(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1952 һәм 1956 елда туган ике хатын-кыз, 1940 һәм 1954 елда туган ике ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 9 августка булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 637 үлем очрагы теркәлгән.