(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Өркеш авылы мәхәлләсе оешуның 20 еллыгы уңаеннан, 8 августта Кукмара районы Өркеш авылы мәчетендә «Өркеш укулары» үткәрелде. Дини җыен «Дини уку йортларында укучыларны хезмәт белән тәэмин итү» темасына багышлап үткәрелде.
Кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россиянең һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һ.б. бар иде.
Өркеш укулары балалар өчен болында сабантуй бәйрәме белән дәвам итте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Өркеш авылы мәчетендә Фәниябикә абыстай һәм Габдерәшит хәзрәт Җәләлиевләр хезмәт куя.