырга елгага кергән, әмма бер мизгелдә су астына киткән һәм йөзеп чыкмаган. Шаһитлар коткаручыларны чакырган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 14.36 сәгатьтә 3нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды коткаручылары елга ярыннан 30 метр ераклыкта һәм ике метр тирәнлектән ир-атның мәетен тапкан. Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россиядә һәм башка илләрдә углерод эзен исәпкә алу сәясәте киләчәктә терлекчелектә иткә салым барлыкка китерергә мөмкин. Бу турыда РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Безгә углерод салымы — ерак кебек тоелды. Безгә салым керттеләр, без уйга калдык. Планетада температура үсә барган саен, модельләр СО2 ның башка чыганакларын караячак. Мисал өчен, авыл хуҗалыгы. Бу берничә... Читать дальше...
2010 елда 18-24 яшьлекләр арасында һәйкәл яклылар 12 процент кына булган, хәзер алар 50 процент.
Новую единовременную выплату в размере 10 тысяч рублей родители школьников Нурлатского района начали получать со 2 августа.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан прокуратурасы Спас районында ике борынгы чиркәүдә сыерлар абзары һәм ашлык саклау склады урнашкан дигән мәгълүматны тикшерә. «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, хәзер биналарда ашлык склады һәм сыер абзары булуы турында мәгълүмат социаль челтәрдә чыкты. Архитектура һәйкәлләре Танкеевка һәм Шәрбән авылларында урнашкан. «Бөтен мәгълүмат тикшерү өчен район прокуратурасына тапшырылган. Читать дальше...
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 14.07 сәгатьтә Оренбург трактында 4нче йорт каршында авария булган. Монда берьюлы «Лада», «Hyundai», «Chevrolet» һәм «Volkswagen» автомобильләре юл бүлешә алмаган. «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «Hyundai» автомобиленең 25 яшьлек пассажиры имгәнгән. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш мие селкенгән һәм теш казнасы сынган булырга мөмкин.
Из них 8 объектов – победители всероссийского конкурса лучших проектов создания комфортной городской среды в малых городах и исторических поселениях.
Об этом сотрудникам полиции сообщили работники одного из автосалонов Казани.
В Нурлатском районе ведется масштабная работа по модернизации агропромышленного комплекса.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августта Самара өлкәсенең П. В. Алабин исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында милли туй тантанасына багышланган очрашу көтә. Традицион татар чаралары буенча белгеч Әлфия Сөләйманова туй тантанасын ничек итеп зәвыклы һәм заманча итеп оештыру, анда милли традицияләрне ничек саклап калу һәм туй белгечләрен дөрес сайлау турында сөйләячәк. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Очрашу кысаларында яулык бәйләү буенча мастер-класс узачак.