(Казан, 10 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен бушлай эфир вакытын һәм басма мәйданны билгеләү буенча жирәбә үткәрү турында карар кабул итте.
«21 августтан барлык сайлау кампаниясенең иң мөһим этапларының берсе — массакүләм мәгълүмат чараларында агитация башлана. 2021 елгы сайлау кампаниясе — югары конкурентлы. Дәүләт Думасында Татарстан буенча уртача бер депутат мандатына 10 кеше дәгъва итә», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Ул әйткәнчә, һәр кандидатка сайлау ярышларында катнашу өчен тигез мөмкинлекләр бирергә кирәк.
Дума сайлауларын үткәргәндә матбугат басмаларында бушлай мәйданны, шулай ук радиостанцияләр һәм телеканалларның эфир вакытын бүлү өчен жирәбә салу «Московский» мәдәни үзәгендә 16, 17 һәм 18 август көннәрендә 10.00 сәгатьтә башланачак. Региональ телеканаллар, радиостанцияләр һәм газеталар исемлеге ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган.