(Актаныш, 1 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме узды. Иртәне-кичкә ялгап хезмәт куеп, күзгә күренеп 5 ай эчендә төзелеп сафка баскан «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат, ниһаять балаларның шат авазына күмелде. Укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны бәйрәм белән район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрикләде. Киләчәктә дә, укучылар мәктәпнең исеменә тап төшерми... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Кырлаңгы авылында Шыгырдан имамы — Сәлахетдин хәзрәт Сәлимҗановның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Буа районы Кырлаңгы авылында халык хәтерен саклауга багышланган конференция узды. Әлеге чара Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәмендә оештырылды, дип яза Россия Мөселманнарының Дини җыены сайты. Революциядән соңгы Идел буендагы ачлык елларында Шыгырдан авылы имамы Сәлахетдин хәзрәт Сәлимҗанов авылдашларын ач үлемнән коткарып калган була. Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Төзекләндерелгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләрне каршы алды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быелгы уку елында мәдрәсәнең көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 65 шәр шәкерт кабул ителде. Тантаналы линейкада мөгаллимнәр шәкертләрне тормышның яңа этабы башлануы белән котлады. Аннан мәдрәсәнең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин шәкертләргә студент билетларын тапшырды һәм аларны беренче дәресләргә озатты.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешенә якын көннәрдә ультраполяр салкын һава торышы үтеп керә. Салкын атмосфера фронты Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендәге өлкәләргә килеп җиткән. Бу хакта «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзенең Инстаграм битендә яза. Бу фронт яңгырлар һәм яшеннәр алып килә. «Фобос» үзәге белгечләре фаразлавынча, киләсе атна башыннан тагын да ныграк суыта: температура нуль градус тирәсе булачак.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нче мәктәбе педагогларын, укучыларны Белем көне белән котлады. Мәктәпнең традициясе буенча, 11 сыйныф укучылары герой шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә. Туган телне саклау һәм үстерүгә керткән хезмәтләре... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Ольга Павлова «Бердәм Россия» партиясенең Казанның Авиатөзелеш районындагы мобиль кабул итү бүлмәсендә татарстанлылардан тәкъдимнәр кабул итте. Халык мохитны уңайлы итү, мәгариф, спорт белән шөгыльләүгә кагылышлы сораулар биргән. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә. «Казанда яшәүче ханым мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүгә кагылышлы сорау бирде. Хәзер... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф чарасында катнаша алачак. Чара Милләтләр йортында узачак. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра, дип хәбәр итә вәкиллек. Диктантны язуның төгәл датасы, вакыты һәм адресы: 2021 елның 11 сентябре, сәгать 11.00, Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йортында (Моховая урамы, 15 йорт). Теләге булган һәркемне... Читать дальше...
Җырчының юристлары Казанның Вахитов районы һәм Башкортстанның Арбитраж мәхкәмәләренә Тямаевка килгән матди һәм рухи зыяннарны каплату таләбе белән гариза язган.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Мәйдан» журналы баш мөхәррире итеп Лилия Фәттахова билгеләнде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яңа вазифага билгеләнгән редактор һәм «Мәйдан» журналы алдында торган бурычларны әйтте. «Факил абый вазифадан үз теләге белән китте, без аның белән бергәләп, Чаллыда иҗат өлкәсендә билгеле булган талантлы журналистны эзли башладык», — диде ул. Ул бу вазифага әдәбият өлкәсендә билгеле кеше эзләнгәнен искәртте, чөнки бу әдәби журнал. Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Коронавирустан 1939, 1952 һәм 1953 елгы хатын-кызлар вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, Татарстанда пандемия чорында 685 кеше коронавирустан вафат була.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бахчасарай районының Маловидный авылында 1 сентябрь көнне рус һәм кырымтатар телләрендә белем бирә торган мәктәп ачылды. Ул 250 балага исәпләнелгән. Әлеге белем йорты «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» региональ программасы кысаларында төзелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Кырым Мәнариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа уку елында парта артына 222 мең укучы утырган, аларның 24 мең 700 е беренче сыйныф укучылары. Регионның мәгариф челтәре 420 мәктәпкәчә белем бирү... