(Әгерҗе, 9 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе шәһәрендә иң беренчеләрдән булып төзелгән 3нче балалар бакчасы биредә тәрбияләнгән 60ка якын сабыйны, тәрбиячеләрне, аларның ярдәмчеләрен, пешекчеләр һәм башка хезмәткәрләрне соңгы тапкыр кабул итте. Узган гасыр башларында мәчет булып хезмәт иткән агач йортны 1923 елда бакча итеп үзгәртәләр. Соңыннан аның ике ягына янкорма төзиләр. 50нче еллардан аның белән Бәһәр Гайсина, Сания Сафиуллина, Рафилә Бәширова җитәкчелек итәләр. 1989 елда... Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча азык-төлек товарлары бәясен тотрыкландыру өчен Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру бурычын куйды. Йөкләмә Кремль сайтында чыкты. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклыландыру чараларын уздыру барышында Бәйсез дәүләтләр берлеге дәүләтләреннән РФ территориясенә авыл хуҗалыгы продукциясен кертү күләмен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрергә»... Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан метросының «Имәнлек» станциясендә поезд туктап калган. Социаль челтәрләрдә урында төшерелгән видео һәм фото чыкты. Шаһитлар сөйләвенчә, состав үзе кузгала алмаган, аны буксирга алырга икенче поездны чакырганнар. «Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, бу хәл электр тогы челтәрендә төзексезлек булу сәбәпле килеп чыккан. Поезд 20 минут чамасы туктап торган. Агентлык хәбәрчесе метрога пассажирларны кертмәүләре турында сөйләде.
15 июльдә Мифтахов Мәскәүдән Киров тикшерү изоляторына күчерелгән иде.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын һәм «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медален гамәлгә куйды. Боерык хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Россиядә дәүләт бүләге системасын алга таба камилләштерү максатларында «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» орденын һәм «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәт өчен» медален гамәлгә куярга карар итәм», диелә документта.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Абхазиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туристларны Рица күлендә коенмаска чакырды, чөнки су төбе тикшерелмәгән булуы һәм салкын су аркасында бәхетсезлек очрагына эләгү куркынычы бар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Элек Россиянең Абхазиядәге илчелеге республикада ял итүче россиялеләрне начар һава шартлары вакытында, шулай ук су коену катгый тыелган урыннарда йөзүдән тыелырга чакырды. Ведомствода Рица республикада яшәүчеләрнең һәм кунакларын күмәкләп коену урынына әверелүенә борчылалар. Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан урман янгыннарын сүндерү өчен акча һәм техника бүлеп бирү бурычын куйды. Дәүләт башлыгының йөкләмәләре исемлеге Кремль сайтында чыкты. «РФ Хөкүмәтенә… РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан Россия Федерациясе субъектларында урман янгыннарын сүндерү һәм урманнарда янгын куркынычын мониторинглау буенча чараларны финанс белән тәэмин итүгә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне тәэмин итәргә, шулай ук... Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия туристлары белән алты елга якын вакытта беренче туры авиарейс бъген Мисырның Шарм-эш-Шейх курорты аэропортына төште. РИА Новости хәбәр иткәнчә, «Шереметьево» Мәскәү аэропортыннан очып киткән FV5633 рейсының «Россия» авиакомпаниясе Boeing 747 самолеты Шарм-эш-Шәех шәһәренә 15.08 сәгатьтә (Мәскәү сәгате белән16.08) төште. Самолетны тантаналы рәвештә су аркасы фонтаннары белән каршы алдылар, туристлар өчен сый һәм зур булмаган концерт әзерләнгән иде. Элегрәк... Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1952 һәм 1956 елда туган ике хатын-кыз, 1940 һәм 1954 елда туган ике ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 9 августка булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 637 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Биш авиаташучы Казан аэропортыннан ташламалы тарифлар буенча гаилә сәфәрләренә хезмәт күрсәтәчәк. Авиаташучыларны сайлап алу нәтиҗәләрен Федераль һава транспорты агентлыгы игълан итте. «Сайлап алу быел федераль бюджеттан оешмаларга керемнәрен югалтуны компенсацияләү һәм эчке туристлык продуктының конкурентлыкка сәләтлелеген күтәрү өчен субсидия бирү кагыйдәләрен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә», — дип билгеләп үттеләр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда һава температурасының 36 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 һәм 11 августта төнлә һава температурасы +11…+17 градус, ә көнбатыш районнарда +22 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +28…+33 градус җылы булачак. Республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Пәнҗешәмбе, 12 августта, төнлә һава температурасы 12-22 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчелеген 32нче җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ир-атлар командасы бөтен илнең миллионлаган җанатарларына чын бәйрәм бүләк итте, компромиссыз спорт көрәшен, искиткеч уенны, фидакяр оборонаны һәм баш тренерның грамоталы тактикасын күрсәтте», — диелә Бөтенроссия... Читать дальше...
