(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаныннан United Jewel Limited компаниясе Татарстан территориясендә ябык типтагы терлекчелек комплекслары төзергә ниятли. Проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров компания вәкилләре белән видеоэлемтә аша сөйләште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, онлайн-очрашу вакытында Марат Җәббаров тәкъдим ителгән проект белән кызыксынуын белдерде. «Территорияне сайлавыгызны хуплыйбыз. Саба районы сөт җитештерү буенча да, үсемлекчелек буенча да алдынгы муниципалитет булып тора. Районда зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен әзер инфраструктуралы «Саба» сәнәгать паркы һәм башка мәйданчыклар бар», — диде министр. Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыру өчен, муниципалитетта дүрт сәнәгать мәйданчыгы бар. Байлар Сабасында «Саба» индустриаль паркы территориясе 65 гектар тәшкил итә. Парк тулысынча энергетика челтәрләре, инженерлык инфраструктурасы, юллар белән тәэмин ителгән. «Инвесторларга бизнесны оештыру өчен менә дигән шартлар тәкъдим ителә», — диде район башлыгы. Алар ниятләр турындагы беркетмәгә имза кую карарын кабул итте. Проект буенча фикер алышу Согуд Гарәбстаны делегациясенең Татарстанга сәфәре вакытында дәвам итәчәк. Озак вакытлы проектларга инвестицияләр кертү United Jewel Limited компаниясе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.