(Казан, 9 август, «Татар-информ»). ЮХИДИ инспекторлары социаль челтәрләрдә Mazda йөртүчесенең автомобиль түбәсенә бер кешене скотч белән бәйләп, аны Казан үзәге буйлап йөрткән видеоролигын күрделәр. Полицейскийлар ролик төшерелгән вакытны һәм машина хуҗасын ачыклаган. 30 яшьлек шоферга машина йөртү кагыйдәләрен сакламаган, кабинадан читтә пассажир йөртү, куркынычсыз каешын эләктермәгән, шулай ук ут приборларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штраф салды. Моннан тыш, видеоролик төшергән KIA автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры административ җаваплылыкка тартылган.