(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. 64 меңнән артык күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, шуларның 40,5 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. 2021 елның 1 һәм 2 кварталында күп балалы гаиләләрне участоклар белән тәэмин итү планы үтәлгән. Казанда күп балалы 15 мең 817 гаилә исемлеккә кертелгән, шулардан 6 мең 485 гаилә җир кишәрлекләре алган. Чаллыда исемлеккә кертелгән күп балалы 8 мең 378 гаиләнең 3 мең 264е участоклар белән тәэмин ителгән. Фәнил Әһлиуллин муниципаль берәмлек башлыкларын җир кишәрлекләренең коммуналь-инженер инфраструктура белән комплекслы тәэмин ителешенә игътибар итәргә чакырды.