(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм яңгыр явуы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә 11-16, көнбатыш районнарда 21 градус җылы булачак. Көндез исә кабат эссе һава торышы көтелә — температура 27-32 градуска кадәр күтәреләчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.