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елның язында экраннарга «Батыр» дип аталучы балалар фильмы чыгачак. Әлеге фильм укучыларның макулатура җыйган акчасына төшерелгән. «Картинаның премьерасы Уфада һәм Архангельск районында узачак», – дип хәбәр итә «Башинформ» . Фильм беренче мәхәббәткә һәм быел шул төбәктә дулаган урман янгыннарына багышланган. Нигездә фильмда кастинг аша узган үзешчән актерлар катнаша. Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы җитәкчесе Айбулат Хаҗин сүзләренчә, «Батыр»... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе 2024 елга төгәлләнергә мөмкин. «Бәлки, 2023 елның ахырына, 2024 елга дөньядагы вазгыять тотрыкланачак. Россиядә бу күпкә алданрак булырга тиеш», – дип белдергән медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков. Бу хакта сылтама белән ura.ru. сайта яза. Табиб фикеренчә хәзер барлык көчне коронавирустан үлемне киметүгә һәм Covid-19 ның алга таба мутацияләшү мөмкинлеген чикләүгә юнәлтергә, ягъни пандемияне контрольгә алырга кирәк. Соңгы мәгълүматларга караганда... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» дип аталган телеграм-бот булдырган. Әлеге боттан файдаланучылар үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен, йорт номерын кертергә, башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә шәһәр, урам исемен, йорт номерын күрсәтергә кирәк) керткәннән соң, чат-бот әлеге йорт программага кертелгән очракта аларга капиталь ремонтның кайчанга планлаштырганы турында мәгълүмат җибәрә. Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Өлкәннәр Covid-19 белән җиңелрәк, ләкин озаграк авырый. Республика клиник хастаханәсендә вакытлыча оешкан госпитальнең табиб-инфекционсты Гөлнара Леонова туры эфир вакытында шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, олыларның иммунитеты йомшаграк, әмма чирләү процессы озагракка сузыла һәм дулкын рәвешендә уза. «Яшьләрдә иммун реакция бик көчле. Бер яктан бу аларны саклый, икенче яктан зарарга да эшли. Бик көчле ялкынсыну процессы башлана, шуның аркасынңа үпкәләр нык зарарлана»... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 7-9 сентябрьдә VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумы кысаларында татар тарихчылары Омск өлкәсенең Тара районында булачак. Алдарак хәбәр ителгәнчә , 4-10 сентябрьдә 150 татар тарихчысы Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумына җыелачак. Татарлар яшәгән урыннарга галимнәрнең сәфәре турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә тарихчы Альберт Борһанов сөйләде. «Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татарлар күп яши. Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Татарстан территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада яшен һәм көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән секундына 15-20метрга кадәр кыска вакытлы көчәю белән. Төнлә иң түбән һава температурасы +15...+17 градус булачак. Көндез иң югары температура... Читать дальше...
Дворец спорта «Тулпар» - как районный центр тестирования Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «ГТО».
8 сельских молодёжных команд из 5 сельских поселений Нурлатского района участвовали в трёх игровых раундах. Инициатива в рамках молодежного тура по деревням и селам республики «Время возможностей». Участники вносили предложения в стратегию развития своего села.
Горожане с самого утра спешили к торговым рядам, чтобы купить самое необходимое. Особенно большим спросом пользовалось зерно, поставляемое сельхозпредприятиями района.
На центральной площади города собрались пчеловоды из разных сельских поселений. Они представляли горожанам не только мед, но и разнообразную продукцию из него. Победители в различных номинациях получили подарки из рук главы района Алмаза Ахметшина.
На центральной площади города развернулись творческие и спортивные мероприятия. Со сцены сквера «Театральный» звучали поздравления, мелодии дружбы на языках народностей, проживающих в районе.
В Нурлате прошли торжественные линейки, посвященные Дню знаний.
Нурлат гимназиясендә укучыларга котлауны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков җиткерде.
Учащихся поздравил глава района Алмаз Ахметшин и министр экологии и природных ресурсов РТ Александр Шадриков.