(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда 4-11 сентябрьдә узачак БДБ илләре уеннарына билетлар 12 августта сатуга чыгачак.
«Трибуналар белән җиһазландырылган объектларга билетлар сатуны оештырачакбыз. Аларны бердәм бәядән — 300 сумнан сату планлаштырылган», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр сүзләренчә, билетлар Гимнастика үзәгенә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенә, КАИ — ОЛИМП спорткомплексына, «Мирас» һәм «Тулпар» стадионнарына, шулай ук «Ак барс» көрәш сараена сатылачак. «Урам» экстрим-паркына керү ирекле булачак. Бадминтон үзәгендә, шулай ук ату буенча барлык ярышлар да тамашачыларсыз узачак.
Пандемия шартларында трибуналарны яртылаш кына тутыру рөхсәт ителгән. Владимир Леонов җанатарлардан прививка турында белешмә соралмаячагын әйтте. Уеннарны карарга килгән кешеләргә битлек кию һәм башка санитар таләпләрне үтәү мәҗбүри булачак.
Алдарак билгеле булганча, 4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. 16 спорт төре буенча ярышларда 184 медальләр комплекты уйнатылачак.