Артист бер чыгышында ксенофобия темасын күтәргән иде.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Өркеш авылы мәхәлләсе оешуның 20 еллыгы уңаеннан, 8 августта Кукмара районы Өркеш авылы мәчетендә «Өркеш укулары» үткәрелде. Дини җыен «Дини уку йортларында укучыларны хезмәт белән тәэмин итү» темасына багышлап үткәрелде. Кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россиянең һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, Кукмара районы... Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда «Үз телем» конкурсына йомгак ясадылар. Грантларга биш проект ия булды, алар быелның ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан башкаласының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте. «Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар конкурсы тәмамланды. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итте. 146 проектның 26сы узды. Барлык проектлар да гамәлгә ашырылуга лаек булды», — диде докладчы. Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Быел аномаль эсселек аркасында Татарстанда 10 урман янгыны теркәлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Аномаль эсселек аркасында, быел республика хакимиятенә кешеләрнең урманнарда булуына дүрт тапкыр чик куярга туры килде, ул әле дә гамәлдә. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 2 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Читать дальше...
Айдын Таш эш урынында асылынган килеш табылган. Аңа 40 яшь иде.
Среди заболевших татарстанцев жители Нурлатского района не обнаружены.
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанга керү һәм төп урамнарында Татарстан спортчыларының Токиодагы 32нче җәйге Олимпиадада җиңүчеләрнең котлау белән билбордлар куелды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте. «Кичә Токиода 32нче җәйге Олимпия уеннары искиткеч тантана белән тәмамланды, анда Россия җыелмасы 71 медаль яулады. Гомуми нәтиҗәгә Татарстан һәм Казан вәкилләре дә өлеш кертте. Безнең спортчылар фехтование, волейбол һәм йөзүдә медаль алды. Читать дальше...
В Нурлате продолжается реализация проекта «Зеленый фитнес», который включает в себя серию бесплатных тренировок на свежем воздухе.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелма командасын Токиодагы Олимпиадада көмеш медальләр яулавы белән котлады. Котлау телеграммасы Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка, волейбол буенча Россия җыелма командасының ирләр командасына, бөтен тренер штабына адресланган.
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). 3 августта төнлә 32 яшьлек Чаллы кешесе урамда 16 яшьлек кыз белән танышырга теләгән һәм бәйләнә башлаган, әмма кыз каршы килгән. «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгәнчә, ир-ат тискәре җавап алгач яшүсмер кызга үтерү белән янаган һәм буа башлаган. Бала кычкырган, аңа ярдәмгә дуслары йөгереп килгән. Кыз алар белән ир-ат очраганчы гына саубуллашкан булган. Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). ЮХИДИ инспекторлары социаль челтәрләрдә Mazda йөртүчесенең автомобиль түбәсенә бер кешене скотч белән бәйләп, аны Казан үзәге буйлап йөрткән видеоролигын күрделәр. Полицейскийлар ролик төшерелгән вакытны һәм машина хуҗасын ачыклаган. 30 яшьлек шоферга машина йөртү кагыйдәләрен сакламаган, кабинадан читтә пассажир йөртү, куркынычсыз каешын эләктермәгән, шулай ук ут приборларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штраф салды. Моннан тыш, видеоролик төшергән KIA автомобиле... Читать дальше...
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Уфаның юбилеена әзерлекне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республика хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә сөйләде, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. «Без, әлбәттә, Уфаның 450 еллыгы турында сөйләштек, — дип басма төбәк башлыгының сүзләрен китерә. Мин Президентка безне хуплаганы өчен рәхмәт әйттем, бу чарага нәкъ менә Президент федераль дәрәҗәдәге статус бирде». Хәбиров очрашуда Уфаның 450 еллыгына мөһим... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан